Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Минем бабам - "живой татарин!".

Минем бабам, Фәтхетдинов Мөхәммәтвакыйф Фәтхетдин улы, 1923 елның 15нче ноябрендә Кукмара районы Тубән Казаклар авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Кечкенәдән үк бик шук, шаян, акыллы бала булып үсә. Башлангыч белемне Түбән Казаклар авылында ала. 5, 6, 7нче сыйныфларны Зур Сәрдек авылында тәмамлый. Ул вакытны мәктәпләр җидееллык кына була әле.
Мәктәпне бетергәч, кечкенә буйлы җитез егет, яшен арттырып документ ясата да, бәхет артыннан читкә китә. Бурят-Монголиядә тимер юллар, күперләр төзи. 1941нче елда, сугыш башлангач, аны Мәскәү тимер юлына алып китәләр. Немецлар ул вакытны Тула шәһәренә һөҗүм итәләр. Немецларның юлын бүлү максатыннан, үзебезнекеләр тимер юлларны җимерәләр. Фашистлар Мәскәү яныннан чигенгәч, аларга әлеге юлны кабат торгызырга туры килә. Искә алып, бабай миңа менә ниләр сөйләде:
- Вагоннарда яшәдек, якын-тирәдәге кырга чыгып черек бәрәңге алып кереп, "бәрәңге коймагы" пешерә идек. 1942нче елда сугышка кердек. Мин элемтәче идем. 1943нче елның язында беренче тапкыр яраландым. Күкрәгемә снаряд ярчыгы эләкте, Калинин шәһәрендә госпитальдә озак дәваландым, аннары 9нчы гвардия дивизиясенә эләктем. Озак та үтми тагын яраландым.
Вакыйф бабай башка солдатлар кебек үк, көн саен үлем белән очраша. Элемтәченең һәр минуты исәптә була, авылдашлар белән хат та языша алмый. Кыр кухнясы килеп җиткәнче ач торуларны, юынмыйча күпме вакытлар узуын да сөйләп алды бабам.
- Яралар әле дә сиздерә, көн бозылса, бөтен тәнем сызлый, - ди ул.
Өченче тапкыр яраларын Горький госпиталендә ямыйлар бабаемның. Жиңүне дә шунда каршылый ул. Аннары да авылына кайтырга ашыкмый. Анда исән кеше калмагандыр, ил буйлап йөргән ачлыктан кырылып беткәннәрдер, дип уйлый.
Танк училищесына укырга керә, тик саулыгы какшау сәбәпле, аны тәмамлый алмый. Вакыйф бабайны запас полкка Пруссиягә, трофейлар төялгән эшелоннарны сакларга җибәрәләр.
- Мине "живой татарин!" дип йөрттеләр, чөнки житез хәрәкәтле, бәләкәй егет идем,- дип сөйли бабам. Сугыштагы батырлыклары өчен Вакыйф бабай 2 Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. Бик сирәк солдатта гына була торган хәл - "Батырлык өчен" медале дә икәү аның.
1946нчы елда, февраль салкыннарын җылытып, әти-әнисе янына кайта бабаем. Ике абыйсы сугышта үлеп кала. Авылда ямь тапмый, кабат җир читенә юнәлә ул. Монгол Халык Республикасында ике ел эшли, аннары тагын "үзен" эзли.
1958нче елда, ямьле август аенда, авылга кайтып яши башлаган егетне туганнары өйләнергә өндиләр. Ул Фәүзия әбием белән тормыш корып җибәрә. 5 бала үстерәләр. Бүгенге көндә биш баласының да үз гаиләсе бар. Бабаемның 11 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул туган авылында төпчек улы Мирсалих абый гаиләсе белән матур гына гомер кичерә.
Без кунакка барган саен бабам безне сөенеп каршы ала.Ул безгә әйбәт укырга, тәртипле булырга куша. Олы яшьтә булуына карамастан, тормышны яратып яши.
Шундый бабам булуы белән мин бик горурланам!
Хакимҗанов Ильяс,
Смәел мәктәбе,
4нче сыйныф укучысы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250