Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

“Минем гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы”

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгенсеңдер.

Безнең илнең көчсез, әле ныгып бетмәгән булулыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары бар. Халкыбыз зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ышандырабыз.
Бөек Ватан сугышы чорындагы илебезнең тормышында безнең гаиләбезнең дә өлеше кергән. Ике абыем, яшьтән сугышка китеп, зур батырлыклар күрсәткәннәр, халкыбызның бәхете өчен көрәшкәннәр. Дәү әбием Шәфкыйҗамал белән дәү бабаем Нәҗип тә, улларын сугышка җибәреп кенә, кул кушырып утырмаганнар. Үзләре ач торсалар торганнар, ләкин ай саен, фронттагы салдатларга дип, 300 литр сөт, 40 кг ит тапшырганнар, оеклар, бияләйләр бәйләп җибәргәннәр, хәттә берничә тапкыр яңа туган бозауларын да биргәннәр. Үз иле, үз халкының киләчәк тормышы турында кайгыртмаган кеше бу эшләрнең берсен дә эшли алмас иде, дип уйлыйм.
Дәү әбием, берсе артыннан берсен, ике таза, чибәр, җитлегеп беткән улларын сугышка озата. Үзе өчен әле дә булса сабыйлар кебек тоелган ике баласыннан аерылу ана кеше өчен бик авыр була, шулай да, ул аларга зур өметләр баглый.
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый, чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә карап аны кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәлләд яисә кемгәдер бил бөгүе мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән аналар?
Бәлки, нәкъ менә шушы уйларны башыннан кичереп, ике улын сугышка озаткандыр дәү әбием. Ләкин шуны әйтәсем килә, ике абыем да, ышанычларын аклап, зур батырлыклар күрсәтәләр һәм илебезнең тормышында зур өлеш кертәләр.
Харис абыем, 1922 нче елда Балтач районы Карадуган авылында туа. Биш ир бала һәм бер кыз бала арысында беренче бала булганлыктан, аңа зур җаваплылык һәм иң авыр эшләр йөкләнә. Үзенең сабырлыгы, тынычлыгы, эшчәнлеге белән ул туганнары арасында зур хөрмәткә ия була. 1941 нче елда сугышка алына. Дәү әбием, исән чакта, Харис абыемны Себер тракты урамы буйлап озатканнары, абыемның аңа "Сау бул, әнием. Алла боерса, исән-имин кайтырмын", - дип кысып кочаклаганын үксеп елап сөйли торган иде. Беренче баласы булгангамы, әбием аның белән аерылышуны бик авыр кичерә, бәлки, йөрәге белән улының сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаячагын сизгәндер, кем белә...
Харис абыем Ленинград блокадасын өзү сугышында сугыша. Шәһәрне дошманнар камауда тотканда, безнекеләр зур батырлыклар күрсәтеп, Ленинградны бирмиләр. Язулар буенча, абыем, Ленинградтагы сугышта беренче атака вакытында һәлак була. Аны соңгы күргән кеше - Шубан авылыннан Шәйдулла абый була. Снаряд шартлап, Шәйдулла абыйның сыңар аягы өзелгәч, Харис абый аңа шешә белән алып килеп су эчертә, аннары арбага утыртып, табиблар янына озата һәм яңадан сугышка кереп китә. Шуннан бирле абыемны күргән-белгән кеше юк. Бары тик Ленинградтагы военный завод янындагы "Братская могила" га күмелгән икәнен генә хәбәр итәләр.
Мөҗип абыем исә, Харис абыйдан өч яшкә кече була. Үзенең шуклыгы, кызулыгы, куркусыз, үзсүзле булуы белән ул башка туганнарыннан бик нык аерылып тора. Бөек Ватан сугышы башланганчы колхозда тимерче булып эшли. 1942 нче елда сугышка алына. Сугышта куркуны белми, бик зур батырлыклар күрсәтә.
Берлинны һәм рейхстагны алуда Мөҗип абый да катнаша. Ул Третья ударная армиянең 150 нче дивизиясе 756 нчы полкның укчылар ротасында сугыша. Бу полкның командиры Зинченко, батальон командиры Неустроев, рота командиры Чербаков, взвод командиры Хрестенко, отделение командиры Астаховлар булла.
Абыемның сүзләре буенча, чынлыкта рейхстагка флагны ике татар егете кадый һәм аларның татар милләтеннән булу сәбәпле, флагны кадаучылар итеп рус милләтеннән Егоров һәм грузин Кантария дип әйтелә. Чынлыкта исә, алар флагны Җиңү тантанасы вакытында гына тотып торган булалар.
Абыем туган авылына 1953 нче елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң Нократ Аланында хәрби заводта һәм янгыннан саклаучылар бүлегендә эшли. Кызыл йолдыз ордены, "За отвагу", "За победу над Германий" медальләре, 1 нче дәрәҗә ватан сугышы ордены, Берлинны алган өчен күп кенә юбилей медальәре белән бүләкләнә.
Безгә кунакка килгәч, без гел җыелышып утырып, Мөҗип абыйның сугыш турында сөйләгәнен тыңлый идек. Ул үзенең сугышканын, берүзе немецларның кыр кухняларын урлап алып киткәнен, иптәшләренең рейхстагка менеп байрак кадаганнарын күз алдыннан кабат уздырып сөйли иде. "Мин курыкмадым, гел сугышның үзәгенә кердем, кырдым, суктым, ектым. Чөнки әҗәле җитмичә, берәү дә үлми. Әҗәлең җиткән икән сугышмыйча, тик торып та үлеп китәсең",- дия торган иде абыем. Ул сөйләгән вакытта, мин күземне дә алмыйча аның чырайларын, тышкы кыяфәтен күзәтә идем. Абыемның үз-үзен тотышында ниндидер үзенә күрә бер чиксез көч, дошманга нәфрәт, туган-үскән җиргә, ата-анага чиксез мәхәббәт, кыюлык, җитезлек, әшәкелек бар иде. Олы яшенә җитеп тә, көчен, гәүдәсенең төзеклеген, кыюлыгын югалтмаган бу кешегә сокланмыйча иөмкин түгел иде...
Мөҗип абыемның үлгәненә менә инде унөч ел булды инде. Үзе үлсә дә, исеме мәңгелеккә калды. Аның медальләре, грамоталары әле дә булса музейларда саклана, ә күрсәткән батырлыклары илебезнең 1941-1945 нче елгы чор тарихында урын алган.
Нәселебездә шундый батыр кешеләр булуына мин чын күңелемнән сөенәм һәм горурланам. Ә Мөҗип абыемның әйткән сүзләрен мин бар кеше өчен дә тормыш девизы буларак яңгыратыр идем: "Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз - Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез!".

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250