Хезмәт

Мөхәммәт атлы бәхет

Дүрт кыз баладан соң көттереп кенә туган улларына әти-әнисе, мөгаен, Мөхәммәт дип исем кушканда, бу бала өстенә әлеге исемгә лаек булырлык итеп яшәргә дип наказ да бирүләрен, гомерлеккә мизан тәлинкәсенә куюларын, бәлки аңлап та бетермәгәндер.

Ярый әле, шөкер, бәхетләренә уллары бу ышанычны бүгенгәчә аклап килә.

Ипле, сабыр, аз сүзле, тәртипле, тәрбияле...  бу сыйфатлар барысы да әлеге исемгә лаек булу өчен Мөхәммәт абыйга, бәлки югарыдан бүләк буларак бирелгәндер. Аны белүчеләр исә бу юлларны укуга, без белгән Мөхәммәт шундый шул дип куяр. Дөрестән дә, бар яктан үрнәк-өлге булырлык соклангыч холыклы кешеләрнең берсе ул. Гомере буе шундый була белүе янәшәсендәгеләр: әти-әнисе, күпсанлы туганнары, балалары, хезмәттәшләре бәхетенәдер, мөгаен. Гадәттә гаиләдә мондый кеше янында ничектер кызу канлы, кызу холыклы  берәүне тиң итеп күреп күнеккән (янәсе, чиләгенә күрә капкачы – берсен-берсе шулай тулыландыралар). Ә ул үзенә пар итеп үзе кебек үк ипле, сабыр  холыклы сыйныфташын яр итә һәм якыннарына дигән бәхетне икегә тапкырлый... Хәер, бу хакта бераз соңрак.

Мөхәммәт абый Гыйниятовны мин партия оешмасы секретаре булып эшләгән еллардан беләм. Әле партиянең бик тә көчле, куәтле еллары. Авылда колхоз председателеннән кала икенче кеше партоешма секретаре.  Дәрәҗәсе генә түгел, җаваплылыгы да зур еллар. Коммунистик идеологиянең көчле, җәмәгать эшләренең колачлы, оешмаларының, коллективларның зур, егәрле еллары. Әнә шул коллективлардагы тәрбия, культура-масса эшләренә, данлыклы “Якты юл” колхозының сөтчелек тармагына җаваплы кеше була ул партоешма секретаре буларак. Шөкер, бу вазифасын сүз тимәслек итеп үти ала, белемен дә, энергиясен дә жәлләми. Гадилеге, сабырлыгы, авылдашлары арасында абруйлы булуы да ярдәм итә, билгеле. Чәчрәп чыкмыйча, үз эшен үзе белеп, тыныч кына эшли дә, эшли... Аңа кадәр әле хисапчы да, агроном да булырга туры килә үзенә.

Әллә Куныр сигезьеллык, аннан Чепья урта мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлавы сәбәпче буламы, әллә тыныч холкы йогынтысымы, урта мәктәп тәмамлауга ук аны “Якты юл” колхозына хисапчы итеп эшкә алалар. Бу юлдан китсә дә югалмас иде ул, исәп-хисапка төгәллеген, тырышлыгын инде шул бер ел эчендә дә танытып өлгерә. Әмма ул Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә укырга керә. Аннан кайтып бер ел күршедәге “Активист” хуҗалыгында агроном булып эшләп чыныгу ала, аннан армия сафларына китә. Хәрби хезмәттән кайтуга инде егетне “Якты юл”га партоешма секретаре итеп куялар. 1974 елдан уналты ел эшли ул бу вазифада.  1990 елдан кадрлар бүлеге мөдире һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып күчә. Кайда гына эшләсә дә, кешеләр белән яхшы мөгамәләсе аңа һәр эштән тәм табып, яратып эшләргә нигез була. Гадәттә, тыйнак кешеләрнең хезмәте еш кына бәяләнми кала, бу яктан инде Мөхәммәт абый үзе янәшәсендә кеше хезмәтен күрә, бәяли белүчеләр эшләве белән бәхетле булып чыга. 1984 елда ул “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнсә, 2004 елда “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Туган ягына гашыйк, туган нигез җылысын саклаучы ир-егетләребезнең берсе дә Мөхәммәт абый. Бу хакта бертуганы Гыйльмулла абый күптән түгел социаль челтәрдә “безнең нигезнең имән субае ул” дип язган иде. Дүрт кыз туганына, ике энекәшенә дә (берсе, кызганычка, мәрхүм инде) гомер буе терәк-таяныч, төп йортта чын мәгънәсендә кочак җәеп каршы алучы була ул. Билгеле, янәшәсендә үзе кебек үк ипле, сабыр Мөслимәсе булмаса, үзе генә берни эшли алмас, әти-әниләрен дә кадер-хөрмәт белән яшәтеп, соңгы юлга озата, апасының кызы Раиләне дә үз баласыдай карап үстереп, олы тормышка чыгара алмас иде...

Мәхәббәт тарихлары да соклангыч аларның: яшүсмер чакта башланып, бүгенгәчә дәвам итә. Әмма сынауларсыз гына түгел. Тугызынчыда укыганда Мөслимәләр гаиләләре белән  Томск ягына күченә. Ике арада ничә еллар хатлар гына йөрсә дә, бу икәү бер-берсенә тугрылык саклап, кавышу сәгатен көтә. Тик бу сәгать җиткәнче икесенә дә 28 “сукканны” көтәргә туры килә. Дистәләп ел үткәч, авылга Сабантуена кайткан Мөслимәсен кабат читкә җибәрми инде Мөхәммәт. Инде ул көннән соң да 45 елга якын вакыт үткән. Менә шушы еллар буе бер-берсен хөрмәт итеп, саклап, чын мәгънәсендә терәк-таяныч булып яшәгән көннәре. Менә шушындый мәхәббәткә корылган гаилә җылысы туганда үлгән беренче сабыйларын югалту ачысын басарга да, ярату-назны тигезләп, үз балаларына гына түгел, апа- энеләренең гаиләләренә, балаларына, туган-тумачаларга бүлеп бирергә дә җитә шул.

– Мин әтинең безне орышканын, аны эшләмә, алай итмә, болай итмә дип әйткәнен хәтерләмим дә, кырыс та булмады, басым да ясамады, – дип сөйли Балтачта яшәүче кызы Гүзәлия. – Энем белән икебезгә дә ирек бирде, кирәк чакта ипләп кенә юнәлеш-киңәш тә бирде ул. Һөнәр сайлаганда да, башка чакта да гел шундый булды. Көне-төне эштә булса да, ул чакта партоешма секретарьлары өйгә кайтып та керми иде бит, әти безгә дә барыбер вакыт таба, ничек тә Казанга экскурсияләргә алып бара, табигатькә алып чыга иде. Балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләгән әниебез белән дә сүзләшкәннәрен, үпкәләшкәннәрен хәтерләмим. Шушындый әти-әнием булганга мин бик бәхетле, язмышыма бик рәхмәтле...

– Тормышта нинди генә хәл булса да, без Мөхәммәт абый белән Мөслимә апаның хәзер килеп җитәсен, ярдәм итәсен белеп, тоеп яшәдек. Авыр чаклар да, хәсрәтләр дә күп булды, һәркайсында алар терәк булды. Безгә генә түгел, барчабызга гомер буе шундый мәрхәмәтле булды инде алар... Бөтенебезнең бәхетенә туган абый ул, – ди энесе Гыйльмулла абый да.

Әйтәм бит, Мөхәммәт атлы бәхет... 70 яшьлек бәхет...

Фото: гаилә архивыннан

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 13 гыйнвар 2019 - 16:35
    Без имени
    Чыннан да Кунырда сигез еллык мэктэп булмады, бишенчедэн сигезенче класска кадэр Шода мэктэбенэ йореп укыдык, тугызынчы-унынчы классларны Чепьяда ярты район балалары белэн бергэ укыдык. Сиксэненче еллар башында авылыбызда яна урта мэктэп ачылгач кына авыл балалары чит авылларга йореп укудан котылды.
  • 13 гыйнвар 2019 - 09:11
    Без имени
    Кунырда кайчан сигезьеллык мэктэп барлыкка килде сон ,алар шодага йореп укыдылар, белмэгэч ник язарга .