Хезмәт

Мәктәптән тәмәкегә ... метр

«Хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе! Без, Чепья урта мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез.

Мәктәп коймасыннан ярты метр узгачтын, «Сәйяр» кибете урнашкан. Анда нигездә, азык-төлек, балалар ризыгы һәм иң мөһиме аракы, сыра, тәмәке сатыла. Укучыларның кече сыйныфтан алып югары сыйныфтагыларына кадәр иртәдән кичкә, ягъни дәрес беткәнче шушы кибеткә керә. Безне кибет тирәсендәге тәртипсезлек борчый - анда лыгыр исерек ирләр көннәр буе кибетне сагалый, шунда ук эчәләр, сүгенәләр, тәмәкесен тарталар, аунап яталар, аракыны да шешәнең авызыннан гына чөмерәләр, артларыннан чүп-чар, буш шешәләр генә кала. Боларның бит һәммәсе дә укучылар күз алдында. Законда мәктәпкә якын җирлектә алкогольле эчемлекләр, сыра, тәмәке сату тыела, диелгән. Нигә бездә бу таләпләр үтәлми, нигә бер дә балалар тәрбияләү, киләчәк буын турында кайгыртуга игътибар ителми. Безнең гозер-мөрәҗәгатебезне мәгариф идарәсе, башкарма комитет, район хакимияте җитәкчелеге ишетсен һәм тиешле затлардан законнарның үтәлешен таләп итсеннәр иде. Газета аша җавап алуыбызга ышанып калабыз.
Безне барыннан да бигрәк балаларыбызның әхлагы борчый, без аларның киләчәктә исерек-сәрхүш булуларын теләмибез. Кибет янындагы мондый күңелсез тамаша аеруча яз, җәй, көз көне күп күзәтелә. Әгәр игътибарсыз калдырасыз икән, бу очракта башка газетага мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Эшегездә уңышлар теләп, укытучылар, әти-әниләр комитеты. Чепья авылы».


«Сәйяр» кибете, чыннан да, мәктәпкә якын урнашкан, мәктәп капкасыннан чыгуга 55 метр ара үтәсең дә, кибеткә барып керәсең. Белем йорты янында бердәнбер сәүдә йорты, калганнары - үзәктә. Хуҗасы күптәнге эшмәкәр Сәүбән Шакирҗанов, Шода авылында яши.


Хат эзеннән мин Чепьяга, журналист буларак үзем генә бармадым, юлдашларым - районда кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече Гөлназ Сафина һәм полиция бүлегеннән Эдуард Бәдретдинов. Әле шушы көннәрдә генә район прокуроры мәктәпкә, балалар бакчаларына якын урнашкан кибетләрне тикшерергә әмер биргән булган үзләренә. Шуңа да әлеге хат аларга бик тә кулай килде. Иң элек Чепья авыл җирлегенә кердек, төштән соң булуга карамастан, җирлек башлыгын районга киңәшмәгә чакыртып алганнар (29 апрель көне иде бу). Урынбасары белән кибеткә юнәлдек, ул исә мәктәп директорын да дәште. Кибет тирәсендә исерек-фәлән күренми, әйләнә-тирә чистартылган. Бу аңлашыла да, өмә үткәргәнгә әле озак вакыт үтмәде. Шулай да якындагы ерганакта чүпләр ауный. Кибет эче тулы укучы, зурысы да, кечесе дә шунда.

Курамьял, Улисьялга кайтучы балалар икән, автобус көтәләр, дип аңлатты аларны кибетче кыз. Шунда ук чайкалмаска тырышып бер исерек абзый да басып тора, күрәсең, акчасы юктыр, теләнергә аптырап торуыдыр, исерек җүләр түгел ул, озак тормады, полицейскийны күрүгә, эшнең нидә икәнлеген аңлап та алды, алпан-тилпән килмәскә тырышып «сызды». Балалар чыгып китте. Участок вәкиле Эльдар Сәгыйтдинов та килеп җитте, мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев та керде.

Сәйдәш әфәндегә хатны күрсәтәм:
- Шулай инде, дөрес язылган, - ди ул. - Ата-аналар җыелышларында бу хакта гел әйтелә. Нишләтеп була инде аны. Курамьял, Улисьял балаларында һәрчак акча күп».
- Каян килә аларга акча?
- Әти-әниләре биреп чыгара. Чөнки күп итеп мал-туар асрап саталар, акчага бай яшиләр.
- Укучыларга сыра бирәсезме? - дип сорыйбыз кибетчедән.
- Сатканым юк.
- Мәктәпкә якын җирдә тәмәке сату тыелганлыгын беләсезме? - дибез алдыбыздагы витринада «елмаеп» торучы 12 төрле тәмәкегә ишарәләп.
- Беләм...- Хуҗаң сатарга кушамы?
- ...

Кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече белән полиция хезмәткәре акт белән беркетмә төзеп, күз алдындагы тәмәкеләрне алдырттылар, җәмгысе 453 сумлык тәмәке сатудан алынды.
Участок вәкиле Эльдар Сәгыйтдинов кибет хуҗасына акт төзүдән баш тартты, моны ул бу минем участок түгел, мин Кунырда участковый, монда Эдуард исемле егет, бүген ул ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юлда дип аңлатты.


Бозык товар саталар, халыкны алдыйлар, дип язсалар, конкуренция дияр идең, монда бит йөрәкләренә төшкәнгә язганнары күренеп тора. Аннан соң, фактлар дөрес, аракы сату балачага күз алдында, без барында гына берничә чепьялы кыйбатлы аракы алып китте, кибетчесе дә «стакан белән мандарин да кирәк түгелме», дип сорап тора бит әле, димәк, кибеттән әллә ни ерак китмичә генә эчәләр. Авыл җирлеге вәкиле дә «чәпеп куя», кибет тирәсендә берәр исерек күрдегезме, территория чиста, янәсе. Соң, дүшәмбедән үк кибет әйләнәсендә таптана башламаслар бит инде, килеп керүгә үк бер исерекне күрү җитмәгәнмени, аннан соң үзегез үк әйтеп торасыз бит, чисталык буенча йөреп, тикшереп торабыз, дип. Районның чисталык комиссиясе килүгә тәртип булырга тиеш икәнлеге көн кебек аңлашыла.

Озак та үтми, кибет хуҗасы Сәүбән әфәнде дә килде. Кибеткә янәдән бала-чага кереп тулды, болары башлангыч сыйныф укучылары булып чыкты, Чепьяныкылар. Кирәк бит ә, директор да аптырап калды. Алар бер генә көн дә бу кибеткә кермичә китми, ди укучыларга ияреп кергән апалары. Без булгач озак тормадылар, аласын-алдылар да, чыгып киттеләр. Яшь буынны тәрбияләү, әхлак мәсьәләсе авыл җирлеген, участок вәкилен, кибет хуҗасын кызыксындырмый, ахрысы. Аунап яткан исерекне нишләтеп була, безнең аңа кагылырга хакыбыз юк , ашыгыч ярдәм алып китәргә тиеш аны, ди полицейскийлар.

Реклама


Ничек кенә булмасын, аракы сатуны тыеп булмый, кибетнең лицензиясе бар, кибет тирәсендә эчүне тыярга кала, балаларга күрсәтмәс өчен аракыны куен кесәләренә тыгып куйсыннар. «Әгәр бик теләсә, авыл җирлеге аракы сатмаска дигән карар чыгара ала, моңа аның хакы бар», ди Гөлназ Сафина. Мондый күңелсезлекләр кабатланмасын өчен кибетче кызга да «коры» булырга туры килә, сүзе үтми икән, участок вәкилен чакыртсын. Әйтергә генә җиңел булып чыкты.


- Берсендә бер исерек кибет идәнендә аунап ята, - дип сөйли кибетче кыз, - кибетне бикләр вакыт җитте, участок вәкиленә шалтыраттым, килмәделәр, өендә дә кирәкле кеше булып чыкмады, көч-хәл белән урамга чыгарып, кибетне бикләп кайтып киттем.


Мәктәп янында тәмәке сатарга ярамаганлыгын белмәдем, ди кибет хуҗасы. Кызык, тәҗрибәсе зур булмаган сатучы белә, ә инде күп еллар кибет тотучы Сәүбән әфәнде белми булып чыкты. Шулай да кибетчегә бүтән тәмәке сатмаска боерды. Анысы сезнең эш, ләкин дәүләтнең әхлак мәсьәләләренә карата чыгарган кануннарын бозарга беркемнең дә хакы юк. Инде Чепья халкына да әдәп-әхлак кагыйдәләренә игътибар итү кирәктер, төрле милләт вәкилләре дус-тату яши дип чаң сугабыз югыйсә, яшь буынга дөрес тәрбия бирүне дә онытмасак иде. Сәрхүшлек, эчкечелекне балалар күреп үсәргә тиеш түгел.
Рәсемдә: Менә шушы инде ул «Сәйяр» кибете.


Мәктәп директоры һәм балалар.


Әлеге тәмәкеләр «күргәзмә»дән алынды.


Редакциядән: Әлеге хат эзсез калмады, районда мәктәпкә, балалар бакчасына якын урнашкан кибетләрне тикшерү дәвам итә. Күптән түгел Биктәш, Салавыч Сәрдегәне авылындагы шундый кибетләрдә тәмәке сату ачыкланды, дип хәбәр итә районның кулланучылар хокукын яклау бүлеге.

Чепья авыл җирлеге башлыгы АЗАТ НОТФУЛЛИН:
- Әлеге проблема, авыл җирлеге башлыгы буларак, шәхсән үземне дә бик борчый. Халыктан моң-зар күп керә. Законда да белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә якын урнашкан сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр, тәмәке сату тыелганлыгын да беләм. Әлбәттә, бу мәсьәлә шул килеш калмаячак, прокуратура белән кабаттан сөйләшеп, проблеманы уңай якка хәл итәргә тырышачакбыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: