Мөмкинлектән файдалана белергә кирәк
Эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә республикабызда күп төрле программалар бар. Дөрес, алар аша ярдәм алу өчен проектлар, бизнес-планнар сорала, грантлар алу тиешле рәсми кәгазьләрдән башка булмый.
Кече бизнесныӊ торышы, аныӊ киләчәге турында Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм аның беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Сибгәтуллинныӊ Балтачтагы эшлекле сәфәрнеӊ төп юнәлеше булды. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде.
Балтач һәм Чепья «Сельхозтехника»сы базаларында булган кунаклар буш торган биналарны карадылар, арендага бирү яисә сәнәгать мәйданчыклары булдыру мәсьәләсен күтәрделәр. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, әгәр шушындый мәйданчыклар рәсмиләштерелә икән, республика тарафыннан күрсәтелә торган финанс яисә башка ярдәм үтә саллы булачак, диде министр. Район бюджетын тулыландыру, икътисадны гомуми үстерү мәсьәләләре дә уӊай хәл ителәчәк. Бу ике оешманыӊ да мәйданнары җитә, әзер биналар, инфраструктура бар, мөмкинлекләрне файдалана белергә кирәк, дип белдерде ул.
Чепьяда элеккеге Карадуган мебель фабрикасы цехыныӊ яӊадан эшли башлавы куанычлы. «Алтын тал» исемле оешма кире яӊадан Карадуган фабрикасы брендын алмакчы. Җитәкчесе Артур Мустаев әйткәнчә, фабрика исемен әле дә яхшы беләләр, бу җитештерелгән товарны сатуда этәргеч булачак. Карадуган авылында элеккеге мебель фабрикасыныӊ да җайлап аякка басуы шулай ук куанычлы. Фәрит Габделганиев, Рамил Нотфуллин бу эшкә алынган бертуган Хөсәеновларныӊ эшчәнлеген уӊай бәяләп, халыкка арзанлы һәм шул ук вакытта сыйфатлы товарлар җитештерү булса, үсеш булачак, дип фикерләштеләр.
Балтач мех фабрикасыныӊ иске гаражларын сүтеп, анда заманча, күп юнәлешле җитештерү мәйданчыгы булдырган «Тимерком» оешмасыныӊ эше республиканыӊ икътисады өчен җаваплы җитәкчеләрдә зур кызыксыну уятты. Министр һәм аныӊ беренче урынбасары мондагы җитәкчеләрнеӊ заман белән бергә атлавына, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен оештырылган укуларда актив катнашуларына гажәпләнеп, бу оешманыӊ башкара торган эшенеӊ киләчәге зур, дип билгеләп уздылар. Әле күптән түгел генә эшли башлаган бу җитештерү үзәгенә дистә миллион сумлык җиһазлар алынган, болар барысы да үз хисапларына хәл ителгән.Әле яӊа хыяллар күп, төрле юнәлешләрне булдыру турында фикерләр дә җитәрлек, әмма акча ягы итәктән тарта, ди Эльвира Тимергалиева. Министр белән яӊа проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләшү бу оешма өчен зур этәргеч булсын иде.
Икътисадның яңа секторын ничек алга җибәрү турында фикерләшү районныӊ «Сельхозхимия» оешмасында дәвам итте. Гомумән, районда бизнес предприятиеләрен төзү, сәнәгать мәйданчыклары булдыру, аларныӊ тотрыклы эшләве зур әһәмиятле социаль мәсьәлә һәм бу юнәлештә Татарстан Республикасыныӊ Икътисад министрлыгы районга ярдәм итәргә әзер, дип белдерде аныӊ җитәкчесе Фәрит Габделганиев.
Кече бизнес район икътисадының әһәмиятле, шактый йогынтылы тармагына әверелеп бара. Районыбызда 200дән артык җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм 650 шәхси эшмәкәр исәпкә алынган. Бу тармакка экономик актив халкыныӊ биштән бере (3 меӊгә якын) тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев