Хезмәт

Әбиләрнең яшен сорамыйлар

Норма авылында яшәүче Мөнҗия апа Гарипованың җитезлегенә, фикеренең эзлеклелегенә гел сокланып йөрдем. Күз тия күрмәсен, дип, беркайчан да яшен сораганым булмады.

Сандугачкай зур булмас, кая барса да хур булмас дигәндәй, бу тәбәнәк буйлы әбинең йомгак кебек тәгәрәгәндәй йөгереп йөрүләренә, һәр эшне төгәл, җиренә җиткереп башкарып куюына, бөтен нәрсәгә өлгерүенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Барасы җиренә дә төгәл вакытка килеп җитә бит ул. 44 ел буе балаларга математикадан белем биргән, төгәл фәннәр патшалыгын үз иткән Мөнҗия апа Гарипова шул ул.
Мөнҗия апа бүгенге көндә төп нигездә, әти-әнисенең, әби-бабаларының йорт-җирен, гореф-гадәтләрен саклап, сеңлесе белән гомер итә. Икесе дә дини кешеләр, авылның хөрмәтле, укымышлы абыстайлары, кулларында гел тәсбих тә, коръән китабы, телләрендә изге догалар. "Дини гыйлем кечкенәдән үк бирелде безгә, - ди Мөнҗия апа. - Бабаларым указлы муллалар булганнар, балалары да намазлы иде. Советтагылар тарафыннан кимсетелеп яшәсәләр дә, диннән аерылмадылар, Аллаһы Тәгаләне күңеленнән чыгармадылар. Әти-әнием икесе дә колхозда хезмәт куйды. Гаиләдә 4 бала үстек. Үскәндә төрле чакны күрдек - ачлык та, хәерчелек тә читләтеп үтмәде. Сугыш чоры балалары кичергәннәр безнең баштан да үтте."

Мөнҗия апа мәктәптә математиканы "су урынына эчә". Татар теле укытучысы төгәл фәнне яхшы беләсең, ник минекеннән калышып укыйсың, дигәнгә кыз "Математикадан дәресне монда ук хәзерләп бетереп була, ә телдәгесе өйгә дә кала", дип ихластан җавап бирә. Әлеге фәнгә карата мәхәббәт көчле булган аңарда, әгәр шулай булмаса, җиңел фәннәрдән түгел лә ул, башыңны эшләтмәсәң, сөн белән генә мәсьәлә, мисал чишеп булмаганлыгы һәркемгә мәгълүм. Укырга теләге шулкадәрле көчле булган күрәсең, кызый ничек итсә итә, мәктәпне тәмамлагач, колхоздан качып диярлек башкалага китә. Анда Казан педагогика университетының физмат факультетына укырга керә. Кызның дөньяви белемгә омтылуына әти-әнисе каршы килми. Мөнҗия апа сөйләгәндә ул чор студентларын жәлләп йөрәкләр кысылып куя - елга ике мәртәбә генә өйгә кайтулар, анысында да поезд белән Шәмәрдәнгә кайтасың, аннан атчыларга утырып Нормабашка төшәсең, калган ягын Нормага җәяү атлыйсың. Кышкы бураннарда адашкан чакларын бүген дә аермачык хәтерли. Укытырга ул 1955 елда Балтач мәктәбенә кайта. Шуннан бирле бер генә елын да сыйныф җитәкчесе булмыйча калмый. Ничаклы балага белем бирә, ничаклы сыйныфны олы тормышка озата. Бик горурлана Мөнҗия апа үзенең кешеләргә, бигрәк тә балаларга кылган игелекле хезмәте белән. Шуңа да ул бүгенге көндә халык арасында кадерле һәм хөрмәтле, укучыларым һичкайчан онытмыйлар үземне, хәлләремне белешеп, ярдәм итеп торалар, ди.

Гает бәйрәмнәре көннәрендә Мөнҗия апаны хөрмәтләп язуым юкка түгел, уразаны да бер көн дә калдырмыйча тотты ул, тәравих намазларына йөрде. Норма мәчете алардан әллә ни ерак түгел. "Хезмәт"ебезгә дә һәр елны язылып бара, газетабызны яратып укучы.Быел лотерея уенында бер капчык шикәр комы да отты. "Хезмәт"тән аерылырга ярамый, алайса район тормышыннан артта каласың", ди ул. Мөнҗия апаны һәм дә башка барлык райондаш мөселманнарыбызны изге бәйрәмебез белән котлыйсы, исәнлек-саулык, тазалык-байлык телисе килә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: