Хезмәт

Мондый машиналарны кеше талап җыйган акчага гына алып була

Базарга барсам, гыйбрәтле хәлләргә юлыкмый кайтканым юк, диярлек. Сатучылар арасында көндәшлек зурдан, шунлыктан базар түтекәйләре бер-берсен өнәми, дию генә аз.

Монда сатып утыручылар авызыннан хагын да, нахагын да шактый еш ишетергә туры килә.

Кызып китеп, юкны-барны күпертеп, күргәнен-күрмәгәнен мең мәртәбә арттырып сөйләп, «колакларга токмач элүчеләрнең» фантазиясе шулчаклы көчле, уйлап табучы галимнәрең бер якта торсын!
 
Беркөнне өйләдән соң каршыбызга мунча кадәрле кара “Джип” килеп туктады. Аннан ап-актан киенгән, алтын кысалы күзлек кигән, чал чәчле, сәясәтче Александр Рудцкойныкы төсле куе ап-ак мыеклы, баһадир гәүдәле ир төште. Карчыклар астыртын гына бер-берсенә сораулы караш ташлады: бу бай кайсыбызның товарын сайлар, кемне сөендерер икән, янәсе. Эре генә кыланып, сатучылар рәтенә күз ташлар, аннан күн акча янчыгыннан кызыл биш меңлеген тартып чыгарып, чиләкләп җиләген, кыяр-помидорын төяп китәр дигән өмет белән, күзләрен мөлдерәтеп, ыспай ирне күзәттеләр. Җиләкле кәрзиннәрен алгарак шудырдылар. Хәлләреннән килсә, аны үз яннарына магнит белән тартып китерерләр иде. Сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен, һәркайсы үз товарын кычкырып мактарга керешкәч, сәүдә мәйданчыгы умарта корты иле күч аерткандагы сыман гүләп тора башлады.

Затлы ир, Яшел Үзән районыннан килеп, ел саен биредә суган сатучы, үзен тукмап яшәгән исерек иреннән ике бала табып, иза чигеп үстергән, хәсрәт төенчеге эчеп үлгәч тә рәхәт күрмәгән, авыр тормыш арбасын ялгыз тартучы, өс-башы хәчтерүшрәк Валентина түти (исемнәр үзгәртелде) каршысына килеп басты.

Елмаеп исәнләште. Күптәнге танышлар сыман нәрсә турындадыр гәп куертырга керештеләр. Минем янда утырган Лилия түзмәде: “Борчаклары пеште боларның, күр әле, авызларын авыздан ала алмыйлар, әллә сөяркәләр микән бу урыс белән марҗа?” – дип, алагаем зур авызын кыегайтты. Бай абзый, Валентинадан ике бәйләм яшел суган, тагын шулчаклы укроп алды да, бүтән беркемне дә сөендермичә, машинасына менеп утырды. Ул кузгалып киткәч, өметләре акланмаган базар хатыннары бай ир хакында гайбәт чәчәргә керештеләр.

– Мондый машиналарны кеше талап җыйган акчага гына алып була,– дип ысылдады Галия.

– Берәр банкир-мазардыр, атсыз бармагындагы затлы “печатка”сын, муенына аскан калын чылбырдагы затлы кашлы алтын тәресен күрдегезме? – диде Кәүсәрия апа.

– Күзләре хәтәр ялтырый, берәр бандиттыр, мөгаен! – диде “Алыпсатар” кушаматлы, тешсез Галина.

– Абау, үтә дә саран икән, хәерсез! Берни алмагач, ни пычагыма базарга килгән? Кеше котыртып йөрмәсә кана! – диде Сәвия әбекәй.

Бераздан Валентина түтине сорауларга күмеп ташладылар:

– Дөресен әйт, Валя: кемең ул синең? Нәрсә турында сайраштыгыз? Кич килеп алам, дигәнен тәгаен ишетеп калдым. Машинасына кызыктыңмы? Үзенәме? Гаиләле кешедер ул, өс-башы ялт иткән. Үзеннән затлы одеколон исе килә. Янымнан үткәндә сизеп калдым, – диде Зифа. – Аңа ияреп кая барырга җыенасың? Башыма җитәр дип курыкмыйсыңмы?

Аз сүзле, моңсу күзле Валентина түти боларны тыңлап бетерде дә, бераз тын торды.

– Их, сез, авызыгызда бер юньле сүз юк, – диде аннан. – Бер белмәгән кеше турында ничек шулкадәр начар уйларга була инде, җә? Дмитрий Иванович кебек миһербанлы, кече күңелле, кешелекле кешене хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы авыр. Балачагымнан таныш ул миңа. Бер урам чирәмендә тәгәрәп уйнап үскән идек. Параллель классларда укыдык. Мәктәпне тәмамлауга очучылар әзерли торган хәрби училищега укырга керде. Ике апасы, бер энесе бар аның. Үзе эшли башлагач, әнисе Марфа түтигә дә, туганнарына да һәрвакыт ярдәм итеп торды. Кемгә сыер алырга акча салды, кемгә мунча бурасы юнәтергә булышты. Апаларының балалары өйләнгәндә, туй чыгымнарына кадәр күтәреште. Хәзер генә йөрешмиләр, апалары Дмитрийны бар дип тә белмиләр...

– Араларыннан кара мәче узуга үзе сәбәпчедер әле, – диде Лилия. – Ул бай, калган туганнары ярлыдыр...

– Ялгышасың, сеңелкәш, – диде Валя түти. – Байлык акчада гына түгел бит. Күңеле бай булсын кешенең. Хәер, низаг аналарыннан калган мал-мөлкәткә бәйле.

– Нәрсә, бу “буржуйга” үзе эшләп тапканы гына аз тоелганмыни? – дип, тагын үз сүзен тукыды Лилия. – Хәрби очучының хезмәт хакы аз түгел бит инде аның. Пенсиясе дә шәптер. Алар отставкага бик иртә китә. Әле тагын кайда да булса эшләп йөри торгандыр. Үгез тиклем гәүдәсе белән диванда бот күтәреп ятмыйдыр. Битенә чиртсәң кан чыгарга тора бит моның. Ата-анадан калган мирас туганнар арасында бертигез бүленергә тиеш. Монда низагка урын юктыр, дип беләм.

– Моннан өч ел элек Марфа түтине паралич сукты, – диде Валя түти. – Ул үз-үзен карый алмас хәлгә килгәч, моңарчы аналары тирәсендә киләп сарган кызлары төп йорттан эзне суытты. Кече улы да әнисен үзләренә алып кайтмады. Хатыны аяк терәп каршы торган, имеш. Аптырагач, авыл советы рәисе әбине Картлар йортына урнаштырырга дип, документлар җыя башлады. Шулчак авылдашларның кайсыдыр Дмитрийга хәбәр җибәргән. Ул ялт итеп туган йортына кайтып төште. Хатыны, буй җиткергән кызлары Мәскәүдә яшәп калдылар. Дима әнисен төрле табибларга күрсәтеп, дәвалап аякка бастыру чарасын эзләп карады. Бушка акча түгүен соңыннан гына аңлады. Марфа түтинең аяклары йөрми, бар шакшысы астында иде. Улы аны сабый бала урынына карады, мунчага күтәреп алып барып юындырды, керләрен юды, кашыктан ашатты.

Авыл җирлеге башлыгы Тамара Тимофеевна хәл белергә кергәч, әбекәй 25 сутыйлы бакчасын, шактый төзек йорт-җирен, 5 гектарлы пай җирләрен үзен тәрбияләүче Дмитрийга бүләк итеп яздырырга, ягъни улы исеменә “дарственный” ясатырга булышуын үтенгән. “Мин үлгәнче, бу хакта беркемгә, хәтта Димага әйтми торырсың”, – дигән.

Ике ел урын өстендә яткан карчык дөнья куйгач, төп йортка балалары җыелышып килде. “Поминка” вакытында, чит кешеләрдән кыенсынып тормыйча, кызлары белән кече малае үзара бәхәсләшеп, мал бүлешергә керешкәннәр иде. Тамара Тимофеевна сумкасыннан “дарственный” кәгазе тартып чыгарып өстәлгә салмасынмы?! Шул чактагы кыяфәтләрен күрсәгез иде боларның! Башта бермәл һушсыз тордылар. Аннан кайсы сүгенә башлады, кайсы йөрәк даруы таптырды. Дмитрийны гаепләргә маташканнар иде, авылдашлар кирәкләрен бирде.

Дима авылда озак юанмады, гаиләсе янына Мәскәүгә китеп барды. Йорт-җирләренә мин күз-колак булып тордым. Кичә кич кенә кайтып төшкән ул. Әнисенең елын уздыру мәшәкате артыннан йөри. Табын корырга ярдәмләшүемне үтенеп, мине эзләп килгән менә...

 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан.

matbugat.ru

tatyash.ru

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: