Хезмәт

Мәскәүне саклаган Мария

Түбән Ушма безне бәбкә үлән белән яшеллеккә төренгән киң урамнары белән каршы алды. Шушы авылга килен булып төшкән һәм әлеге җирлектә игелекле хезмәт күрсәткән Мария апа Макарова белән очрашып сөйләшү иде ниятебез.

Реклама

Сугыштан соң 67нче тапкыр тынычлык язын каршы алучы Мария Петровна белән аралашу мөмкин булмады. Чөнки соңгы өч елда хәле бераз авыраеп, хәтерсезлектән тилмерә ул. Әмма «әни» диеп өзелеп торучы килене Фира апа Мария Петровнаның яшьлеге, сугыш чоры, аннан соңгы авыр еллар хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Зур Лызи авылының икенче өлешендә дөньяга килгән Мария иң элек башлангыч, аннан Кече Лызи авылында җидееллык мәктәптә белем ала, соңрак Арча педучилищесына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч 1938нче елда юллама белән ТАССРның Бондюг районына укытырга җибәрелә. 1942нче елга кадәр биредә укыта ул һәм шул ук елны Бондюг хәрби комиссариаты аша сугышка алына. Кызларны Мәскәүне сакларга билгелиләр. Иң элек 12 полкта хезмәт итә ул. Кичә генә балаларга белем биргән яшь белгечләргә зур вазыйфа йөкләнә. Землянкаларда яшәп, фашист самолетларын күзәтү төп бурычларның берсе була. Күзәтүче-кызылармиячеләр немец самолетларының кайсы якка, нинди югарылыкта очканын көн-төн күзәтәләр һәм бик кыйммәтле мәгълүматларны зенитчыларга җиткереп торалар. Әнә шулай Җиңү таңын якынайтуга үзенең лаеклы өлешен кертә. Мария апаның сугыштагы батырлыклары II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бәяләнә.
1945нче еның 23нче августында Мария туган ягына кайта. Иң элек Кече Лызи мәктәбендә эшли. Шул елларда Түбән Ушма егете Иван Егорович белән гаилә корып җибәрә. Дүрт ел китапханәдә эшләгәннән соң Түбән Ушма мәктәбендә укыта башлый һәм шуннан лаеклы ялга китә. Хезмәтендәге казанышлары өчен «Мәгариф отличнигы» исеме бирелә. Еллар үтеп инде илебездә тынычлык урнашса да, олы буын күргәннәрне төшләрендә күреп саташа. Янәшәдә генә фашист самолетлары оча, миналар шартлый кебек тоела. Мария Петровна сугыштан соң да фронтташ дуслары белән элемтәне өзми. Пермь якларыннан Сания Ибәтуллина исә Макаровларда кунакта да булып китә. Сугышның беренче көненнән азагына кадәр бергә булган күзәтүче-кызылармиячеләрнең сөйләшер сүзләре, уртаклашыр фикерләре, тарих тузаны да каплый алмаслык сугыш хатирәләре күп була. Ватан алдында изге бурычын намус белән үтәгән, мәгариф өлкәсендә үзен аямый хезмәт иткән, дүрт баласына гомер бүләк итеп, ир хакын хаклап яшәгән Мария Петровнаның бүгенгесе, шөкер, бөтен, мул, кадер-хөрмәттә үтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: