Хезмәт

«Начар эшләргә хакыгыз юк»

Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, узып киткән елны уңышлы, дип атарга җирлек бар.

«Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсе һәм аның җитәкчесе Айнур Нотфуллин, баш белгечләрнең хуҗалыкның хисап җыелышында ясаган чыгышларын тыңлаганчы, бу оешманың даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешкәнен искә алып, монда бернинди дә зур проблемалар, хәл ителмәгән мәсьәләләр юктыр, дип уйлаган идем.  Чыгышларны тыңлап,  җитештерүне күтәрү, хуҗалыкның төп байлыгын арттыру, эшләүче халыкка эш һәм ял шартларын тагын да яхшырту өлкәсендә эшләнгән һәм алда торган бурычларны күзаллагач, үземнең ялгышканымны аңладым: бу җирлектә булганына канәгатьләнмичә, алга барыр өчен зур үрләр, кыю максатлар куеп хезмәт итү   һаман да дәвам итә икән.

Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, узып киткән елны уңышлы, дип атарга җирлек бар. Бу һәр тармакның төп күрсәткечләрендә ачык чагыла. Мәсәлән, кукурузны 920 гектар мәйданда үстергәннәр, шуның 700 гектарыннан силос, яңадан 400 тоннага якын кукуруз бөртеге суктырып алганнар, бу елда барлык кукурузны чит илдән кайтарткан орлык белән  чәчү бурычын алганнар. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 8615 тонна булып, узган елга караганда 1229 тоннага күбрәк. Моңа  чәчелгән орлыкның 100 проценты югары репродукцияле, беренче класс таләпләренә туры килерлек итеп хәзерләнүе һәм һәр чәчкән гектарга 81  кг. тәэсир итү матдәсенә күчергәндә минераль ашламалар кертү дә зур этәргеч булган.

«Татарстан» районда зур мәйданда бәрәңге игүче бердәнбер хуҗалык. Аны игү, орлыгын әзерләү һәм җыйнап алу күп кул хезмәте сорый. Җитәкче тарафыннан аны иккән  механизаторларга, югалтуларсыз җыйнап алуда катнашкан хуҗалык, совет активы хатын-кызларына, мәктәп укучыларына һәм укытучыларына, ярдәм кулы сузган район оешмаларына идарәнең аерым рәхмәте җиткерелде. Тырышулар бушка китмәгән, бәрәңге культурасының һәр гектары 131 215 сум табыш китергән.

2020 елда 2531 гектар мәйданда азык культуралары игелгән, барысы бер шартлы терлеккә 57, 3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, 2019 елда исә бу сан 27, 36 центнер азык берәмлеге булган.

Хуҗалыкның һәр тармагында механизаторлар хезмәте зур урын алып тора. Бу тармакның бурычлары турында аерым җыелышта каралган. Техника паркы даими яңартып торыла, хисап чорында 23 миллион 409 мең сумлык яңа техника алынган, искеләрен төзек тоту өчен дә миллионлаган сум чыгымнар тотыла.

Хисап елында терлекчелек тармагында уртача сату бәяләре белән, 291 миллион 219 мең сумлык продукция җитештерелеп, шуның 285 миллион 82 мең сумы сатылган. Бу районда иң зур күрсәткеч.  Моңа ирешер өчен ел дәвамында 8940 тонна сөт җитештерелгән, 2021 елга 12775 тонна сөт җитештерүне максат итеп куйганнар.

Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына 1984 центнер сөт, 124 центнер ит җитештерелде, бу күрсәткечләр буенча да хуҗалык районда лидерлар сафында.

Реклама

Соңгы елларда ат терлекчелегенә зур игътибар бирелә. Хуҗалыкта чиста токымлы 17 баш, 159 баш авыл атлары асрала.

2020 елда факттагы һәр сыердан тәүлеккә 22,3 литр сөт савып алынган, алдагы ел буенча факттагы һәр сыердан тәүлеккә 25 литр сөт савып алу һәм көндәлек 35 тонна сөт җитештерүчәнлегенә ирешү  бурычын куялар. Моның өчен нигез бар, 2020 елда 65 миллион сумлык чит илдән кайтартылган азык хәзерләү үзәге булдырылган, 800 баш савым сыерларына исәпләнгән заманча яңа терлекчелек комплексы төзү эшләре тәмамланган. Мегаферма төзү 394 миллион 176 мең сум финанс кертүне сораган, хуҗалык 302 миллион 645 мең сумлык кредит алып, аның 10 миллион 580 мең сумын инде кире дә кайтарган. Көтүлекне яңарту да зур чыгымнар сорый, Даниядән, башка төбәкләрдән 57 миллион 153 мең сумга таналар сатып алынган, 20 миллион 285 мең сумы дәүләт ярдәме буларак кире   кайтарылган.

Узган хисап чорында хуҗалык кассасына 323 миллион 964 мең сум акча кергән.

Хуҗалыкта чыгымнар күп булса да, иң беренче чиратта хезмәткә түләү мәсьәләсен үз вакытында хәл итәргә тырышалар. Барлык акча кеременең 22 проценты хезмәт хакына түләнгән. Соңгы елларда уртача бер хезмәткәргә түләнә торган хезмәт хакы артып бара, отчет елында да, узган ел белән чагыштырганда 3037сумга артып, 29090 сумны тәшкил итте.

Ел дәвамында төрле спорт-бәйрәм чаралары уздырыла, төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Барлык күрсәтелгән ярдәмнәр 2 миллион 215 мең сумга җыелган.

Җыелышта катнашкан проф-союзларның Республика өлкә комитеты вәкилләре Марат Гафаров, Фәридә Гарифуллина әйтеп узганча, бары хезмәт кешесенең кадерен белгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Терлекче, механизаторларның эш шартларын яхшырту, махсус эш киеме белән бушлай тәэмин итү, йөртү өчен транспорт бирелү зур ярдәм. Докладта яңгыраган, хуҗалык ашханәсендә төшке аш – 10 сум, икенче ашау – 5 сум, ә терлекчеләрнең туклануы бары 3 сум булуы аларны шатландырган. Бу ашауның ел буена бәя аермасы 1 миллион 83 мең сумын җәмгыять үз өстенә алган. Алар моны нәкъ менә хезмәт кешесе турында кайгырту дип билгеләделәр һәм хуҗалык алдынгыларына профсоюз өлкә комитетының бүләкләрен тапшырдылар.

Җыелышта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин бу хуҗалык хезмәтчәннәренең уңышына югары бәя бирде. «Социалистик Татарстан» газетасы, соңрак «Татарстан» исемен йөрткән хуҗалыкның начар эшләргә хакы юк, шуны истән чыгармасагыз иде. Авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә алдынгылыкны саклап бару җиңел түгел, әмма сезнең моңа мөмкинлегегез бар, диде ул. Чыгышларда агымдагы ел өчен конкрет максатлар куелган, җитәкчелек, белгечләр, хезмәткәрләр бер булып эшләсәләр, бурычлар үтәлерлек, дип җиткерде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: