Хезмәт

Наил Шәрифҗанов: «Күрде инде башлар»

Кайда гына булмасын, Наил абый Шәрифҗанов үзенең ягымлылыгы, кешенең хәлен аңлап, сүзен уйлап, әңгәмәдәшен рәнҗетмичә әйтә алуы белән җанга якын, рәхәт кеше булып истә кала.

Беркөнне ул үз итеп: «Иптәш Зәкиев, мин бит хәзер атнага өч тапкыр Шәмәрдәнгә йөрим, андагы безгә булган мөнәсәбәтне ничек булса да язып чыгыгыз әле, - дип сүз катты. - Балтач районыннан, Кукмарадан, Сабадан, Теләчедән, Нократ Аланыннан, кайдан гына килмәсеннәр, анда һәрбер кешегә ягымлы караш, эчкерсез мөнәсәбәтне тоясың, ничек булса да белгерт әле шуны», - ди.
Сүз артыннан сүз чыгып, авыл халкы үзе Нормага староста итеп «куйган» Наил абый белән авыл проблемалары турында сөйләшеп киттек. Әңгәмәдәшемнең 75 яшьлек юбилее да җитә икән. Шул уңайдан аның тормыш юлына күз салырга җай чыкты. Норма җирлеге җибәргән котлауларга кушылып, без дә Наил абыйны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа озын, хәерле тормыш телибез. Һәм газетабыз битләрендә аның гыйбрәтле тормышының кайбер хатирәләрен бирергә булдык.
Безнең нәсел Мари Иле, Бәрәңге районы, Купай авылыннан. 1875 елда Кариленә күчеп киләләр. Әти Галимҗан Шәрифҗанов Кариле авылында авыл Советын төзүчеләрнең берсе һәм беренче җитәкчеләреннән була.
Бу вакыйгаларга кадәр әтинең башыннан хәйран хәлләр үткән, ул беренче Бөтендөнья сугышына чыгып киткәндә авылда 2 бала белән гаиләсе кала. Ялланып бар эшләп тапканын балаларына биргән әни кеше ач-ялангач тормышка түзә алмыйча авырудан мәрхүм була. Олы абыем 1912 елгы, икенче абыем белән яшь аралары 2 ел. 4 һәм 2 яшьлек бала ятим калалар. Әтигә бу авыр хәбәр Австриядә вакытта ирешә. Аның белән бергә хәзер Арча районы Шушмабаш авылыннан солдатка алынган иптәше аны юата. Галимҗан, исән-сау кайтсак, безнең авылда бик акыллы бер кыз бар, ничек булса да мин сине аның белән таныштырырмын, балаларыңны ятим итмәс, ди ул.
Аллаһының хикмәте, аларның икесенә дә бу сугыш мәхшәреннән исән-сау кайту насыйп була. Әти сугышчан дусты аша танышып, килен итеп минем әнине тормыш итәргә алып кайта. 2 бала өстенә хатын булып төшкән япь-яшь кыз ниләр уйлагандыр, әмма инде бу адым ясалгач, барысына да түзәргә туры килә. Иң авыры ул чордагы яшәешнең төп бурычы ачтан үлми тормыш алып бару булгандыр.
Революция чорлары үтеп, авыл җирендә дә совет властен урнаштыру чорлары башлана. 1918 елда Кариле авылында оешкан беренче авыл Советын нәкъ менә әти - Галимҗан Шәрифҗанов җитәкли. Гаиләне дә алып барырга кирәк. Гаиләдә туган балалардан 2 кыз, 2 малай исән-сау үсеп китәләр.
Яше чыккан сәбәпле, аны сугышка алмыйлар, ул вакытта яше дә бар, тазалыгы да шуның кадәр генә була. Өебез бик иске булса да, аны да яңартырга мөмкинлек булмый. 39нчы елда соңгы бала булып мин туганмын. 1931 нче елда - апа, 1936 елда абый туган. Авыр сугыш елларын ач булсак та исән-сау уздырганбыз. Ул вакыттагы кичерешләр хәтердә бик сакланмаган... Әмма сугыштан соңгы еллар ачлыгы белән нык истә калган. Әти авыру, әнинең дә колагы бөтенләй ишетми башлады.
(Дәвамы бар)
Фото: http://pravdamoskvy.ru/tags

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: