Хезмәт

«Наз» үзәгендә ял итүче өлкәннәребез Саба “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар

«Наз» социаль тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче өлкәннәребез "Социаль туризм" программасы буенча 20 октябрь көнне Саба районы Лесхоз авылында урнашкан "Урман хужалыгы" музеена сәяхәт кылдылар.

Музей районның урманчылыгына багышланган. Монда районның тарихын, данлыклы хезмәтчәннәрен, урман хужалыгы житәкчеләренең фотоларын курергә мөмкин. Шулай ук музейда Саба урманчылыгы цехында эшләп чыгарылган сувенирлар, музейны булдыру өстендә күп хезмәт куючыга багышланган язмаларны курергә була.
Музей белән танышу тәмамланганнан соң, сәяхәт сувенирлар ясау цехында дәвам итте. Монда эшләүче осталар кулы белән ясалган сувенирлар ял итүчеләргә бик ошады, алар истәлек итеп үзләренә алу теләген дә белдерделәр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: