Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәзирә кебекләр авылны таныта

Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при отып, 200 мең сум акчага лаек булды.

Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, безнең классташларның күбесе төрле якларга таралышты. Алар арасында Казанга барып тиз генә теләгән уку йортына керергә теләүчеләр дә бар иде. Уку йортларының ишекләре күпләр өчен бик-ле булып чыкты шул. Аптыраганнан кайбер авылдашлар эшче һөнәренә укырга училищега керде. Чөнки анда өч тапкыр ашаталар, яшәргә урын бирәләр иде.

Без калада укыйм дип хыялланып, күктән йолдыз чүпләп йөргәндә, классташым Нәзирә Казанга килеп тегүчелеккә укып кайтып та китте. Нәзирә укыганда ук актив җәмәгать эшлеклесе, коеп куйган актриса иде, яхшы укыды, теләсә нинди югары уку йортына керә алган булыр иде. Аннан коеп куйган педагог чыгачак, тора бара зур үрләр дә яулаган булыр иде.

Нәзирә артыннан диярлек без дә, Казаннан авылга кайттык. Ни генә әйтсәң дә, 15 яшеннән авылдан чыгып киткән бала-чагалар гына идек шул әле. Алда безне армия хезмәте көтә, армия безне сүтеп-җыйды дисәң дә була, без аннан инде чын ир-егетләр булып кайттык. 1973-1976 елларда безнең чор яшьләре ничектер җыелышып алдык шикелле. Шуннан соң, әкренләп таралып беттек.

Күп кенә егетләтеребез армия хезмәтенә алынды, шуннан соң өйләнүләр, кияүгә чыгулар, читкә китүләр китте. Камалов Мансур, Габделхаков Рафис, Ильясов Зөфәр, Шамсетдинов Әдһәм, Ситдыйков Байрон, Гаязов Фәргать, Хәйруллин Фәнис, Хаҗиев Рәфкать, Галимуллин Марсель, Фәләхов Тәбрис, Мөхәммәтҗанов Фәргәпләр һәм башкалар авылга кайттылар. Авыл ямьләнде, тулыланды. Без кая гына барсак та белә идек — дөньяда Чапшар дигән оҗмах кисәге бар, әллә кайлардан кадәр аннан җылылык бөркелеп тора. Анда эләксәң, бөтен бәлаләрдән дә котыласың, аның клубына керсәң, бөтен авырулардан да, күңел төшенкелегеннән дә арынасың. Ул елларда клуб авылның йөрәге, үзәге иде.

Нәзирә Балтачта меховойда эшләде, кичкә таба меховой кызларының тезелешеп кайтуы үзенә бер хозурлык иде.

Артыннан авылдагы күп кенә егетләр йөрсә дә, берегезгә чыксам, икенчегез үпкәләр дигән кебек Нәзирә кияүгә күрше авылга чыкты. Мине күрәсегез килсә, концертларда катнашам, авылга гел килеп йөрим, дип әйтте кебек ул.
Аның тормыш иптәше Рәшит, чыннан да, түгәрәк матур йөзле, бик уңган, булдыклы кеше иде, һич уйламаганда иртәрәк китеп барды, бакыйлыкка күчте.

Нәзирәнең күп кенә талантлары, сәләтләре әтисеннән күчкән. Нәзирәнең әтисе оста тальянчы Гарәфи абый бер гармун белән барып Казанны үзенә каратты, яулап алды. Тарихтан карасаң, Пугачев Казанны зур гаскәр белән яулап алган диләр. Ә менә бер гармун белән башкаланы яулап алучылар сирәк. Минем үземнең дә Гарәфи абыйның чыгышларын караганым бар. Ул гел үзәктә, уртада булды, үзен татар халкының чын талантлы улы итеп күрсәтте. Гаиләләре белән килеп тә алар үзләрен алкышларга күмделәр, тамашачы мәхәббәтен яулап алдылар. Казанның Киров исемендәге мәдәният сараена без аларның концертларын карарга йөрдек, авылдашлар белән горурлана идек.

Әйе, чыннан да, быел Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при отып, 200 мең сум акчага лаек булды. Мөнирә апа белән Гарәфи абый 8 бала: 4 кыз, 4 ул үстерделәр. Икесе мәрхүм инде. Гаилә башлыгы данлыклы тальянчы Гарәфи абый Төркиядә, Мәскәүдә, Казанда узган гармунчыларның фестиваль, конкурсларында чыгышлар ясады, лауреат булды. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә 15 ел булды инде. 

Гаязовлар гаилә Сабан туен да уздыра башлаганнар. Төп йортка барлыгы 74 тән 95 кә кадәр кеше җыела икән. Шуларның 21е — онык, 25е — оныкчык. Әлеге нәсел 405 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда җырлый-бии белмәгән бер генә кеше дә юк. Гаиләнең үз әләме, гербы бар. Очрашуны зур чатыр корып, үз әләмнәрен элеп, гербларын куеп үткәрәләр.

Барысы да үз эмблемалары төшкән баш киемнәрен кияләр. Ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр әзерлиләр.
8 баланың иң олысы, минем классташым Нәзирә дә, эне-сеңеләрен әти-әнисенә үстерешергә булышкан, күп көч куйган. Ул хәзер дә әнисенә, туганнарына бик игътибарлы, ярдәмчел.

Киләчәктә дә Нәзирәгә, аның туганнарына, нәселенә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, бәхет, озын гомер, иҗат уңышлары теләп калам. Авылыбыз Чапшарны күтәрүдә, дөньяга танытуда аларга һәрвакыт уңышлар елмайсын.

Зөлфәт Хәйруллин,

Казан каласы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев