Хезмәт

Нечкә күңелле көчле зат - районыбызның хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Бүгенге әңгәмәдәшебез җитез, өлгер җәмәгать эшлеклесе, уңган хуҗабикә. Иренә - хатын, балаларына - кайгыртучан әни, киленнәренә - кайнана, оныкларына - дәү әни... Ул - районыбызның хатын-кызлар оешмасын җитәкләүче Фирая ханым ХӘКИМҖАНОВА.

- Фирая Котдусовна, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе буларак, Сезгә нинди әниләр күбрәк мөрәҗәгать итә, аларның проблема-лары нәрсәдән гыйбарәт?
- Кызганыч, алкоголизм чире йоктырган, беркайда да эшләмәүче, ата-анасының пенсиясен ашап ятучы әхлаксыз бәндәләр бар. Мондыйлар гаиләдә, әниләренә тәмле сүз әйтеп яхшы мөгамәләдә булмыйлар. Чарасызлыктан, читенсенеп кенә әни кеше ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә. Алар белән очрашып сөйләшүләрдән соң, ана барыбер күпмедер вакытка кадәр булса да тынычлыкта кала. Әлбәттә инде, бу гаилә һәрчак безнең игътибарда була. Шөкер, соңгы вакытларда әниләр тарафыннан мондый хәтәр зарланулар ишетелми, ә менә ирләреннән зарланып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче хатыннар байтак, монысы аерым тема.
- Хатын-кыз бүгенге тормышта һәрнәрсәгә өлгерергә тырыша. Гаиләсен дә карый, эшендә дә сынатмый. Ул ирләрдән бер дә калышмый. Бу сыйфатлар артык күп түгелме, Сезнең фикерегез?
- Күп түгел дип саныйм, чөнки хатын-кыз ул нечкә күңелле булса да, бик көчле зат, уйласын гына, әллә ниләр майтара ала. Заманадан да артта калырга тиеш түгел, әмма ул иң беренче чиратта Ана. Аның бурычы - балалар тудырып, аларны олыгайган көннәрендә үзләренә кадер-хөрмәт күрсәтүчеләр булсыннар дип, игелекле итеп тәрбияләү. Ананың бәхет дәрәҗәсе дә бит баласының әхлаклы булуы белән бәһаләнә.
- Кайнана һәм килен мөнәсәбәте ир бала үстерүче һәр ананың «авырткан» темасы. Замана килене нинди ул бүген?
- «Килен булу берни түгел, кайнана булу авыр» дигән бер зирәк кайнана. Кайнана гадәттә олы тормыш юлы үткән, зирәк акыл белән тәҗрибә туплаган, балаларына фәкать яхшылык кына теләүче кеше ул. Элеккеге кебек, бүгенге һәм булачак кайнаналарны киленнең уңганлыгы-булганлыгы түгел, ә аның әхлакый ягы куркыта. Йорт эшләрен үзе генә эшләргә дә риза, тик улы белән килене генә тату торсын. Кайсыбер вакытта, әйбәт егет үстергән, акыллы, тирә-юньдә хөрмәтле саналган кайнана янына килен булып төшеп тә кадерен белмәгән киленгә «их, теге заманның усал кайнаналары кирәк булган моңа» дип әйтеп куясың. Ә заман белән бергә атлаган, дәүләт яки фермада эшләп кайтып, йорт эшенә дә өлгергән, абзары тулы мал-туарын караган, ире белән тату булып, кайнанасын санлап-кадерләп торучы, балалар үстереп чын гаилә тормышы белән яшәүче киленнәребезнең күп булуы белән горурлана алабыз.
- Газиз, тапкан-баккан әниләр турында еш сөйлибез, ә үги әниләребез күләгәдә кала. Эш тәҗрибәгездән берәр мисал китерегез әле.
- Моннан берничә еллар элек, кызының язылышу тантанасына, анасы үлеп ятим калган, биш-алты яшьлек улы белән әти кеше килгән иде. Кәләш белән кияүнең дуслары-туганнары да күп. Никахны рәсмиләштерү башланды, шундый киеренке минутлар. Шул чак теге малай бөтен залны яңгыратып «китмә, апа!» дип кычкырды. Килгән кунакларның барысының да күзе яшьләнде һәм игътибарларын балага юнәлтте. Моңарчы бу сабый бала әтисе янында апасы да булгач ятимлекне сизмәгәндер, ул әле шушы минутта гына үзенең ятим каласын аңлагандыр. Тәкъдирләрне читләп үтүләр юк, рәхимсез авыру яки фаҗига яратып кавышкан ирен, балаларын калдырып әни кешене якты дөньядан алып китә. Баланың: «әни пешерде, әни әйтте, әни белән... әни... әни... » дигән сүзләре
әти кешенең йөрәгенә мең ук булып кадаладыр. Инде әнисенең кочагына сыенып булмаячагын аңлаган баланың өметсезлеккә бирелеп мөлдерәгәнен күреп, әти кеше ничек түзәдер. Шушындый гөнаһсыз сабыйларны кочагына алып, аларга тудырган аналары бирергә өлгерми калган назны бирүче, ир дә, балалар да ятимлекне сизмәсеннәр өчен җаны-тәне белән тырышучы үги аналарга үзләре исән чагында ук энҗеләрдән һәйкәл куярлык.
- Бу оешманы ничә ел җитәклисез һәм Балтач хатын-кызлары бәхетлеме?
- Районда яшәүче халыкның 52 проценты тәшкил иткән хатын-кызлар белән эшчәнлегебезне 1995 елда башлап җибәрдек. Күренекле шәхесләр белән аралашып, аларның үтемле киңәшләрен тыңлап башладык эшебезне. Яшьләр арасында әдәп-әхлак, гаиләдә хатын-кызның абруе, ир белән хатын мөнәсәбәтенә кагылышлы четерекле мәсьәләләрне хәл итү һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләүне максат итеп куйдык. Бу әһәмиятле эшкә укытучыларны, табибларны, хокук саклау органнарын һәм мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп иттек. Гаилә тормышы проблемаларын уңай хәл итү буенча эш алып баруны даимиләштердек. Аналарның бөеклеген яшь буынга танытуны кирәк дип таптык. Бу уңайдан махсус программа булдырылды.
Районыбыз хатын-кызларын бәхетле дип саныйм. Алар бик тырышлар, нәрсәгә тотынсалар шуны булдыралар, алар зарланмыйлар, шөкер итәләр. Ләкин барыбер хатын-кызга нидер җитми кебек тоела. Бу ирләр, балалар тарафыннан игътибардыр, мөгаен. Бер-береңә карата игътибарны, күңел җылысын матди байлыкка алыштырып, кыска гына гомеребездә яшәү ямен югалтмасак иде.
Әңгәмәдәш Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: