Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Немец әсире башын сыйпаган…

Сугышка кадәр туган «балалар» белән сөйләшкәндә мин гадәттә әңгәмәнең башында ук: «Сугыш башлануын хәтерлисеңме?» дигән сорауны бирәм. Әмма һич кенә дә сәхнәдәгечә җавапны ишеткәнем булмады…

«Радиоданмы, телевизорданмы Фән Вәлиәхмәтов «Герман» көен гармунда уйнап җырласа, елый-елый тыңлыйм. Рәхәт булып китә», дип искә ала Фагыйлә апа сугыш башланган көнне.
- Безнең Югары Шәмәрдәннән бер юлы 40 кеше китте: әтием Гатаулла, аның энесе Фәйзрахман. Күп семьялардан әнә шулай 2шәр, 3әр кеше китте. Атлар белән район үзәге Кукмарага киттеләр. Әйе, нәкъ Фән сыман, тальянда уйнап».
…Экранга хәрефләр «тезүдән» бүленеп, Фән Вәлиәхмәтовны «эзләп табып», «Герман» җырын «ачам»: «Безнең авыл капкалары, ачык торсын, япмагыз. Безнең газиз балаларны ятим, диеп какмагыз» …Мин дә диваныма ятып, елый-елый тыңлыйм. Фагыйләнең ятимлек сукмагы 6 яшендә әтиләрен озаткан авыл капкасыннан башлана. Сугышның читен булса да, күрү, хәтта «тере» нимес белән күзгә-күз очрашырга да туры килә әле сабый кызга.
Фермада эшләүче әнисе Шәмсеҗамал апа белән бер көнне күрше Шәмәрдән станциясенә баралар.Тимер юл составына төялгән танклар үтә. «Әни сугыш шушында мәллә ул?», дип сорый кыз. Соравына җавап алырга өлгерми, яннарына бер поезд килеп туктый. Вагон эчендә солдатлар.Сулы чиләк тотып килгән хәрби киемле кеше эчтәгеләргә су бирә. «Әтием дә шундадыр, күрсәтегез», дип елый башлаганмын. Солдат, ул часавой булган икән, мине күтәреп, вагон эчен күрсәтә. Эчтәге солдат минем чәчне сыпыра башлаган иде, мине күтәргән абый не трогать дип, кычкырып җибәрде. Баксаң, плинни нимесләр булган икән эчтә, ди Фагыйлә апа.
- 1943 көзендә Кызыл юл районының Сибатов Василий исемле кешедән хат килде: «Бик көчле бомбежка булды. Якташым Гатаулланы якын туганыбыз кебек җирләдек», дип язган иде, ә «кара пичәтле» дигәнен берәр айдан соң гына бирделәр. Бер юлы 12 кешегә! Әти белән китүчеләрнең берсе дә кайтмады…» (Үз яклары кешесе булмагач, сугыштан соң кызыксынмыйлар. Язманы әзерләгәндә ачыкладым. В.Сибатов Арча районының Апаз авылыннан булган, күптән вафат булган.
Фагыйлә башлангыч сыйныфларны тәмамлау белән башта әнисе янында сыерлар савыша, соңыннан үзе дуңгызлар, атлар карый. Аннары Шәмәрдәндә озак еллар тегүче булып эшли, алдынгы эшче булып таныла. Гомер уза, уңышсыз никахтан соң карт әнисен дә карыйсы булганга, кабат тормышка чыкмый. Узган гасырның 70 еллар ахырында авылыбызның хөрмәтле кешесе сугыштагы батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены һәм берничә сугышчан медальләр белән бүләкләнгән Харис абый Галиев ялгыз калгач, туганнары Шәмәрдән ягыннан шушы Фагыйлә апаны димлиләр.
Ә Фагыйлә апа сынатмады, Харис абый белән бергә авылларыбызны баллонлы газ белән тәэмин иттеләр.Салавычлыларга хас һөнәр - кыярын да үстереп саттылар, мал-туарын да асрадылар. Харис абыйның кызы, 2 улы да гаиләләре белән, даими кайтып, әтиләренең хәлен белеп, ярдәм итеп тордылар. Харис ага исә, кадер тәрбиядә яшәп, 2006 елның җәендә бакыйлыкка күчте.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/2010239/post218402848/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250