Ни арада үткән гомер?!
Апрель аенда Смәел урта мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Быел яңа мәктәп салынганга нәкъ 30 ел! Ә урта мәктәпкә - 75!
Тарихи мәгълүматларга караганда, Смәел урта мәктәбенең тарихы еракларга барып тоташа. Башлангыч мәктәптән иң элек җидееллык мәктәпкә әверелә, аннан урта мәктәп ачыла. Ә инде 1982 елдан 464 укучыга исәпләнгән өч катлы мәһабәт бинага күчә. 2003нче елда балалар бакчасы да мәктәп бинасына күчерелә. 2007нче елда мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Һәм инде соңгы 2 елда Ор һәм Шеңшеңәр авылының 10-11нче сыйныф укучылары Смәел урта мәктәбенә килеп укый башладылар.
Чарага 30 ел элек Смәел урта мәктәбенә укырга кергән, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташлар җыелган иде. Мәктәбебез тарихында үз көчләрен куйган директорларыбыз Альберт Кәримов, Фаил Зәкиев, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Ләлә Һадиева, Васил Шакиров үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, киләчәктә мәктәп коллективына зур уңышлар теләде.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне аның күренекле кешеләренә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе зур тарихлы Смәел урта мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Менә кемнәр алар: бертуган Роверт (мәрхүм), Радик, Альверт Михайловлар, Илдар Нәсыйхов, Рөстәм Гарипов, Равил Хәйретдинов һәм башкалар. Соңгы елларда матур күренешләребезнең берсе - авылыбызда туып-үскән, шушы мәктәпне тәмамлаган Фәнис Шакиров мәктәпкә зур спонсорлык ярдәме күрсәтә. 2003нче елда иркен, яктыртылган хоккей мәйданчыгы төзүдә зур хезмәт куйды, кирәк булган бөтен инвентарь белән тәэмин итте.
«Үтми торчы гомер» дип исемләнгән юбилей кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Чарадан һәркем канәгать калды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 14:46Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.8001
-
2 март 2021 - 13:211 марттан камераларны күрсәтә торган яңа юл билгесе барлыкка килде Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.6200
-
2 март 2021 - 12:11Александр Шадриков туры эфирда татарстанлылар белән аралашачак Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә татарстанлыларның сорауларына онлайн җавап бирәчәк4300
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар30800
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.27300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".143702
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.112101
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.40400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика