Хезмәт

Әни кызы

Язмамның башына шулай дип куйдым да, уйлана калдым. Укыган һәркем, әй, кызларның барысы да әни кызы инде аның димәсме? Шул сәбәпле язмамны читкә алып куярга ашыкмаслармы? Юкса, кызларның да нәкъ менә "әни кызы" булганнары, язмам герое кебек, кияүгә дә әнисе белән бергә генә чыгучылары бик сирәк.

...Күрше авылларда яшәүче берсеннән-берсе чибәр ике кызны, сөйгән ярларыннан урлап, бер-бер артлы үзенеке иткән, аларның беренчесен авырлы килеш, икенчесен өч баласы (өченчесе шулай ук карында) белән ташлап, тагын башка берәү белән гаилә корган әти кеше, әнә шулай, җавапсыз бер адымы белән, берьюлы күпме кешенең язмышын челпәрәмә китерә.
Сөйгән ярлары шул хәлдә дә аларны кабул итәргә, гаилә корырга риза булса да, Сәйдәбану да, Мөфлиха да, балаларын үги итмәс өчен, бәхетләреннән баш тарта. Киләчәктә бу балалар исә аларга бу адымнары өчен меңләтә игелек белән түләячәк, бәхетле картлык бүләк итәчәк... Әлеге ике гаиләдә исән-сау үскән ике кыз бала гомерлек дус, туган булып калачак, алар әле... җавапсыз әтиләрен дә гафу итәчәк... Тик бу көнгә кадәр әле ятимлек дигән бик авыр балачакны үтәсе, күп авырлыклар кичәсе бар шул.
Әнисе белән әтисе аерылышканда биш яшьлек булган Мәгъмүрә энекәше үлгәнне аермачык хәтерләми. Аның каравы, алтынчы яше киткән сеңлесе Тәһүрәнең үлеме кызның күз алдында була. Уенга алданып, ул сеңлесенең язгы ташкында агып киткәнен сизми кала. Ачыргаланып кычкырса да, соң була шул, соң... Инде ул көннән соң илле елдан артык вакыт үтсә дә, һаман да язгы ташуны тыныч кына карый алмый Мәгъмүрә - ярдәм сорап сеңлесе кычкырадыр кебек тоела, үкенү, сагыш җанын кимерә...
Әни кеше дә кызының фаҗигасен көч-чак күтәрә - бер атна аңсыз ятып, мәңгелеккә йөрәк авырулы булып кала. Бу дөньяда икәүдән-икәү генә калган ике йөрәк, мөгаен, әнә шул вакыттан - ун яшьлек Мәгъмүрәнең әнием, үлмә, мине ялгызым калдырма дип күз яшьләре белән көн-төн ялваруларыннан соң бер булып яши, бер булып тибә башлагандыр. Чөнки сабый инде бу көннәрдә олыгая, ул инде әнисенең бердәнбер кайгыртучысына әйләнә. Һәм шуннан соң ул гомере буе шулай яшәячәк.
Бик иртә кул арасына кергәнгәме, соңрак үзе язганча, тамырларында әтисенең кызу каны уйнагангамы, ул бик чая, тере кыз булып үсә. Фермада сыерлар сауган кыз, сәхнәгә менсә, артистка әйләнә. Эшкә батыр, төскә-биткә чибәр кызга күз атучылар күп була. Күрше авылда гына яратып йөргән егете дә бар... Тик ... кызда да әнисе язмышы - сөйгәне белән кавышырга насыйп булмый үзенә. Районның икенче бер почмагыннан бу авылга төзелешкә килгән егет бер күрүдә гашыйк була һәм кызны үзенеке итү өчен бөтен тырышлыгын эшкә "җигә"... Яшьли ятим калган Зәки кыз йөрәгенә юлның әнисендә икәнен бик тиз аңлый. Һәм ялгышмый. Аның: "Әниеңне бергә карарбыз", - дигән сүзе һәм әни кешенең: "Гомерем буе берегезне улым, берегезне кызым итеп яшәрмен, шушы егеткә чык, кызым, башкага чыксаң, риза-бәхиллегем юк", - дигән сүзе Мәгъмүрәгә сайланырга урын калдырмый.
Бәхетенә, бу адымы ялгыш булмый кызның. Зәкие, чын мәгънәсендә олы йөрәкле, әни җанлы булып чыга. Вәгъдәсен дә онытмый егет, кая гына барсалар да, кайда гына яшәсәләр дә, әби кешене үзләреннән калдырмыйлар. Хөрмәтләп яшиләр. Тормышларын ямьләп, ике кызлары, уллары туа. Ил-җир гизеп, гаилә Балтачка кайтып төпләнә. Менә дигән йорт-җир өлгертәләр, балаларның өчесе тиң гаилә кора, оныклар туа.
Барысы да көйләнде, инде үзебез өчен яши башлыйбыз дигәндә генә, гаилә өстенә, әйтерсең, зилзилә булып, яңа сынаулар өелә. Бишәр ай аерма белән Мәгъмүрә апа бер-бер артлы иң газиз кешеләрен - әнисен, ирен, 26 яшьлек улын югалта. Бу хәсрәтләрне күтәрер көчне ул бик озак, еллар аша, анда да кызларының-кияүләренең ныклы иңе ярдәмендә генә таба. Хәер, аларны югалту ачысы бүген дә йөрәгендә, башкаларга сиздермәскә, күрсәтмәскә тырышса да, күзләрендәге мәңгелек моң хәтта көлгәндә дә югалмый шул... Яшь аралаш көләргә сәләтле кешеләр дә, мөгаен, бу моңны яшерергә сәләтле түгелдер...
Әлеге моңы иҗат булып "түгелә" Мәгъмүрә апаның. Илле яшькә җиткәндә уйнап кына шигырь яза башлаган ханым, соңгы елларда китаплар бастырды. Хис тулы үзенчәлекле шигырьләрен райондашларыбыз бик ярата, төрле очрашуларда тын да алмый тыңлый.
...Мәгъмүрә апаны якыннан белүчеләр, шаяртып, "Спасение - 911 ул безнең" дип йөртә. Юкка түгел. Таш астыннан юл ярырга сәләтле героебыз бик ярдәмчел, мәрхәмәтле дә. Башкаларга ярдәм кирәктә үз дөньясын онытырга сәләтле бик-бик сирәкләрнең берсе ул. Кемнедер хастаханәдән-хастаханәгә йөртә, кемнедер операциядән соң атналар алып саклый, кемгәдер пенсия, кемгәдер тиешле группасын юллап алып бирә... Улының фаҗигале үлеменнән соң берничә елдан киленен, никахлар укытып, зурлап кияүгә дә бирә әле ул...
Әнә шулай, йөрәгендәге утны, җылылыкны башкалар белән бүлешергә, моң-сагышны шигъри телгә күчерергә, мең кат егылып та, торып басарга көч тапкан ханым буларак сокландыра Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллина. Шулай булмыйни: әни кызы бит ул! Сабый чагыннан әнисенең соңгы сулышынача ана йөрәгенең генә түгел, бала йөрәгенең дә анада була алуын исбатлап яшәве, бүген инде балалары, оныкларын яклап калкан булып басарга сәләтле булуы да ана-бала төшенчәләренә үзгә, аерым бер җаваплылык белән каравы турында сөйли. Ана хакын хакларга күнеккәннәр башкача яши дә алмый...
Фото: http://nasati.ru/stixi-very-pavlovoj.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: