Хезмәт

Нәҗибә Сафина: Ирләрдә юкмы әллә?

Телефон чылтырый. "Башкортстан. Дүртөйле районы, Йосып авылы", - ди чылтыратучы ир-ат тавышы һәм сәлам дә биреп тормый, кызып-кызып сөйләргә дә тотына:

- Кара әле, "Татарстан яшьләре"ндә чыккан "Песи кайгысымыни монда?"дигән язмаңны укыдым да, бик нык ачуым чыкты әле. Әллә хатын-кызда гына дисеңме ул зарны? Үзең әледән-әле "Ил язмышы ирләр иңендә" дип, кабатлап торасың, әллә ир-атның да җаны ярылырдай хәлгә җиткәнен тоймыйсыңмы?

- Ник алай дисең?- дип сорыйм, инде тавышыннан Казанда яшәүче якташым Радик әфәндене танып алып.
Чыннан да, җаны ярылыр хәлгә җиткән икән, тезә генә бу:

- Әллә галимнәр милли университет ачылуын теләмиләрме? Әллә милли мәгариф системасын Мәскәүгә бүләк итеп, татар баласын туган теленнән мәхрүм итәргә теләгән иделәрме алар? Әллә Казан, республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытабыз дип, соң чиккәчә җаннарын сыккан укытучыларның Дәүләт Советына мөрәҗәгатьәре әллә кайчан, әллә ничә кат өлгереп коелмаган дисеңме?

Ә балалар бакчалары? Алар күптән инде туган телне бетерү урынына әверелдерелгәннәр.

Күп акча алучылар Мәскәү акчасын алабыз дип уйлыйлар ахры.Татарстан акчасын Мәскәү аша әйләндереп кенә китереп алдаганнарын да аңламаган бәндәләр милләт кадәр милләт киләчәген хәл итә аламыни?

Юк инде, чи ит кабынып кына китми, яна торгач, күпләребез пешеп үк чыкты шикелле. Эндәшми бит милләттәшләр, эндәшми...

Татар матбугаты исәпкә - бар, санга - юк. Ипләп-сипләп, итләп-читләп кенә язганны да чыгара алмыйлар.
- Ай-һай, - дип сүзгә катнашмакчы булам.
Кая ул! Сыер дуласа аттан яман була диләр хатын-кыз турында. Ә ат дуласа, менә ничек була икән:сүз әйтергә дә ирек бирми.

- Әле күптән түгел Г.Камал театры артистлары белән татар спектакльләрен русча репетиция ярдәмендә әзерләүләрен ишетеп, бик сәер халәткә кергән идем: татарны нинди кубызга теләсәң, шундый кубызга биетеп, башын җирдән дә түбән идертеп була микәнни?

Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз инде. Ике теллелек дигәннәре дә Конституциягә язылган, кирәкмәгән җиргә ягылган инде. Бер генә оешмада да эш ике телдә алып барылмый бит. Әле мәчетләрдә дин сабаклары да рус телендә алып барыла. Тукайның төшенә керсә, кабереннән кире кайтыр иде, билләһи...

Ә саф татар авылларында татар мәктәпләренең юклыгын, балаларның мәктәпкә барган-кайтканда да русча сөйләшүләрен ишетсәләр. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхертдиннәр, Муса Җәлил, Һади Такташлар, Хәсән Туфаннар нинди халәткә керер иде дә, нинди гамәлләр кылыр иде икән?

Татар язучылары телевидение экраныннан, татар китапларын алмыйлар дип, зар елыйлар. Ник алынмаганын аңларлыгыгыз да юкмыни соң сезнең?

Бар ул ирләрдә дә бар зар һәм зар гына да түгел...
-Аңладым, - дим.
-Аңласаң шул, "Татарстан яшьләре"н укучыларга минем йөрәк януларымны да җиткерә алмассыңмы? Валлаһи дип әйтәм, бихисап ир-атлар минем фикерләремә кушылачаклар.

Ярый, җиткереп карыйм әле. Ни диярләр, чынлап та ил язмышы - ирләр иңендәме икән?

Нәҗибә САФИНА,
Татарстан яшьләре.
Фото: http://www.elbrusoid.org/m/forum/messages/forum5/topic24301/message2021932/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: