Хезмәт

Ничек анда, хәрби хезмәт?

Бүгенге көндә Балтач районыннан Ватан каршында изге бурычын үтәүче солдатлар саны 200гә якын. Язгы чакырылу вакытында 60 райондашыбыз армия сафларына алыначак.

Хәзер армиядә хезмәт итү 1 ел гына булса да, өйдәгеләр, бигрәк тә әниләре балалары өчен ут йотып яшиләр, улларыныӊ кайтыр вакытларын сәгатьләп саныйлар.
Безнеӊ районыбыздан киткән солдатлар үз бурычларын ничек үтиләр, аларныӊ хезмәт итү, тору, ашау шартлары ничек, киләчәктә, бәлки сөйләшеп, хезмәт итү вакытында иӊне-иӊгә куярлык якташларны бер частька җыярга мөмкин булыр - менә шундый фикерләр белән без, район Советы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, хәрби комиссариатныӊ район бүлеге җитәкчесе Васыйл Вәлиев һәм мин, Вакыйф Зәкиев, машинага утырып, безнеӊ якташларыбыз хезмәт иткән Киров өлкәсе якларында урнашкан хәрби частька иртән юл тоттык.
Чепья якларыннан чыгып Мари Республикасыныӊ Мари-Турек, Бәрәӊге районнары җирләре аша үткән урыннар таныш. Әмма бара-бара, әле күп җирдә кар да бетмәгән урыннарны узганда, төньякта таба барган сизелеп тора иде. Әмма гәҗәпләндергәне кар түгел, өй-мунчаларыннан тырпаеп торган пич морҗалары гына калган, юкка чыккан яисә юкка чыгып бара торган, таралган авылларныӊ күп булуы күӊелдә авыр халәт тудыра иде. Бу якларны үзебезнеӊ Балтач авыллары белән чагыштырып, юлларныӊ да хәйран өлешенеӊ көчкә йөрерлек булуын искәртеп бардык.
Юлны кыскарту максатыннан, Киров өлкәсе, Оричинский районныӊ Мирный бистәсендә урнашкан хәрби частька Мари Иле аша барырга карар кылган идек. Киров өлкәсе җирләренә кергәч тә, безне ташландык авыллар, начар өйләр, коймалар озатып калды. Берән-сәрән яхшырак өйләрне күргәч, болар безнекеләрдер инде, дип сөйләшеп бардык. Ниһаять, 4 сәгатьтән соӊ, тимер юлны чыгып Мирный бистәсенә кердек.
Бетоннан салынган юллар, һәм беренчеләрдән булып очраган машина - радиация үлчи торган станция урнаштырылган УАЗ буханка машинасы булды. Гаҗәпләнмәдек, чөнки без бара торган хәрби часть, нәкъ менә бөтен дөньяны куркуга салган химик коралларны саклау һәм юк итү белән шөгельләнгәне безгә билгеле иде. КППда кем һәм кайдан килүебезне әйтеп, безне каршы алырга тиешле хәрбине көткәндә, тирә-якны күзәтәбез.
Чәнечкеле койма эчендәге тәртип ерактан күренә, бала утырткан коляскалар тартып, яшь әниләр, нидер сөйләшеп, кибеткә баралар. Эчке һәм тышкы якка үтүче машиналарныӊ йөртүчесе төшеп, двигатель һәм багажникларны сакчыга күрсәтә, шул арада икенчесе, махсус прибор белән машина төбен тикшереп чыга. Менә, ниһаять безне алырга часть командиры урынбасары килеп җитте. Аныӊ белән эчкә узганнан соӊ, беренче танышу башланды.
Полк командиры, подполковник Александр Ханин белән уртак тел тиз табылды, ул офицер гаиләсендә туып үскән, элеккеге Советлар Союзыныӊ төрле почмакларында, Германиянеӊ бер өлеше Демократик Республика булганда, анда да торырга туры килгән. Нинди максат белән килгәнебезне, Татарстаннан икәнебезне җиткергәч, аныӊ күӊелләре сизелерлек күтәрелеп китте.
Федераль үзәккә буйсынган бу часть химик коралларны юк итү һәм саклау юнәлешендә эшләгәне дәүләт сере түгел, заводныӊ үзендә хәрбиләр эшләми, солдатлар һәм офицерлар бары саклауны гына тәэмин итүләрен әйтте. «Татарстаннан егетләр бездә 50дән артык, алар белән хезмәтне алып барырга була. Сезнеӊ районнан 2 егет бар (Балтач бистәсеннән Вафин Таһир инде хезмәтен тәмамлап кайтты - ред.), аларга да тел-теш тиереп булмый, контракт белән бездә калсалар да, яхшы булыр иде», ди Александр Ханин.
Хәрби часть территориясендә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, бар җир буялган, агартылган. Шушындый ук тәртип солдатлар тора торган казармада, хәттә юына торган бүлмәләрдә гөлләр үсеп утыра. Без казармага кергәндә, Татарстаннан хезмәт итә торган егетләр инде җыелып, гәпләшеп утыралар иде. Монда республиканыӊ Биектау, Балык Бистәсе, Мөслим районнарыннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгәннәр.
Җыелышка килгән солдатларга килә алмаганнарына да өлеш чыгарырга кушып алып килгән күчтәнәчләрне тараттык. Алар хезмәт итүнеӊ читенлеген тоймыйбыз, тату яшибез, диделәр. Тору һәм ял урыннарын, спорт залларын күргәч, дөрестән дә шулай икәне исбатлана. Частьныӊ ашханәсендә бу фикеребез тагын да ныгыды: «швед өстәле» принципы белән ашаталар, сайлап алу өчен 6 төрле салат, 3әр төрле беренче һәм икенче ашлар. Чәй янына бирелә торган клюква җиләгеннән морсны да үзләре булдырганнар, көздән жыеп, елллык запас туплап куялар икән. Грипп ише авырулар булмасын өчен нәкъ өйдәге сыман, кыш көннәрендә өстәлләргә суган һәм сарымсак әрчеп куябыз, ди подполковник. Солдат казаныннан бүленгән ашау, ерак юл үтеп килгәнгә, бик тәмле тоелды.

Тамак ялгап алгач, полк командиры бүлмәсенә, Балтач районы һәм шушы хәрби часть арасында килешү төзергә юнәлдек. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, часть командиры, подполковник Александр Ханин үзләренеӊ имзаларын куеп, килешүне расладылар. Димәк, килү бушка булмады, киләчәктә районнан бара торган егетләрне бергә туплап, турыдан-туры шушында җибәрергә мөмкин булачак. Якын, очрашасыӊ килсә , 5 сәгатьтә барып җитәсеӊ, хәрби частьтагы тәртип, солдатларга булган мөнәсәбәтнеӊ бер дигән, димәк ике арада даими аралашу мөмкинлегенә үзебезнеӊ егетләр өчен уӊай булачак.
Часть командирыннан контракт буенча хезмәт итү турында да сораштык. «Егетләр сержант буларак бездә калсалар, ай саен 42 меӊ сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Яшәү өчен часть территориясендәге йортлардан, аерым бүлмәләр бирелә. Тормыш корган булсалар, түләүсез аерым фатир белән тәэмин итәбез», ди подполковник. Контракт хезмәтендә калучылар Татарстаннан күбрәк булса, ара якынлыгы белән безнеӊ өчен дә, контракт төзегәннәр өчен дә яхшы булыр иде, шуны газетагыз аша халыкка җиткерсәгез иде, диде.

Киләсе елларда килгәндә, бу частьта безнеӊ Балтачтан хезмәт итүчеләр күбрәк булыр, ике арада хезмәттәшлек тагын да ныгыр, дигән теләкләр белән кайтыр юлга кузгалдык.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: