Хезмәт

Әнием бул (хикәя)

Ярыйсы гына затлы машина алдында чәчәкләр, тигез итеп киселгән куаклар үсеп утырган зур гына бинаның ишек каршына килеп туктады.

Машинадан урта яшьләрдәге ир-егет кабаланып чыкты да, арткы утыргычта утырган, җәй булуына карамастан җиңелчә шәл бөркәнгән, аркалары бөкрәйгән, олы яшьтәге карчыкка чыгарга ярдәм итте. Әбекәй хәлсез, тыңлашмаган аякларын чак кыймылдатып, әкрен генә машинадан чыкты да, башын күтәреп, каршында торган бинага күз салды. Аның ни уйлаганын белергә тырышкандай карчыктан карашын алмаган ир, өтәләнеп, янында бөтерелде:

− Менә шунда инде... Матур урын бит, әнкәй, әйме?..
Әнисе дәшмәде. Сүлпән карашында улы ясалма сокланган матурлыкка хозурлану күренмәде, киресенчә, җыерчыклы йөзен сизелер-сизелмәс күләгә сыйпап үтте.

Улы ярдәме белән өч-дүрт баскычны чак-чак, туктый-туктый атлап менеп барганда ишек ачылды һәм аннан ак халат кигән, ачык йөзле хатын елмаеп килеп чыкты:
− Хәерле көн. Мин шәфкать туташы булам. Ничек килеп җиттегез? Рәхим итегез.

Ир-егет нидер җавап бирде. Аякларын чак өстерәгән карчыкны ике яктан култыклап, бина эченә керделәр. Якты, чиста, озынча коридорны узып, бер бүлмәнең ишеген ачтылар. Каршы алган мөлаем йөзле хатын әбигә урынын күрсәтте:
− Менә урыныгыз, Рәйфә апа. Әйберләрегезне шунда куярсыз. Урнашыгыз.
Чыгып китәргә теләгәндәй, ишек янында басып торган Рәйфә әбекәй бүлмә эченә күз йөгертеп чыкты да, карашын караватта утырган олы яшьтәге карчыкта туктатты.

− Ә бу безнең Газимә апабыз, − тизрәк таныштырырга ашыкты ак халатлы хатын. - Бик яхшы апа. Икегезгә бик тыныч булыр. Урнашыгыз.
Шәфкать туташы карчыкның әйберләрен күтәреп торган иргә эндәште:
− Рәвил Нариманович, ә сез китәргә ашыкмагыз әле, ярыймы? Кәгазьләргә имза куясыгыз бар.

Карчыкның улы Рәвил чыннан да, дулкынлануыннанмы, йөзенә чыккан уңайсызлануыннанмы, башка сәбәплеме, каядыр ашыккандай кабалана иде. Бераз дерелдәгән куллары хәтта әйберләрне төшереп-төшереп тә җибәргәләде. Маңгаена тир бөрчекләре төртеп чыккан ир карчыкның әйберләрен тиз-тиз генә ташып бетте дә, саубуллашып кайтырга ашыкты:
− Әнкәй, менә бит, барысы да яхшы... Ә син борчылган идең... Мине килешү төзергә чакыралар. Сау булып тор. Бер атнадан килербез, ярыймы?

Рәвил карават читендә бөкрәеп утырган әнисе янына килеп иңнәреннән кочты да, чыгып китте. Рәйфә карчык, монда вакытлы гына кергәндәй, шәлен дә чишмичә, өске киемнәрен дә салмыйча, чыгып китәргә әзер булып, ишектән күзен алмыйча утыра бирде. Менә ишек ачылыр да, улы килеп керер кебек. "Әни, мин сине монда калдырмыйм. Әйдә, кайтабыз", − дияр кебек... Ишек ачылды. Тик аннан кергән хатын карчыкларны төшке ашка чакырды.

Монда, караучысыз, тәрбиячесез калган картлар йортына ялгыш кына килеп эләккәндәй тойды үзен Рәйфә карчык. Аның белүенчә, картлар йортына беркеме булмаган, үзен карый алмаган ятим карт-корыны урнаштыралар. Әнә сөйләшә торгач, аныкланды, бүлмәдәше Газимә карчыкның да беркеме дә юк. Гомере буена тормышка чыкмаган, бала тапмаган. Картаеп, көч-хәле киткәч, үзе монда урын сораган. Ә Рәйфә карчыкның хәле икенче бит... Ни дисәң дә, аның улы, оныклары бар, якын-ерак туганнары бар. Әйе, аның монда килеп эләгүе, әлбәттә, ялгышлык кына. Әнә бит улы әйтеп тора, бер атнадан киләм, әнкәй, ошамаса, алып китәм, ди.

Урам якка чыккан тәрәзә яныннан китми диярлек, ишек ачылган саен сискәнә-сискәнә, Рәйфә әби картлар йортында көч-хәл белән бер атнаны үткәрде. Ашау-эчү әзер булса да, дүрт стена арасында эшсез утыруы бигрәк кыен икән шул. Гомер буена эшләп өйрәнгән кулларны кая куярга да белеп булмый. Ярый әле, өйдән алып килгән дисбесе бар. Кулдан төшермәгәч, дисбенең төймәләре инде ялтырап торалар, шомарып беттеләр. Әллә ни күп догалык белмәсә дә, белгәнен эчтән генә укый да укый Рәйфә әбекәй. Дөньяга, илгә иминлек тели. Улына, оныкларына, туганнарына бәхет тели. Сау-сәламәт кенә булсын бердәнбер балакае. Тик менә бер атна да үтте, ике атна да. Улы күренмәде. Карчык аңа үпкәләмәскә, үзенчә акларга тырышты. Вакыты юктыр Рәвиленең, эштән бушамыйдыр. Иң дөнья куар чаклары бит. Хатыны Гүзәл белән ике бала үстерәләр. Алла ярдәм генә бирсен.

Бер уйлап караганда картлар йортындагы тормыш артык авыр да түгел кебек. Әнә Газимә кебек, ашау байдан, үлем ходайдан, дип тыныч кына яшәп ятучылар да юк түгел. Урын-җир чиста, йомшак, бүлмә җылы, якты, кием таза. Ашатулары да зарланырлык түгел. Бераз чирләп китсәң, яныңа табиб хәзер килеп җитә. Шәфкать туташлары миһербанлы, ярдәмчел. Мондый тәрбия өчен тотып калган пенсия акчаң һич тә жәл түгел. Улының сүзләре белән әйткәндә, барысы да яхшы кебек... Шулай да Рәйфә әби картлар йортына тиз генә ияләшеп китә алмады. Озын гомере буена бәләкәй булса да үз йортында яшәп, үз бакчасында кайнап өйрәнгән карчыкка дүрт дивар арасы гына тар тоелды. Шушы биек стеналарны бәреп егып, кошчыктай очып чыгып китәр иде дә бит гомере үткән Имәнлесенә, кая соң көч-куәте! Аннары, карт көнендә бердәнбер газиз улына кирәкмәве, артык булуы карчыкның йөрәген телгәләде. Инде ул монда вакытлыча, ялгышып кына эләкмәгәнлеген ачык аңлый иде. Картлар йортына килгәнгә дә айга якын вакыт үтте. Тәрәзә каршындагы куакларга алтын йөгерде. Карчыкның кәефен сизгәндәй, болытлар елап-елап алды. Ә улы күренмәде...

Кулындагы дисбе төймәләрен барлаган кебек, Рәйфә карчык үткән елларын, башыннан кичкәннәрен барлады... Имәнледә туды, Имәнледә үсте. Сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә татыды. Хатын-кызлар сугыштан кайтмаган ирләрне алыштырдылар. Сөлектәй ирләр илен яклап ятып калды. Рәйфәнең дә атасы хәбәрсез югалды. Колхоз эшеннән башка Рәйфә чирдән арына алмаган әнисен карады, кечкенә сеңлесе Җәмиләне үстерде. Ашарга икмәк юк. Кияргә кием юк. Истәлекләргә бирелгән карчык ачы елмаеп куйды. Кыш көне юкә чәчкә атканын сугыш елларын үткән кешеләр генә белә шул... Аягына кигән юкә чабата тишелеп, очыннан оегы төртелеп чыкканда, әнә, юкәң чәчкә аткан, дип көлешәләр иде... Шул "юкә чәчәген" кеше күрмәс өчен, оялып, чабата башын кар эченәрәк тыгып атлыйсың... Инде ялгыз калам, дигәндә Рәйфә бер кулсыз Нариманга тормышка чыкты. Уллары Рәвил туды. Бер кулсыз булса да, кайбер ике куллыны алыштырырлык иде Нариманы. Гомере генә кыска булды. Сугыш яраларыннан арына алмыйча, унике ел бергә гомер иткәч, Нариманы вафат булды. Әнисе дә үлгәч, Рәйфә сеңлесе Җәмиләне янына алды. Үсә төшкәч, тыйнак кына булса да туй ясап, сеңлесен тормышка бирде. Җәмилә апасының изгелеген онытмады. Кызы Мәдинә, ире Фоат белән килеп печәнен, утынын әзерләште. Ике авыл арасындагы сукмакка апа белән сеңел тузан төшермәделәр.

Рәйфә гомерен улына багышлады. Үзе ашамаса ашамады, аңа каптырды. Сәләмә киенсә киенде, улын киендерергә тырышты. Унбер яшьтә әтисез калган улы алдында ниндидер гаеп тойды Рәйфә. Кулыннан килгәнчә барысын да бирергә тырышты бердәнбер улына. Иркәләвен иркәләп кенә утырмаса да, ул сораганны булдырырга тырышты. Барысын да бирде улына Рәйфә. Тик әнисенә карата миһербанлык, мәрхәмәтлек орлыкларын салырга онытты, ахры. Шулай булмаса, менә бүген картлар йортында, тәрәзәдән күзен алмыйча, дисбе тарта-тарта утырмас иде... Рәйфә карчык тагын үзен гаепле санады. "Үзем үстердем бит шундый малай... Кем гаепле хәзер..."

Әнисе чирләп киткәч, Рәвил аны үз йортына шәһәргә алып та кайткан иде. Тик килене Гүзәлнең ризасызлыгын башта ук сизгән карчык анда ике атна гына түзде. Карт көнеңдә караңгы чырай күреп, ямьсез, мыскыллы тел ишетеп кемнең яшисе килә үз улыңда? Килене берсеннән-берсе усал ике малае аша ниндидер аласы үчен ала башлагач, карчыкның түземлеге төкәнде: "Улым, мине кая теләсәң, шунда илтеп куй. Түзәрлегем калмады бу мәрхәмәтсез балаларга...". Улы, теләсә-теләмәсә дә, әнисен картлар йортына китерде.
Рәйфә карчык улын гаепләми дә, аңа карата рәнҗү хисе дә тоймый. Киресенчә, кызгана ул улын. Әнә нинди усал хатынга түзеп, басылып яши, бахыркай. Балалары да тәртипне белми. Бу тормышмени? Бик бәхетсез шул балакае... Җиде-сигез яшьлек балалар да бит ояда ни күрсәләр, шундый булып үсәләр. Бик мәгънәле, бик фәһемле әйтем юкка тумагандыр - минем оныкларым минем өчен үч алырлар әле... Юк, Рәйфә карчык оныкларының тәуфыйксыз, имансыз булып үсүләрен һич кенә дә теләми. Киресенчә, иртә-кичен алар өчен изге догасын кыла. Тик аның изге теләкләреннән башка, ата-ананың дөрес тәрбиясе дә булырга тиеш шул. Икенче яктан, үзе дә улына дөрес тәрбия бирмәгән булып чыга шул. Алай булса, җитмеш алты яшендә картлар йортында күз яшьләрен агызып утырмас иде. Карт көнендә терәге булырлык итеп үстерә алмады шул улын...

Язмышы ничек кенә сынаса да, Рәйфә карчык сабырлыгын югалтмаска тырышты. Шушы озын гомерендә ул төрлесен татыды, күпме югалтулар кичерде. Ике ел элек сеңлесе Җәмилә дә, аннан алдарак кияве Фоат та бакый йортларына кайтып киттеләр. Картайган көнеңдә бер сыеныр кешең булмаганда бик җиңел түгел шул. "Ходаем, түземлек бир күңелемә... Сабырлыктан гына яздырма..."

Әкрен булса да, картлар йортында вакыт үтә торды. Әнә инде тәрәзә рамына уйнаклый-уйнаклый беренче кар бөртекләре да төшкәли. Вакыт тәгәрмәче үзе генә белгән якка тәгәри дә тәгәри. Кайчан, кайда төшереп калдырыр, беребез дә белмибез... Ишектән күзен алмыйча улын көтеп алҗыган Рәйфә карчык та инде үлемен көтүдән башка берни дә өмет итми. Беркемгә дә кирәкми ул бу дөньяда Газраилдан башка...

...Бармакларын дисбе буенча шудырган Рәйфә әбекәй ялгыш ишетәмме дигәндәй колагын каплаган яулыгын шудырып куйды. Аның бик төшенеп җитмәгәнен күреп, шәфкать туташы тагын кабатлады:
− Рәйфә апа, сезгә кунак килде. Кунак бүлмәсенә чыгыгыз, ярыймы?

Карчыкның йөрәге дертләп китте. Рәвиле килгәнме? И ходаем, ничек күрми калган тәрәзәдән? Аякларына әллә каян кергән хәл белән нык кына басып, Рәйфә әбекәй җәһәт кенә таягын эләктерде дә, ишектән чыкты. Кунак бүлмәсендә улы түгел... ә сеңлесе Җәмиләнең кызы... Мәдинә утыра иде... Якын туганын күреп, сабырлыгы әллә кая булды, Рәйфә карчык яшьсез күзләре белән елап җибәрде: "Балакаем...". Мәдинә Рәйфә апасын кочып алды...

Кунак бүлмәсендә ике туган сөйләшеп озак кына утырдылар. Күңелләренә җыелганны бер-берсенә ачкач, йөрәкләрен бушаткач, Мәдинә үзеннән күзләрен алмаган апасына соңгы сүзләрен әйтте: "Рәйфә апа, белсәң икән, шул хәтле сагынам әнкәемне. Шул хәтле сагынам. Исән чагында юньләп тәрбияли алмадым кебек, бурычымны бирә алмадым кебек. Риза булсаң, сине үзебезгә алып кайтыр идек. Киявем бик яхшы кеше, һич тә каршы түгел. Тышта көтеп утыра. Әйдә үзебезгә генә кайтыйк? Син бит әнием урынына калган бердәнбер якын кешебез. Монда килеп эләгүең барыбызның да зур хатасы. Әнием урынына карар идем, яратыр идем, тәрбияләр идем. Балаларыма дәү әни бул. Үземә әнием бул..."
Чыганак: https://vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: