Әниемнең әнисе
Сүзем Арбор авылында яшәүче әбием Асия Кәбирова турында. Әбием - тыл һәм хезмәт ветераны.
Аны язмыш төрле яклап сынаган. Ун яшеннән әтисез дә калган ул. Алабута ипие дә, черек бәрәңге дә ашап үсәргә туры килгән аңа. «Ул вакыттагы ачлык елларын искә төшерүе дә куркыныч. Укырга барганчы әллә ничә чакрым юл үтеп, мәктәпне җылытырга дип, урманнан ботак күтәреп ташулар да төш кебек кенә хәзер», дип искә ала әбием.
Язгы ташу вакытында Шәмәрдән станциясеннән чәчү орлыгы ташулар, үсә төшкәч фермада сарык, дуңгыз караулар кебек авыр хезмәтләрдән дә әбием курыкмаган. Әнә шулай бер-бер артлы еллар узган. Тормышка чыгып, бабам белән өч бала үстергән. Аларны укытып башлы-күзле иткән. Ул хәзер малае, килене һәм оныклары белән яши. Өйгә күз-колак булып оныклар үстерешә. Әбием биш вакыт намазын укып безнең һәммәбезгә дә изге теләкләрен тели. Ул бәйләгән бияләй-оекбашлар тәнгә җылы да, сихәт тә бирә. Безнең араларыбыз якын булмаса да, әледән-әле әбиемнең хәлен белеп, хәбәрләшеп торабыз.
Мин әбиемнең сигезенче дистәне тутырып та тормыш сынауларына бирешмичә матурлыгын, күркәмлеген югалтмый саклый алганына сокланам. Һәрчак шулай күңел җылысының нурын сүндермичә, безнең өчен яшәеш чыганагы булып торуын телим. Әбиебезгә әле тагын озак еллар сәламәтлеккә кинәнеп, көр күңел белән бергә-бергә гомер итәргә язсын.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 08:11Сихер бармы-юкмы, аннан ничек сакланырга? Икенде һәм иртәнге намазлардан соң өчәр тапкыр “Бисмилләәһил ләзии ләә йәдурру мәгәсмиһи шәйъүң фиил-әрдый үә ләә фииссәмәәәәии үә һүүә-ссәмигул-гәлиим” дип әйтергә кирәк. Шушы догалардан соң, елан чакса да, зыян булмый.1300
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.35101
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.10401
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12700
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар86900
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.69301
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.45401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика