Ник мәңгегә югалдың?
Аллап биргән газизебез, Ник мәңгегә югалдың? Нигә шулай япь-яшь килеш Син күкләргә юл алдың?
Яңа гына бөреләрен ачып, кояш нурларында назланып утырган гөлләрне кырау сугып киткән кебек, кырыс язмыш та аны бездән вакытсыз тартып алды, әле якты көнгә сөенеп яшисе дә, яшисе вакытта кара җир куенына салды. Улыбыз Динарның, безне ятим итеп, якты дөньядан китүенә ышанасы да килмәде, барысы да куркыныч төш кебек кенә иде. Көннәр, айлар үткән саен, әлеге вакыйганың чынбарлык икәнен аңлап, йөрәкләр әрни, күңелләр өзгәләнә.
Кадерлебез Динар Хәйретдиновка арабыздан киткәндә нибары 21 яшь кенә иде. Апасына һәм сеңлесенә һәрчак терәк, безгә ярдәмче булды, дуслары бик күп иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү өлкәсендә Ватан алдындагы олы бурычын үтәде - хәрби хезмәттә булып кайтты. Нинди генә кыенлыклар килгәндә дә югалып калмый торган кыю, горур егет иде. Аның күңелсезләнеп йөргәне, боегып утырганы булмады да ахры. Һәрчак шат күңелле, жор телле иде мәрхүм. Елмаеп чыгып китте, елмаеп кайтып керде. Әйтерсең, гомеренең кыска икәнлеген сизеп, шатланып яшәп калырга, бөтенесенә өлгерергә ашыккан, кызу канлы булды. Мәңгелек хәсрәт китерәчәк август кичендә дә, безнең каршы килүебезгә дә карамастан, ашкына-ашкына Мари Төрек районы Шеңшеңәр авылына әбисенең хәлен белергә китте... һәм әйләнеп кайтмады, юл фаҗигасенә очрап, һәлак булды. Бу - 2011нче елның рәхимсез 16нчы август төне иде. Якыннарыңны, аеруча балаңны югалтудан да олы хәсрәт юктыр. Көннәр үткән саен улыбыз ешрак искә төшә. барыбыз бергә табын артына утыргач, «Нигә мине дә дәшмисез?», дип килеп керер кебек тоела. Ләкин барысы да коры хыял гына. Динар безнең арабыздан мәңгегә китте шул. Тыныч йокла, кадерлебез, гүрләрең якты булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 14:11Николай Романов: «Служить кареме сярысь тунсыкозэ но серемзэ гинэ тодам вайыны яратӥсько» Романов Николай Иванович 1964-тӥ арын 17 октябре Пор-Кутеш гуртын вордскемын.3600
-
27 февраль 2021 - 12:4190да да хөрмәтле мөгаллимә Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән ул. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Бабасы Мөхәммәтшәриф – 37, әтисе Гариф 47 ел авылда имам булып тора.8301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.12300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!159301
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.67301
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...58100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика