Хезмәт

Нинди матур юл үтелгән

Бер күрүдә яратып буламы? Була икән шул. Тоткан җиреннән өзә торган, икейөзләнүне белмәгән, риясыз, саф күңелле кешеләргә хас бу.

Яков Яңгулга килеп эшли башлагач, атна саен почтага килеп Доргадагы туганнары белән хәбәрләшә иде. Шулай көз үтеп китте. Кышның да яртысы узып бара. Яковның телефонга дип тагын почтага килүе. Һәм анда утыручы ят бер кызны күреп, ник килгәнен дә оныта яза. Кызның чишмә челтерәведәй саф, тыныч тавышы ничектер таныш кебек тоела аңа. Соңыннан аңлашалар. Либиса сельпода эшләгән чагында октябрь аенда җыйган бәрәңгеләрен колхоз амбарыннан алырга дип шалтыраткан икән аңа Яков. Ул чакта тавышын бөереннән чыгарып сөйләшкән колхоз агрономы Либисаның үзен күргәч, «ничек итсәм итәм, бу кызны үземнеке итәм» дип уйлап куя. Шушы 1966нчы елдан «Яңа тормыш» колхозының яшь агрономы Яков Константинов белән Яңгул почта бүлекчәсенең яңа җитәкчесе Либиса Фатыйхова бер-берсен сынап йөри башлыйлар. Әти-әнисенә бердәнбер кыз булган Либиса аларны калдырып читкә китмим дип кистереп әйтә. Җитмәсә, кияүдән кайткан дигән даны һәм беренче никахыннан ике кызы бар. Сынап, сыналып ике еллап йөргәч, Либиса тагын бер кат бәхетен сынап карый. Өйләнешеп Яков белән тора башлыйлар.

Яковны Яңгулга китергән, безне таныштырган көннәргә мин бик рәхмәтле. Әти-әнине дә кадер-хөрмәт күрсәтеп, тәрбияләп озаттык. Кызларым да ятимлекне тоймыйча үстеләр. Яковны «әти» дип миннән дә якын итәләр бугай дип рәхәт көнләшү белән көнләшеп тә куя кайчак Либиса ханым.

Казандагы кызлары Кәүсәриясе дә, Сәвиясе дә кайткан саен әтиләрен бүләксез калдырмыйлар. Кияүләр дә, оныклар да бабай дип өзелеп торалар. Яңгулда кияүгә чыгып яшәүче кызлары Римма белән кияүләре Шамил көн саен диярлек төп йортка килеп торалар. Ишекне ачып керүгә өйдә яшьләр булганы, яшьләр кулы уйнаганы сизелеп тора. Һавасы ук яшьләрнеке, күңелне, рухны күтәрә торган. Хәер, Яков ага белән Либиса ханым үзләре дә яшьләрдән ким түгел әле. Һаман да җанлы тормыш белән яшиләр. 5 ноябрьдә 80 яшен тутыручы Яков Яковлевич Константинов бүген дә эштә «Яңа тормыш» җәмгыятенең ревизия комиссиясе рәисе. Фермаларда да, ындыр табакларында да, машина-трактор паркында да булырга җитешә. Нәкъ яшь вакытындагы шикелле кимчелекләрне туры бәреп әйтә, төпле киңәшләрен бирә.

... Тарткан атка йөкне төйиләр инде ул. СССР вакыты. Бер эшкә дә җитешә алмый башладым бервакыт, ди Яков. Ничек җитешәсең ди. Ул баш агроном, бригада парткомы сәркатибе, пропагандист, механизаторлар укыта, ревизия комиссиясендә, профкомда әгъза, депутат.. барысына да кәгазь язарга кирәк. Партком сәркатибе итеп сайлануга каршы килгәч, аны райком бюросына чакыралар. Ул чактагы законнар буенча берәү булса карышып тормас ризалашыр иде. Ә Яков урынлы дәлилләр китереп сайланмый кала. Марат Әхмәтов Яков пенсиягә киткәндә, аның ул чактагы кыюлыгын, туры сүзлелеген югары бәяләп искә ала. Заманында баш агрономы Яков Константинов булган «Яңа тормыш» колхозы районны югары сортлы орлыклар белән тәэмин итүче бердәнбер хуҗалык иде. Бу хакта «Хезмәт» газетасының 1983нче елның 13 сентябрь санында «Җир улы» дигән күләмле мәкаләдә дә язылды. Яков орлыкларны Мәскәүдән почта аша (җанашы Либисаның да ярдәме тими калмагандыр инде) кайтарып башта үз хуҗалыкларында үрчетеп башкаларга тарата. «Яңа тормыш» колхозы ул елларда сабан бодае, арпа, борчак, виканың мул уңыш бирә торган югары репродукцияле орлыкларын үрчетеп сатып хуҗалык кассасына күп акча кертә һәм районда да иген уңышы артуга ярдәм итә.

Реклама

- 8нчене тәмамлап 9нчыга күчкән җәй. Балтачка кызлар белән кибетләр карарга мендек - дип искә ала төпчек кызлары Римма. Шунда үзәктәге Мактау тактасында әти белән әнинең зур портретларын күргәндәге рәхәт кичерешләремне мәңге онытасым юк ди ул. Агроном Яков «Районның иң яхшы белгече», ә почта бүлекчәсе начальнигы Либиса «Иң яхшы һөнәр иясе» буларак куелалар анда. Ә мондый хөрмәтләүләр аларның икесе өчен дә яңалык түгел. Яков Константинов заманында СССР ВДНХсының бронза медале, «Аеруча хезмәт күрсәткән» өчен медале, күпсанлы Мактау таныклыклары, значоклар белән бүләкләнгән. Либисасы да аннан калышмаган. 27 ел Яңгул почта бүлеге начальнигы булып эшләгәндә «Почет билгесе» орденына лаек булган, шулай ук ел саен диярлек грамоталар, значоклар бирелгән.

- Әтинең ни әнигә, ни безгә кычкырганын хәтерләмим, - ди тагын шул ук төпчекләре Римма. Аның белән аралашкан, бергә эшләгән кешеләр дә Яковны тыйнак, сабыр кеше буларак искә алалар. Элегрәк район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Дамир Габдрахманов, Фәрит Әхмәтханов, Рәшит Шакиров... күпләр бик җылы фикердә аның турында. Районда югары белемле беренче игенче ул, ди Рәшит Габделбәрович. Шамил Сираҗиев аны эшкә районга да чакыра, колхоз рәисе постын да тәкъдим итә. Әмма Яңгулга агроном булып килдем, шушыннан беркая да китмим дип үз сүзендә нык тора Яков. Бер күченә башласа, мәңге урында тотмаячакларын чамалый шул ул. Либисага моннан беркая да китмибез дип ышандырды ич. Һәм китмәде. Үзләре йорт җиткереп башка чыктылар. Яковның әнисен үзләренә алып килеп, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Либисаның әти-әнисе дә алардан бик канәгать калып бакыйлыкка күчтеләр.

Озак еллар почта бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндәге төгәллеге, пөхтәлеге һаман да үзе белән Либиса ханымның. Әнә кызларына, Яковка, үзенә кайчан нинди документ бирелгән, барысын да пөхтәләп, җыеп, тегеп барган. Иң өстә Совет Армиясе сержанты Яковка 1957нче елда армиядән язган рәхмәт хаты ята. Аннан авыл хуҗалыгы институтында укыганда, Малмыж районының 36 авылны берләштергән Киров исемендәге колхозында партком секретаре булып эшләгәндә һәм Яңгулга агроном булып кайткач бирелгәннәре тезелеп китә.

Төпчек кызлары Римманың 7нче класста укыганда әтисе турында горурланып язган иншасы да саклана монда. Ул район газетасында да басылган. Урта мәктәпне медальгә тәмамлаган Римманың ул иншасын укыгач, Яков Константинов игенчелек эшен чын мәгънәсендә үз иткән җир улы булып та, шушы җирне яшәтү, матурлау өчен туган балаларына, олы йөрәкле әти булып та күз алдына килә. Балаңның шундый олы карашын тоеп, белеп тору үзе зур бәхет түгелмени әти кешегә. Район өчен ашлама сорап СССР Авыл хуҗалыгы министрына кадәр кергән Яков ич ул, ди аны белгән өлкән яшьтәге агрономнар. Мәскәүдә авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә баргач бер-ике сүз алышкан Никоновның үзенә кереп 1000 тонна катлаулы ашлама яздырып ала ул. Малмыжда эшләгәндә калган танышлары аша колхоз өчен, гомумән, район өчен дә орлыклар, ашламалар кайтаруга ярдәм итә. 30 елдан артык стажы булган республиканың атказанган агрономы Яков Яковлевич Константиновны пенсиягә чыккач та «Әзрәк эшләмисеңме?» дип үгетләп карыйлар. Юк инде, яшьләргә юл бирергә кирәк ди ул. Шулай да хуҗалыкның ревизия комиссиясе эшендә кала. Түләүсез эш бит. Әле 80ен тутырган көндә дә эшләп йөргән көне.

Гомерлек яры 45 ел иңгә иң торып, бергә шатланып, бергә кайгырып яшәгән Либисаның янда булуы, кызларының өчесенең дә тормышка чыгып, берсеннән берсе уңган оныклар үстереп, тигез, матур яшәүләре аңа һәркөн эшкә тыныч күңел белән китәргә, өенә әле үзенең бу авылда кирәкле кеше булуын аңлап, тоеп әйләнеп кайтырга канат бирә. Әле кайчан гына буй җитмәслек ерактагы йолдыз кебек Либисасы белән бергә ич алар. Бернигә карамыйча бергә булдылар. Бергә-бергә нинди матур тормыш юлы үттеләр. Оныклары гына түгел (алар 6), инде оныкчыклары әби-бабай дип яратып та, яраттырып та торалар.

Рәсемдә: Либиса һәм Яков КОНСТАНТИНОВЛАР.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: