Хезмәт

Нөнәгәрнең йөзек кашы

Җиденче дистәне төгәлләп килүче, 45 ел эш стажы булган кешегә үз эшенә фанатларча бирелгән дими, ни дисең? Бүгенге язмабыз нечкә, саф күңелле, кешелекле, ярдәмчел Дания апа Кәлимуллина хакында.

Реклама

Тархан авылында яшәүче Гыйззетбану апа белән Закирҗан абыйның биш баласы арасында өченчесе булып бу якты дөньяга аваз сала ул. Еллар үтә, бормалы юллар, көтелмәгән сөенеч-көенечләр белән Дания апа да үсеп җитә. Сынар чакта - сынмый, сыгылыр чакта - сыгылмый, сер бирми.
Дания апаның Нөнәгәр мәктәбенә килеп эшли башлавына быелгы уку елында 45 ел тула. 1967 нче елда ул Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбенә өлкән пионервожатый булып килә. Тиешле белеме һәм тәҗрибәсе булмаган килеш, эшне нәрсәдән башларга белмичә йөргән вакытларында коллективта ярдәм кулы сузучы да, киңәшләр бирүче дә табыла. Дания апа балалар белән эшләүнең эзләнүле тормыш икәнлегенә тиз төшенә. Авыр да, борчулы да, сабырлык һәм вакыт, көч сорый торган бу хезмәт аңа ошап китә. Читтән торып, ЗУПВ дип йөртелгән курсларны тәмамлый. Олы вакыйларга бай булган пионер хәрәкәтендә Нөнәгәр пионерлары да актив катнаша. Бөтенсоюз пионер оешмасының 50 еллыгы уңаеннан, В. Терешкова исемендәге пионер дружинасы «Уңфланг» исеменә лаек була, ә пионервожатый Кәлимуллина ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә. Алга таба аңа интернатта һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшләргә туры килә. Алдагы эш елларында туплаган тәҗрибәсе һәм алган сабаклары сыйныф җитәкчесе булып эшли башлагач бик тә ярап куя. Балалар укыта, үзе укый. Читтән торып КДУны тәмамлый. Фәнен чын-чынлап ярата, татар әдәбиятының тәрбия көченә соклана. Районда беренчеләрдән булып, әдәбият дәресләрен А. Яхин системасы буенча оештыра башлый. Дания Кәлимуллина бертөрлелектән кача, дәресләрендә укучыларны чын-чынлап эшләргә өйрәтә. Гаилә-мәктәп, гаилә-сыйныф бәйләнешен булдыруга зур көч куя. Балаларга әхлак тәрбиясе бирүнең төрле юлларын, ысулларын эзли, сайлый. Татар драматургиясе темасын өйрәнгәндә кулына Кәшифә Тумашева турында язма килеп керә. Аның тормыш һәм иҗат юлы белән ныклап таныша. Үзе кечкенә вакытында күреп белгән Кәшифә апасының сәхнә тормышыннан дәрес өчен бай материал таба. Укучылары белән К. Тумашева истәлегенә бер почмак булдыру турында хыяллана башлый. Эзләнә һәм туплый башлагач, материаллар почмакка гына түгел, киңрәк урынга да җитәрлек булып чыга. 1997нче елда район хакимияте ярдәме белән Нөнәгәрдә Кәшифә Тумашеваның тууына 95 ел тулган көннәрдә искә алу кичәсе була. Шул кичәдә К. Тумашева музеен булдыру турында сөйләшәләр, кунаклар беренче экспонатларны да шунда тапшыралар.
Гаиләдә ул әни, әби, киңәшче, булышчы. Кирәк вакытта өй «докторы». Улы Ранил, уңган-булган килене Гөлфинә һәм ике оныгы белән дус-тату яшиләр. Башлаган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп, аның нәтиҗәсен күреп шатлана белгән укытучының бүген хыяллары зурдан. Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулган көнне зур бәйрәм итеп үткәрергә хыяллана ул. Шул ук көнне, ихтимал, музейның да ишекләре киң итеп ачылыр. Теләк-хыяллар тормышка гына ашсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: