«Җәннәт» почмагында
Кемнәрдән генә ишетмәдем мин районыбызның «җәннәт» почмагы турында.
Аны үз күзләрем белән күрү бәхете, ниһаять миңа да елмайды. Очрашуга чакыру алгач, РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев белән Чепьяга кузгалдык, «Наз» тернәкләндерү үзәгенә. Мәһабәт бинага узуга, тышта туңганнарыбыз да секунд эчендә юкка чыкты. Әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек үзебезне. Ул арада үзәк мөдире Тәнзилә Зәкиева үз эшчәнлекләре белән кыска-ча таныштырып алырга да өлгерде. Республикабызда игълан ителгән «Уңайлы мохит» программасы нык ярдәм иткән икән үзләренә. Аеруча инвалидлар өчен күп уңайлыклар тудырылган. Бер туалет бүлмәсе дә алар өчен махсус җиһазландырыла башланган. Ике түләүле койка булдырылган, 15 көнгә. Бәясе дә егарлык түгел - 9 мең 340 сум. Бик әйбәт итеп ашаталар икән ял итүчеләрне, көнгә 5 тапкыр. Зур информацион табло эшләнеп бетү алдында иде. Хроник тын юллары белән авыручылар өчен ясалган тоз бүлмәсе генә ни тора. Җәй көне бинага капиталь ремонт та керәсе икән. Кыскасы, биредә ләм белән дәвалау бүлмәсе генә булдырасы калган. Үзәкнең барлык дәвалау бүлмәләре белән танышып чыкканнан соң, мин шундый фикергә килдем, әллә кайдагы шифаханәләрең бер читтә торсын. Чыннан да, чын «җәннәт» почмагы шушында икән.
Очрашуыбыз да бик җылы шартларда узды. Ял итүчеләр арасында үзебезгә таныш йөзләрне күргәч, тагын да рәхәтрәк булып китте. Балтачтан Мария апа, Зөфәр абый, Ордан Мөнирә апа, Нормадан Разыя апа, Нөнәгәрдән Зөлфирә апа, элеккеге хезмәттәшләребез Ринат белән Гөлүсә. Ял итүчеләр үзләре дә спорт дөньясы белән бик кызыксынучан булып чыктылар. Районыбыз спортына, аеруча популяр булган көрәш темасына кагылышлы сорауларны яудырып кына тордылар. Шушы сөйләшүдән соң хәтта бер әбиебез спортка карашы үзгәрүен дә яшермәде. «Моннан соң оныгымны ярышларга барудан тыймам инде», диде ул.
Рәсемдә: Тәнзилә Зәкиева.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 22:11Күз төбе ник кара яна? Күз төбе һәрвакыт каралып тора. Бу нилектән икән? Айгөл.2701
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.12301
-
27 май 2022 - 20:11Бүгенге ярышның җиңүчеләре билгеле (+ фото) Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Труд” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.21802
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12001
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак22200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.302800
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.60002
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.42501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика