Нормага яшьләр җыелды. Нигә? (+фото)
Норма мәдәният йортында яшьләр форумы бара
Биредә район җирлеге башлыклары, авылның актив яшьләре катнаша. Җыенны башлап, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин аның төп максаты - җирлекләрдә булган проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын эзләү булганын искәртеп узды. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов районыбызда актив яшьләр күп булуны ассызыклап узды һәм киләчәктә дә шулай булып калсын иде, дигән теләген ирештерде. Җыенга җыелучыларны төрле программалар аша торак шартларын яхшырту буенча булган яңалыклар белән, республика күләмендә эшләп килүче грантлар белән таныштырдылар.
Авылның проблемалары һәм перспективалары дигән темага аралашулар булып узды. Биредә һәркем үз фикере белән таныштыра алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев