Нур өләшүче укытучым
Балачактан ук һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк чакта ярдәм итеп, белем биргән кеше кем ул? Әлбәттә - укытучы!
Минем тормышыма да зур өлеш керткән шәхес - ул мәктәбебездә инглиз теле укытучысы Зилә Фәргать кызы Шакирова. Чит телне белүе өстенә ул русча да, татарча да бик камил белә, матур итеп сөйләшә. Укытучыбыз мәктәптәге бер чараны читтә калдырмый, һәрберсенә үз эшчәнлеген кертә, ул җырга, биюгә дә бик оста. Бер сүз белән әйткәндә, ул иң актив остазларыбызның берсе. Аның тагын бер ягын әйтми калып булмый: ул бик нечкә күңелле, ярдәмчел.
Минемчә, чын укытучы нәкъ менә Зилә Шакирова кебек булырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә укытучы һөнәре иң җаваплы һәм авыр белгечлекләрнең берсе. Ә сыйныф җитәкчесе булу, өчләтә батырлык таләп итә. Укытучымның киң күңелле, намуслы, тырыш, сабыр булуы мине таң калдыра. Зилә Фәргатовна белем генә биреп калмый, ә тормышта үз юлыңны табар өчен төпле киңәшләрен дә бирә. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә ул. Аның гел шулай мөлаем, кешелекле булып калуын телим. Хезмәт юлында уңышлар һәм укучыларының олы ихтирамы насыйп булсын аңа.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.4200
-
23 май 2022 - 17:21"Җан авазын ишегез", ди авыл халкы (+фото) Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый!6201
-
23 май 2022 - 16:11Шәхси хуҗалыктагы техникаларга техник күзәтү дәвам итә (+фоторепортаж) 16 майдан авылларда шәхси хуҗалыклардагы тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга еллык техник күзәтү үткәрелә башлады, дип хәбәр итә ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.11401
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31100
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.68101
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47101
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.38601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика