Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Нурия ГАЛЛӘМЕТДИНОВА: "Әти гомер буе утырып утын ярды".

Болгар радиосыннан еш кына «Утырып утын ярмыйлар», дигән әйтемне кабатлыйлар. Шул сүзләрне ишетүгә әтием күз алдына килә. Чөнки ул гомер буе утырып утын ярды.

Көчле-куәтле ике энем булса да утын яруны аларга бирмәде. Йортка ничә машина утын кайтса да, үзе ярып тау-тау итеп өеп куя иде.
Әтинең бер аягы юк иде. Украинаны фашистлардан азат иткәндә, 1943нче елның 30нчы сентябрендә Запорожье янында ул авыр яралана. 5 ай буе госпитальдә табиблар аны яраларыннан савыктыралар. Шаян сүзле, көчле тәнле татар егетен алар үз итәләр. Шулай да яшәү көчен югалткан сул аякны гәүдәдә калдыра алмыйлар.
Әтием Нәбиев Йосыф бер аяк белән Балтачка туган нигезенә кайтып керә. Өйләнә. Ул унике саны сәламәт кешеләрдән калышмый тормыш алып бара.
Бу якты дөньядан киткәнче әтием сугышчан дуслары белән элемтәдә булды. Һәр елны, Җиңү бәйрәме якынлашканда, мин аның карточкаларын, фронтташларыннан килгән хатларын, котлауларын укып утырам, өзелеп-өзелеп әтиемне сагынам.
«Фронтовому другу, бывшему лучшему наводчику орудия Юсупу Набиеву...» дип башланган ул истәлекләрдә сугышчыларның бер-берсенә җылы дуслыклары, кайгыртулары, сагынулары саклана.
Мәскәүдән Гаврилов, Уфадан Катаманов, Кисловодскийдан Мельников, Казаннан Ермолаев, Запорожье, Днепропетровск мәктәпләрендәге Сугышчан дан музейлары укучыларыннан килгән. Һәр хат, язу, 30 елдан соң Запорожье шәһәрендә полкташлары белән очрашу карточкалары, полкларының сугышчан юлына багышланган зур фотоальбом - барысы да тарихи документлар.
Фотоальбом һәр сугышчыга аерым багышлап төзелгән. Шулай ук әтиемә дә. Беренче биттә аның зур фотосурәте урнаштырылган. «Отважному артиллеристу, боевому наводчику орудия - ветерану войны Юсупу Набиевичу Набиеву», - дигән сүзләр язылган. Алдагы битләрдә полк сугышчыларының һөҗүм һәм ял вакытларында төшерелгән фотосурәтләре урнаштырылган. Аларда әтием дә бар. Ә бер биттә Запорожье шәһәренең В.И.Ленин исемендәге зур елга порты һәм аның белән рәттән таза, матур сугышчы егетнең фотосурәте ябыштырылган. Аның астында «Здесь наводчик Юсуп Набиев был тяжело ранен», - дип язылган.
Альбомның соңгы битләрендә күкрәк тулы орден-медальләрен таккан ветеран солдатларның очрашу фотосурәтләре куелган.
Тарихның шушы коточкыч кайнар чорын кичергән кешеләр алар безнең әтиләр. Аларның һәркайсын олылап, горурланып искә алырлык.
Эз
Сайгак тулы вак тишекләр иде,
Аңламадык каян килгәнен.
Без балалар шунда уйный идек -
Тарсынмыйча өйнең идәнен.
Әти йөрер иде шул идәндә
Тукылдатып аксак аягын.
Сугыш төптән өзеп алган аны,
Агач иде аның аягы.
Шул агачны җилкәсенә элеп
Тазалардан калмый яшәде.
Бер аякта рәхәтләнеп биеп,
Көнләштерә иде яшьләрне.
Агач аяк таеп китмәсен, дип
Табанына кадак каккан ул.
Кадаклардан тирән эз калдырып ,
Тишкәләнгән шулай идән-юл.
Нурия ГАЛЛӘМЕТДИНОВА (Нәбиева)
Фото: https://vk.com/topic-74668193_30634989

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250