Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашулар әле булып торсын (фото)

Бер күрешү — бер гомер. Шулкадәр дөрес бу. Очрашуда алган тәэсирләр ничә көннәр инде һаман күңелдә яши.

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 20 ел булды.

Нәкъ менә шул хөрмәттән Яңгул авылының Сабантуй урыны 29 июнь көнендә кабаттан күңелле шауга, уен-көлкегә күмелде.

2004 елда авылыбыз урта мәктәбен тәмамлаучы 11 «А» һәм 11 «Б» егет-кызлары кабат ямьле балачакларын, бик тә кадерле булган, инде кире әйләнеп кайтмас мәктәп елларын, хатирәләрен сагынып искә алдылар бу көнне.

...Яңгулның Сабантуй урыны кадәр матур мәйдан тагын кайларда бар икән. Тезелеп киткән зифа каеннар кочагында, гүзәл Шушма буйларында корылган табын. Әнә берәм-берәм егетләр, кызлар килә бара. Алар бүгенге очрашуны Яңгул мәктәбенең үзеннән башлап җибәрделәр.

Әле генә ак алъяпкычлар киеп, ак чәчүргечләр тагып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаган, ә хәзер инде үзләре әни булган кызлар, шулай ук әле генә галстуклар киеп йөргән шук-шаян малайлар — инде асыл ил тоткалары булып яшәүче егетләр 1 сыйныфта укыган кабинетларына, спорт залына, 5 сыйныфтан соң 11 сыйныфка чаклы белем алган, «яшәгән» класс бүлмәләренә кабат аяк атладылар.

20 ел узмаган да диярсең, һич кенә дә бит күңел ышанмый. Классның исе дә бит шул көе калган. Әнә парталарыбыз. Еллар аша күрәм — менә кыңгырау чыңлый, менә дәрес башлана, кул күтәреп, җавап бирәбез... Спортзалга кергәч, шундук хөрмәтле Газиз абыебыз, инде мәрхүм булган, алтынга тиң физкультура укытучыбыз искә төшә. Стеналардагы рәсемнәренә кадәр шул ук — вакыт машинасына утыр да, рәхим итеп, уз балачагыңа... 

... Менә очрашу урынына олы ихтирамга лаек, һәрберсе намус белән, фидакарьләрчә хезмәт куйган яраткан укытучыларыбыз килеп җитте. Шундый сагындырганнар. Кадерле кешеләреңне күргәндә генә шулай сөенәсең — һәрберсен кочаклап каршы алабыз. Китә хәл-әхвәлләр белешү, гапләшү. Ул арада черт-черт итеп самавырда чыра яна, казан кайный. Болай да җылы мохитне тагын да нурландырып, ямьгә төреп, Шушма ярларына тәмле төтен исе таралып китә. 

Өстәл тирәли утырган 20 кеше. 16 укучы. 16 дөнья. Һәрберсе тормышта, шөкер, үз урынын таба алган, хезмәтләрен яратып һәм чын итеп башкаручы максатчан шәхесләр, гүя асыл бер мәрҗәннәр диярсең. 

Һәркем үзе турында сөйләп китә. Очрашуларда иң күңеллесе шул бит инде: кем кайда белем алган, кайда эшләп киткән, хәзер нинди һөнәрләргә ия. Кайларга гына алып кереп китмәгән язмыш безне. Арада шәфкать туташы да бар; баш икътисадчы, бухгалтер; диктор-алып баручы; эшмәкәр; атаклы спортчы һәм тренер да; җитәкче-идарәчеләр, элемтәче, төзүче, укытучы, инженер дисеңме.

Иң мөһиме — авылны калдырып китмәгән, туган якка тугры калган, иң олы хөрмәткә лаек эшләрдә эшләүче җир кешеләре, күмәк хуҗалыкта, басу-кырларда тир түгүчеләр, икмәкнең өстәлгә килү юлында иң күп хезмәт куючылар бар. 

Укытучыларыбызга сүз бирәбез. Без бүләк иткән чәчкәләргә кабат карап-карап алалар, бездән дә күзалмыйлар, күренеп тора — алар бүген бик бәхетле. Мең тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп килгәннәр, үзләре укытып, оядан очырып җибәргән кошларын — балаларын рәхәтләнеп тыңлап, шул ук вакытта горурланып, күз яшьләрен сөрткәләп утыралар.

Безгә алардан «балалар» дигәнне ишетү никадәр күңелле, рәхәт икәнен әле аңлап та бетермиләрдер. Алар безгә шулай дип эндәшкәндә, йөрәкләр җылынып китә, без гүя тагын мәктәпкә укырга килгән сабыйлар; әйтерсең, әле тормыш башлана гына, алда исәпсез-хисапсыз еллар да юллар... 

Районыбыздагы барлык мәктәпләр дә бик югары дәрәҗәдә укыта торган белем бирү учаклары, монысы бәхәссез. Яңгул урта мәктәбе дә, үз чиратында, данлыклы тарихы, искиткеч укытучылары, алар күрсәткән нәтиҗәләр белән әле дә дан тота дисәм, һич арттыру булмас. Без белем алган елларда биредә эшләрен чын күңелдән башкарган мөгаллимнәр укытты. Әмир, Газиз, Шамил, Вакыйф, Камил абыйлар; Лилия, Гөлзадә, Мөнирә, Фирая, Алмазия, Рамилә, Ленина, Венера, Ләйсән, Сәлимә, Энҗе апалар.

Исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел, һич ачуланмасыннар, барысы да истә, барысының безгә атап биргән күңел җылылары йөрәкләребездә. Ашханәдә эшләгән, безне тәмле ризыклар белән сыйлаган апаларыбызның да үзләрен дә, тәмле ашларын да һич кенә оныта торган түгел. Чисталык сагында торучы апаларның да һәрберсен хәтерлибез һәм хезмәтләре алдында баш иябез. 

Безнең укытучыларга «апа», «абый» дип эндәшү гадәтендә җылы бер самимилек бар. Алар безгә аеручы якын, ә без исә гел аларның «балалары» булдык. Һәм очрашу барышында мин шуны тәгаен аңладым — бу шулай булып калачак та. Укытучы өчен үз баласы белән рәттән аның класстагы укучылары тора. Менә шундый җылы мохиттә тәрбия һәм белем ала алганыбыз белән без бик бәхетле. 

Бер күрешү — бер гомер. Шулкадәр дөрес бу. Очрашуда алган тәэсирләр ничә көннәр инде һаман күңелдә яши, үзеннән-үзе елмайтып җибәрә. Гомергә истә калачак менә шундый очрашулар ешрак булсын да, бер-берсен мәктәп партасы вакытыннан белгән классташлар аерылмасын, югалышмасыннар иде. 

Очрашуларга йөреп, күңелләрне сафландырып кайтыгыз, әле һаман мәктәп бакчасының шомыртларын, каеннарын, алмагачларын һич оныта алмаган, һәрчак исендә тотып, хәтерләп яшәгән мәңге яшь укучылар!

Розалия Сафиуллина,

Яңгул-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев