Олы йөрәкле, кеше язмышы өчен битараф булмаган райондашларыбызга зур рәхмәт! (+фото)
Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләрнең чиге юк.
Балтач волонтерларының игелекле эшләрен даими яктыртып барабыз. Үз теләге белән башкалар өчен ярдәмгә алынган егет-кызлар рәхмәтнең иң олысына лаек! Райондашларыбыз да бик актив. Кем ничек булдыра ала, мобилизацияләнгән ир-атларга шулай ярдәм күрсәтә. Кемдер оекбашлар бәйли, кемдер акчалата ярдәм итә. Ә менә волонтерларыбыз җыелган ярдәмне туплап, төргәпләп, тәртипләп билгеләнгән урыннарга озата. Ай башында Балтач волонтерлары 109 кг азык-төлек посылкаларын Белгородка хәрби госпитальгә озаткан иде. Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләрнең чиге юк.
"Бүгенге көндә 200 кг азык-төлек җыйналды, монда киптерелгән җиләк-җимешләр, тушенкалар, бал кебек ризыклар. Җыйналган ярдәмнең бер өлеше госпитальләргә, бер өлеше турыдан-туры фронтка, хәрби операциядә катнашкан егетләргә китәчәк,"- ди Балтач волонтеры Айдар Хисаметдинов.
Волонтерларга ярдәм итүчеләр арасында кемнәр генә юк, гади халык, эшмәкәрләр, җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, мәктәп укучылары. Иң беренче ярдәмне районыбыз җирлегендә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләр җыйнап тапшырды диләр волонтерлар. Илшат Шакиров, Марат Галәветдинов, Рифат Зарипов, Ризәлә Зыятдинова, Наил Рәхимҗанов, Норма авылының хоккей клубы, Куныр, Балтач, Кече Лызи мәктәпләре. Әлеге исемлек көннән-көн тулылана. Олы йөрәкле, кеше язмышы өчен битараф булмаган райондашларыбызга зур рәхмәт! Мобилизацияләнгән егетләр бездән еракта булса да, аларның гаиләләре, балалары безнең янәшәдә. Мөмкин булган кадәр аларга да ярдәм итик. Кайвакыт бер җылы сүз дә җан азыгы була. Авырлыклар алдында аларны да ялгыз калдырмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев