20 апрель көнне православ динен тотучылар - Пасха, керәшеннәр - Олы көн бәйрәмен уздыра.
Керәшеннең барлыгы 17 бәйрәме булса, шуның 13е зурлап үткәрелә. Олы көн - әлеге бәйрәмнәрнең иң зурысы. Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме буларак уздырыла. Гадәттә, Олы көн, айның ничек тулуына бәйле рәвештә, 4 апрель белән 8 май арасындагы көннәргә туры килә.
Пасха бәйрәме турында: "Иисус Христос дөньяны пычраклыктан, бозыклыктан, кешеләрнең бер-берсен кимсетүеннән, хурлаудан коткарырга килгән. Бу бәйрәм кешене тыныч холыклы, иманлы, тәрбияле, акыллы булырга өнди", - дип сөйлиләр. Элек кешеләр кыш буе эшләп чыккан: тула баскан, йон эшкәрткән, терлек үстергән, ирләр читкә китеп акча эшләп кайткан. Бу көн, алты атналык пост узгач, кеше ял иткәннән соң туган-тумачалар, якыннар белән очрашу көне буларак та билгеләнә.
Чыгынак: http://intertat.ru
Фото:http://www.magput.ru/?id=10&viewprog=3892