Хезмәт

Олылырга хөрмәт

1990 нчы елның 14 нче октябрендә БМО 1 нче октябрьне Халыкара картлар көне дип игълан итәргә фәрман чыгара. Башта бу көне Европа һәм Америкада гына үткәрелде, ә инде 90 нчы еллар ахырында бөтен дөньяда үткәрелә башлады.

БМО карарына кадәр Пәйгамбәребез бу эштә беренчеләрдән булды һәм без мөселманнарга олыларны хөрмәт итәргә һәм үзеңне алардан өстен куймаска әмер итте. Ни кызганыч, кешедә кечкенәдән үк салынган тәрбия, рухи байлык булмау сәбәпле, яшьләр, олыларга тиешенчә хөрмәт күрсәтмиләр. Хәтта автобусларда яшьләр, олылырны күрсәләр, йоклаган булып күрмәмешкә салына, яки юл читендә кул күтәреп торучы карт кеше өчен машинасын туктатып торасы килми. Ә кайбер яшьләр олылар белән үзләренең иптәшләре белән сөйләшкән кебек сөйләшәләр. Пәйгамбәребез әйтте: "Ике йөзле кеше генә өч төр кешегә түбәнсетеп карар: карт кешегә, гыйлем иясенә һәм гадел җитәкчегә" (Табарани).
Ләкин безнең беребез дә мәңге яшь булмаячакбыз, безгә дә бу көннәр киләчәк һәм олылырга күрсәткән салкынлык үзебезгә кире кайтачак. Пәйгамбәребез әйтте: " Әгәр дә берәү яшь чагында карт кешегә хөрмәт күрсәтсә, үзенә картлык килгәндә Аллаһ аңа аны хөрмәт итүче кешене җибәрер". (Тирмизи, Табарани, Бәйһаки)
Пәйгамбәребез олыларны хөрмәт итүгә зур әһәмият бирде һәм әйтте: "Кем безнең яшьләребезгә мәрхәмәтле булмаса һәм безнең олыларыбызны хөрмәт итмәсә, ул бездән түгелдер". (Тирмизи, Әхмәт). Бервакытны Пәйгабәребез янына чит кабиләдән бер төркем кеше кунакка килде. Кунаклар Пәйгамбәребез янына утырышкач, ул алардан: "Сезнең арагызда кайсыгыз иң олысы",-дип сорады. Һәм алар әл-Мунзир исемле кешегә күрсәттеләр. Шуннан соң ул әл-Мунзирны үзенең уң ягына утыртты һәм кабиләсе хәлләрен сораштыра башлады.
Шулай ук Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр дә сез юлга чыксагыз һәм намаз вакыты җитсә, берегез азан әйтсен һәм иң олыгыз имам булып бассын" (Бухари). Очрашкан вакытта да яшрәгегез беренчеләрдән булып олыларга сәләм бирсен һәм сүз башлаганда да иң беренче олы кеше башласын, дип кушты Пәйгамбәребез.
Олыларны зурлау Аллаһны олылау булып санала. Әбү Муса әл-Әшгъари сөйләвенчә, Аллаһның рәсүле әйтте: "Мөселман картын, Коръән белгечен һәм гадел җитәкчене хөрмәтләү Аллаһны бөекләү булып саналадыр. (Әбү Давыт, Бәйһаки)
Әнәс ибн Мәлик сөйләвенчә Пәйгамбәребез әйтте: "Җанымны тотучы Аллаһ белән ант итәм, Аллаһ мәрхәмәтле кешегә генә мәрхәмәтен күрсәтер". Әйттеләр: "Әй Аллаһның рәсүле, без бит барыбыз да мәрхәмәтлек кылабыз" Ул: "Мин сезнең бер-берегезгә күрсәтә торган мәрхәмәтлек турында әйтмим, ә барлык кешеләргә дә кыла торган мәрхәмәтлек турында әйтәм".
Бервакыт Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Гомәр ибн әл-Хаттаб, дәүләт башлыгы булгач, базарда йөргәндә бер яһүди картының хәер сорап утырганын күрә. Бу карттан: "Син нигә шундый хәлгә төштең",- дип сорагач, ул: "Яшь вакытымда мин кәсеп кылып үземне туендыра ала идем, ә хәзер инде кәсеп кылырга көчем юк",- дип җавап бирә. Гомәр бу яһүди картын өенә алып кайтып кунак итә һәм бу көннән үзләрен туендыра алмаучы картларга дәүләт казнасыннан пенсия бүлеп бирергә әмер итә. Шулай итеп, тарихта картларга түләнгән иң беренче пенсия 7 нче гасырда мөселманнарда була.
Без Аллаһ кулында.
Аллаһ Коръәндә әйтте: "Әгәр дә Без берәүгә озын гомер бирсәк, аның тәнен зәгыйфьләрбез. Бу хакта алар уйлап карамаслармы?" (Йәсин: 68) Безнең тәнебез тулысынча Аллаһка буйсына. Бу без кешеләрнең көчсез затлар икәнебезне, хәтта үзебезнең тәнебезгә дә хуҗа түгел икәненебезне күрсәтә. Кеше, ничек кенә тырышса да, тәненең картаюын туктата алмый. Хәтере начарлана, тәне сызлана башлый, күзе начарая, тәне җыерчыклар белән каплана. Безнең тәнебез тулысы белән Хуҗасына - Аллаһка буйсына. Шуны аңламыйча, кеше Раббысы Аллаһка каршы чыга, Аны җиңмәкче була, әмма Аны җиңеп булмаганын аңламый. Шушы ук хакта Аллаһ Коръәндә башка җирдә әйтә: "Тәхкыйк, без кешене иң күркәм сүрәттә бар иттек. Соңыннан без аны түбәннәрнең - түбәненә (картлыкка) кайтарырбыз." (Тин:3-4) Ягъни бала чагында ул көчсез, анасына мохтаҗ була. Соңыннан җитлеккән, көчле, матур рәвешкә килә. Соңыннан картаеп яңадан көчсез, кемгәдер мохтаҗ рәвешенә кире кайтарыла. Шуның өчен картлар ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗлар. Алар да балалар кебек юктан гына үпкәләргә дә мөмкиннәр һәм әздән генә аларның күңелләре була.
Ләкин олылыр арасында иң хөрмәткә лаек булганнары - ул синең ата-анаң. Аллаһ Коръәндә әйтте: "Синең Раббың Үзеннән башка нәрсәләргә табынмаска һәм ата-анага изгелек кылырга әмер итте. Әгәр дә аларның берсе яки икесе дә картлыкка җитсәләр, аларга: "Уф",- дип тә әйтмә, аларга кычкырма һәм хөрмәтле сүзләр генә әйт. Аларга син түбәнчелек белән мәрхәмәтлек канатларын җәй һәм әйт: "Йә Раббым, алар мине кечкенә чагымда тәрбияләп үстергән кебек, Син дә аларга мәрхәмәтле бул". (әл-Исра: 23-24)
Фото: http://www.islamvevrazii.ru/obshestvo.php

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: