Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өмәдә бар идеңме? Яле үзеңне фотодан эзләп тап! (+фоторепортаж)

Бүген “Сабантуй” ял паркы Балтачыбызның төрле хезмәт коллективларын бергә – өмәгә туплады. Көч сорый торган хезмәт булса да райондашларыбыз әлеге өмәдән күңел рәхәтлеге алып кайткандыр дип ышанасы килә. Күмәк эштән соң парк чистарып, матурланып калды. Биредә мондый өмәләр оештыру Сабантуй якынлашуны да искәртә кебек. Милли бәйрәмебездә үзебез чистарткан паркларда йөрү, аның матурлыгы белән соклану һәркем өчен зур горурлык.

Дөрес, Сабантуйдан тыш да биредә халык күп була, кемдер табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан паркка ял итәргә чыга, кемдер спорт белән шөгыльләнә, кечкенә балалар да үзләре өчен махсус эшләнгән почмакта мәш киләләр, гомумән, исеме җисеменә туры килә, биредә чыннан да ял итәрлек. Ләкин әлеге ял итүләр тирә-юньгә зыян салмый гына, матур үтсә иде. Хөрмәтле райондашлар, зинһар өчен паркны чүпләмик, биредә бүген хезмәте кергән һәркемне хөрмәт итик.

Наталья Жукова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев