Хезмәт

Онытылмас еллар авазы.

Мин Арча районының Пөшәңгәр авылында 1935нче елның февралендә туганмын. Әтиебез Әгъли Хисмәтулла улы Хисмәтуллин авылыбызда колхоз төзүдә беренче председатель 1929-30нчы елларда башлап йөрүче.

Сугышка киткәнче ул председатель булып торды, суд утырышчысы, депутат та иде. Әтиебез үз сүзен әйтә белә торган, көчле ихтыярлы ир иде. Беренче көннәреннән үк сугышка китте. Хәрби билетында аның фронтка Бурят-Монгол республикасыннан алынганлыгы язылган.
Әниебез Әсхәбҗамалга без - алты бала калдык. Өебез бик иске иде, җимерелде. Аннары авылдагы бер буш йортка керттеләр, хуҗалары кайткач, чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Ташландык өйләрдә яшәдек. Безнең тормышыбыз бик начар булды. Күрше-тирә авылларга теләнергә күп йөрдек. Мари-Төрек авылларына еш бара торган идек. Язларын авыллар буйлап соранып, бәрәңге җыеп утырта идек. Ягарга утыныбыз да булмады - Каргалыга кадәр утынга йөрдек. Күршеләр сыер асрап торганлык белән безгә дә сөттән аз-маз өлеш чыгаргалыйлар иде.
Ачлыктан Әбүбәкер исемле бер энебез үлде. Әнинең без, биш кызын, кочаклап ярсый-ярсый елаган чаклары күп булды. Аның сулкылдавы әле дә онытылмый. Шуның өстенә сугышка җибәрер өчен сохари, бәрәңге киптерәсе, оекбашлар бәйлисе дә бар бит әле. Аннары бер кәҗә бәтие алып аны кәҗә иттек. Йоныннан солдатларга оекбашлар бәйләп, посылка сала торган идек. Эх, шушы оекбашларның берсе генә булса да, әтиебезгә эләксен иде..., дип хыялланабыз.
Күршедәге Равил абый, монда ачтан үлеп бетәсез бит инде дип, Сәлимә исемле апам белән мине үзе эшләгән Мари-Төрек урманына алып китте. Урман кисүчеләр безгә үзләренә бирелгән ипи, бәрәңгеләреннән өлеш чыгаралар иде. Тамак ялгап алгач, әнине сагынып елыйбыз, өйгә кайтасы килә башлый. Кайтып кына китәр идек, өстебездә юка, кияр киемебез юк. Урманда йөреп, аларга булышып, ботак җыеп, җәйне шунда үткәрдек.
1929нчы елгы Кәримә исемле апабызга налог түләргә кушалар. Ә безнең түләп барырга көчтән килми. Әниебез аптырагач, авыл советы җитәкчесенә: "Үзен алып чыгып китегез инде, алайса", диде. Авыл советы һәм колхоз председательләре солдат хатыннарын бик мәсхәрәләде. Ямьсез, пычрак сүзләр әйтеп, җаннарын ашый торган иде. Сугыш тәмамлангач, аны кулга алганнарын белдек. Шул изү-сытуларга , тормыш авырлыгына чыдый алмыйча, 1944нче елда апама ияреп, колхозга эшкә кердем. Үгез җигеп, ындырга көлтә ташый идек. Яланаяк килеш йөреп, аякларым чиләнеп бетте, баса алмас хәлгә килгәнем, урак урып кулларым бик яраланганы истә калган.
Сугыш тәмамланды, ә әтиебез күренми. Ул 1946нчы елда гына кайтып керде. Бик нык яраланган, госпитальдә яткан булган. Сугышчан батырлыклары өчен аның "Кенигсбергны алган өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре бар иде. Кайткач аны ферма мөдире итеп куйдылар. Әтиебез кайтып кергән көнне бик ачык хәтерлим. Әниебез ул көнне иртәнге поезд белән Казанга киткән иде. Шул поезд белән әти кайткан булган, тик кызганыч, Арчада алар күрешмәгәннәр. Безнең авылдагы бер абзый әтине күреп сөйләшеп калган булган. Казанга килеп төшкәч, ул анда әнине очратып, әтинең кайтуын хәбәр иткән.
Әни борылып кайтып китәм дигәндә, вокзалда каршы алган туган тиешле бер апабыз әнине базарга алып кереп, авылга матур итеп киендереп озаткан. Төштән соң әни кайтып керде - шундый матур, өстендә яңа күлмәк. Әти белән елый-елый кочаклашып, безне куеннарына сыендырганнары - биш елдан соң килгән, әйтеп аңлатып бетереп булмастай олы бәхет булды.
Шуннан соң әтиебез өй салып чыгарга мөмкинлек булмагач, үзе яр буена землянка казыды, аны ташлар белән төреп җылытты, эченә мич чыгарды. Шул землянкада яши башладык. Ә 1951нче елда без "переселенцы" буларак, авылдан берничә гаилә белән Пермь ягына урман кисү эшенә киттек. Безнең шунда тамагыбыз туйды, уңайрак тормышның нәрсә икәнен тойдык. Урман кисү авыр хезмәт булса да, сугыш вакыты түгел иде инде... Тик, тигез тормышның бәхете озакка бармады. Әтинең сугыштан алган яралары үзен гел сиздереп торды, ул 1967нче елда вафат булды. Без тагын ятим калдык...
Шунда мин Чаллы ягыннан эшкә килгән керәшен егете Наил Курочкин белән гаилә кордым. Тормыш иптәшем урман хуҗалыгы системасында эшләде - хезмәт алдынгысы иде. Аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Гомере генә кыска булды, мине 36 яшемдә 4 бала белән тол калдырып, фаҗигале төстә, эш урынында һәлак булды. Мин 1971нче елда балаларым белән кабаттан Балтачка кайтып төпләндем. Озак еллар райпо системасында склад мөдире булып эшләдем. Күп кенә Мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына, "Хезмәт ветераны" медаленә лаек булдым. Хәзер 81нче яшем белән барам. Сәламәтлегем буенча икенче төркем инвалидмын да.
Тормышыбыздагы шул авыр еллар торган саен хәтеремдә кабат яңара. Кечкенәдән әниләр янәшәсенә басып, колхоз эшендә эшләп үссәк тә, яшегез тулмый дип, тыл ветераннары исемлегенә кертмәделәр. Каһәр төшкән сугыш елларының нужасын үз җилкәбездә татып, ачлык-ялангачлыкны күп кичереп исән калсак та, сугыш чоры балаларының бу "җиңүе" бүгенге көнгә кадәр хөкүмәтебез тарафыннан берни белән дә бәяләнмәде. Җаныбызны әрнеткәне шул булды...
Бөек Җиңүгә безнең дә өлеш керде, шуның өчен кадер-хөрмәттә яшәргә безнең дә хакыбыз бар! Әле ярый сугыш ветераннарына һәм фронтта яки кайткач вафат булганнарының тол хатыннарына (алары да үлеп бетә башлагач) йортлар салына яки фатирлар бирелә башлады. Ә сугыш ятимнәренә бернинди дә ярдәм булмады.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: