Хезмәт

Ор авылында өлкәннәрне кемнәр котлаган?

Ор авылында олы буын кешеләренә хөрмәт белдереп, өлкәннәр көне уңаеннан, Корбан ашы уздырылды.

Ел саен матур гадәткә кереп киткән әлеге чара фәкать "Маяк" җәмгыяте көче белән үткәрелә. Быелгы чарага Казаннан җырчылар Айгөл Бариева, Вадим Захаров, Руслан Галимуллиннар кайткан. Район җитәкчелеге исеменнән өлкәннәрне район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин котлаган. Авыл халкы шушындый чарага көче кергән һәркемгә олуг рәхмәтен ирештерә. Әлеге күркәм чаралар киләсе елларда да дәвамлы булсын иде, дип тели.

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: