Өзелгән хыяллар
“Мин аны читтә ташлап калдыра алмыйм бит инде” – дип белдерде ул сөйләшеп утырганда. Никадәр тирән кешелеклелек, мәрхәмәтлелек бар бу сүзләрдә.
Үтелгән гомер елларын
Хәтер барласа иде,
Сукмакларын борып кире
Яшьлек караса иде!
Яшьлек дулкынында шашып
Болыннан чапсаң иде,
Айлы төндә йолдыз санап,
Кызлар озатсаң иде!
Эх... Татлы хыяллар
Тормышка ашса иде!...
Әйе, Әгъләмгә татлы хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмаган шул.
Бөек Ватан сугышы, 1943 ел... Балтач урта мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаган 17 яшьлек егетне сугышка озаталар. Сугыш мәхшәреннән исән-сау чыгып, Бөек Җиӊүне якынайткан, батырлыклар күрсәткән бу Балтач районы кешесе турында бездә мәгълүматлар бик аз икән әле.
Данлы фронтовик райондашыбыз тарихы район, авыл турында кайбер тарихи китапларда исеме искә алынган үзе. Мәсәлән, “Алар илгә җиңү алып кайтты” (Казан, 2000 ел) китабында “Исхаков Әгъләмҗан Нигъмәтҗан улы 1926 елда Балтач авылында туган....” “Сорнай” китабында (Авторы Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, 2015 ел, Казан). Әгъләмнең җизнәсе Әхәт Гыйльмуллинның информациясенә таянып, белешмә киңәйтелә һәм түбәндәгечә языла: “Исхаков Әгъләм 1926 нчы елда Балтач авылында туган. 1943 нче елда мобилизацияләнә. 1956 елда демобилизацияләнә. “Германияне җиңгән өчен” хәрби медале һәм “Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60 еллык юбилей” медальләре белән бүләкләнә. Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә эшли һәм яши” – дип тулыландырылган.
Баксаң, сугыш ветераныныӊ тормыш, хезмәт юлында билгесез ак таплар бик күп икән...
Бу язма шушындый билгесез калганнарны барлау һәм аларны тарихыбызда тиешле урыннарын алсын өчен языла. “Мондый язма Балтач хәрби комиссариаты өчен дә бик кирәкле булачак” – дип белдерде хәрби комиссар Васил Вәлиев, сөйләшеп утырганда, мине тыңлагач.
Әйе, кирәкле эш, кирәкле эзләнү... Әмма эзләнүләр өчен җирлек чикләнгән булып чыкты:
– ул Балтачта яшәмәгән;
– район архивларында мәгълүматлар юк;
– сугыш беткәнгә дә 74 ел узган, сугыш авазлары да әкренләп сүнә, тына бара;
– Әгъләмнең нәсел җепләре өзелгән, вафат булганнар, аны белүчеләр юк, булса да икенче, өченче буын кешеләре. Балтачта аныӊ туган нигезе сакланса да, ул нык үзгәртелгән, башка кешегә сатылган, сораштыру өчен аны белгән күршеләре дә юк.
– Әгъләмҗанныӊ хатыны Анна Григорьевна 2007нче елда вафат була, аларныӊ балалары булмаган. Бүгенге көндә сугыш ветераны, хатыны – Анна Григорьевнаның апасының кызы – Зыкина Мария Ивановна тәрбиясендә яши. Анна Григорьевна да, Мария да Чепья кызлары.
Мария Зыкина 2016нчы елда Тольятти шәһәреннән кайта һәм Балтачта фатир алып, яши башлый. Ул Исхаков Әгъләмне Балтачка алып кайта. Бистәдә аларны каршы алып, урнашырга ярдәм иткән Фәйзуллина Рәшидәнеӊ исемен искә алмыйча һич тә ярамый (аныӊ әнисе (1910 елда туган), ветеранныӊ бертуган апасы булуы туганлык җепләренеӊ барлыгын күрсәтә. Бүгенге көндә сугыш ветераны Балтач җирлегендә яши.
“Авырлыклар булганда да, агымсуларга кара...” Әгъләмне тәрбиягә алып, тулы җаваплылыкны үз өстенә алган Мария ханым турында кайбер фикерләремне язмасам, язмам тулы булмас кебек. Сөйләшеп, аралашып утырганда бу гади хатыннан эчкерсезлек, тирән кешелеклелек хисләре бөркелеп торганына мин чын күӊелемнән сокландым.
“Мин аны читтә ташлап калдыра алмыйм бит инде” – дип белдерде ул сөйләшеп утырганда. Никадәр тирән кешелеклелек, мәрхәмәтлелек бар бу сүзләрдә. Аның сере кайда яшеренгән? Удмурт халкында борынгы бабаларының рухына бирелгәнлелек, аны саклау традициясенең бик көчле булуы турында ишеткәнем бар иде. Бәлки бу күркәм мисал да милли йола, традицияләр чагылышы түгелме икән? “Мин аны читтә ташлап калдыра алмыйм бит инде” дигән сүз аның мәрхәмәтле күңел халәте һәм ул һич тә сыкрану түгел!
Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Балтач бистәсе.
(Ахыры бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев