Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Парходада авылдашлар очрашуы узды (+фото)

Пархода  гаҗәеп матур табигатьле, салкын чишмәле, тау башына урнашкан авыл. Тукай шигырендәге кебек: “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;”...дип әйтәсе килә.

Җирлекләрдә Сабантуйлар белән беррәттән авыл көннәре, очрашулар үтә. Шундый авылдашлар очрашуының  берсе Пархода авылында да үтте.

Пархода  гаҗәеп матур табигатьле, салкын чишмәле, тау башына урнашкан авыл. Тукай шигырендәге кебек: “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;”...дип әйтәсе килә.

Тик ни кызганыч, бүгенге көндә биредә бушлык. 1987нче елның ноябрь аенда соңгы гаилә бу авылдан Пыжмарага күченә.

Пыжмара авылында яшәүче күп кенә гаиләләрнең тамырлары, төп нигезләре Парходага барып тоташа. Шуңадырмы, Пыжмара халкы Парходаны үз итә, кеше яшәмәсә дә, бер генә йорт та булмаса да, ул авылга юлны суытмыйлар. Һәр җәй саен, шушында туып-үскән, тормыш җилләре белән төрле якларга сибелгән авылдашлар бер-берсен күрергә зарыгып кайталар.

Быелгы очрашу да бик күңелле үтте. Парходалылар күңелле бәйрәм ясаган, очрашу мәшәкатьләре белән янып йөргән Тәбрик Рәхмәтуллинга, Хәлим Әүхәтшинга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев