Путин 15 балалы Пыжмара авылыннан Мөхәрләмовлар гаиләсен орден белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Балтач районында яшәүче Мөхәрләмовлар гаиләсен “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү турында указга кул куйган.
Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларның бер гаилә булып яши башлауларына 35 ел тулган. Алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән улларына – 34, төпчек кызларына – 10 яшь. Гаилә башлыгы Балтач районы “Кама” хуҗалыгында 38 елдан артыграк вакыт дәвамында тракторчы булып эшли. 2019 елда үзенә “Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелгән. Алсу ханым – хәзер инде пенсиядә. Өлкән уллары – Хәлил бизнес белән шөгыльләнә, Шамил – юлчы, Рамил һәм Альберт – төзүчеләр, Асаф – янгын сүндерүче, Инсаф – тракторчы, кызлары Айсылу балалар үстерә, Гөлүсә – шәфкать туташы. Уртанчы балалары – Ранил, Данил һәм Гөлинә – студентлар, Гөлчәчәк, Алия, Илүсә һәм Зөһрә мәктәптә укый.
“Ата-ана даны” ордены 2008 елның 13 маенда гамәлгә куелган. Орден белән җиде һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләп үстергән (уллыкка (кызлыкка) алган) ата-аналар бүләкләнә. Бүләккә лаек дип табылган һәр гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә.
Ватаным Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 22:11Стартовала Декларационная кампания 2021 года. Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет!900
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.8401
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.9402
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар19600
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар98800
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.96202
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)88303
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.52403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика