Пычаксыз-җөйсез операцияләргә нигез салучы
Чепьяда әнә шулай олы тормыш, тәҗрибә мәктәбе узып, авырулар алдында имтихан тоткан Рәшитне 5 елдан РКБга алалар.
Казанда Рәшит Сафин белемен күтәрү өстендә дә эшли. Мәскәүгә барып эндоскопия юлы белән төрле авыруларны дәвалауның яңа ысулларын өйрәнеп кайта. 1978 елның июнь аенда хастаханәдә Р. Сафин инициативасы белән эндоскопия кабинеты булдырыла, кабинет эшчәнлеге өчен 14 дүрткел мәйдан бирелә... Ә бер елдан ул үз эченә эндоскопия һәм гастроэнтерология кабинетларын да сыйдырган функциональ диагностика бүлегенә нигез сала. Инде пыяла җепселле эндоскопия ап-паратлары белән барлык бүлекләр дә җиһазландырылгач, үңәч, ашказаны, унике илле һәм калын эчәкләргә диагноз кую җиңеләя. Соңрак шул рәвешле эндоскопия хирургиясенә дә юл салына. Кешене ярмыйча, мускулларга зыян китермичә операцияләр ясау башлана. Ягъни, баштарак эчке органнарга үтеп, күзәтеп-диагноз билгеләргә мөмкинлек биргән эндоскоп аппаратларны, минем аңлавымча, "хирург-робот"итеп камилләштерелеп, кешене кисмичә генә кереп була алган юллардан үткәреп, мәсәлән, үңәч, ашказаны, унике илле һәм калын эчәкләргә операция ясау башлана. Урология, гинекология кебек өлкәләргә дә үтеп керә бу хезмәт. Аларны РКБда беренчеләрдән булып Рәшит Сафин башкара. Үзе хәтерләгән беренче шундый пычаксыз-җөйсез операциям дип, 1977 елда ук бер ханымның ашказаныннан, аны ярмыйча гына, балдак алып бирүен атый. Бер рус журналистының язмасында балдак алу вакыйгасы гаҗәеп кызык итеп тасвирлана. "Сез үзегезнең беренче "җөйсез" операцияне хәтерлисезме?". "Бу хәл 1977елда булды. Операция түгел инде ул, ә пациентның ашказаныннан калын стенкалы балдагын алып бирдек". "Нәрсә, ул шул юл белән угърылардан яшергәнме?". "Ирем белән бик каты низагка кердем, ди. Ха-ай, сез аның ничек өзгәләнгәнен күрсәгез: "(Берүк пычак кына тидермәгез)Кисмәгез генә, ничек булса да тартып чыгарыгыз шуны. Үзегезгә булсын шул каһәр суккан балдак. Коткарырыгыз гына". "Без махсус ыргак ясап, аны әле ул чактагы иң примитив эндоскоп белән төшереп, (әле ул чакта видеокамералар хакында ишеткән дә юк, махсус глазоктан карап идарә итәбез) эләктереп, тартып чыгардык…". "Дөрестән дә, бүләк иттеме инде балдакны теге хатын?. "Кая, күрсәтүгә, алып, йодрыгына кысты. Беребез дә балдаклы булабыз дип эшләмәдек бит. Әмма ул минем эш практикамда иң олы шатлык, зур җиңү булды." Шул көннән башлап, җитди операцияләр белән беррәттән, саксызлык белән йотылган ачкыч, градусник ише әйберләрне "табып бирүче" дә ул була. Профессиональ осталыгын бәяләп, аңа 1985 елда ук СССРның сәламәтлек саклау отличнигы дигән мактаулы исем бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев