Һәр гаилә үзенчә бәхетле
Сабыр, акыллы булуы да тормышта ярдәм итте. Балаларымның да матур тормышта яшәүләрен телим.
Узган ел Татарстанда 24 865 пар гаилә корган. Әлеге сан 2017 ел белән чагыштырганда 7,8 процентка кимрәк. Ютазы, Алексеевск, Әгерҗе, Саба районнарында гаилә коручылар кимегән. Югары Ослан, Лаеш, Тукай, Балтачта киресенчә арткан. Ә Аксубай, Актаныш, Әлки, Питрәч районнарында исә аерылышу очраклары арта.
Өйләнешүчеләрнең саны бөтен Россия буенча кимегән. Белгечләр моны 1990 нчы елларда туучылар саны кимү белән аңлата. Бары тик 2007 елда гына балалар туу саны уңай якка авыша. Шуңа да белгечләр 2025 елдан башлап гаилә коручылар артыр дип өметләнә. Тик бу фараз бик шикләндерә. 2007 елда туган бала ул чакта 18 яшен тутыра. Тик арабызда 18ен түгел, 28ен, 38ен тутырып та, гаилә тормышының ни икәнен белмәүчеләр күп шул.
Бу саннарны искә төшерүебез тиктән түгел. 8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне ул. Бер уйлаганда, моның мөселманнарга бер катнашы да юк. Әмма безгә гаиләне берләштерүче, аны сакларга өйрәтүче бәйрәмнәр комачау итми. Киресенчә, бик кирәк!
Әгәр моннан 10 ел элек кызларның күпчелеге 25 яшькә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер аларның нибары өчтән бер өлеше генә бу яшькә кадәр гаилә кора. Ир-атлар да шулай. Әни булучыларның да яше артып бара. Әгәр 1990 нчы еллар башында хатын-кызлар беренче баласын якынча 25 яшендә алып кайтса, 2018 елда бу күрсәткеч 29 яшьне күрсәткән.
– 32 яшемдә кияүгә чыктым. Әни бик борчылган иде. Үзенең бу вакытта өч баласы булган. Мин дә ике игезәк кыз табып өлгердем. Быел алар мәктәпкә бара. Тотрыклы эш урыным бар. Үземне соңга калдым димим. Әмма кызларымны иртәрәк кияүгә биреп, тизрәк оныклар сөяр идем, – ди Казанда яшәүче Гөлфия Шәвәлиева.
Ярый ла, Гөлфия кияүле булып калган. Бездә егет таба алмыйча йөрүчеләр дә бар бит. Бер танышым икенче хатын булып гомер итә. “35 яшькә кадәр йөргәч, ир көйлисем килмәде. Никах укытканда ук килешеп куйдык. Ирем минем янга атнага ике генә килә. Калган көннәрен гаиләсе белән үткәрә”, – ди Динара. Әлбәттә, мондый гаиләләрне күргәч, үзеңне Татарстанда түгел, башка берәр җирдә кебек хис итәсең. Ни дисәң дә, безгә, татарларга, тыйнаклык хас. Күңелдә, кияүгә чыккансың икән, матур яшәргә, сабыйларны ятим итмәскә, дигән уй бар.
Җырчы Раяз Фасыйховның әти-әнисе дә бик күпләргә үрнәк булып гомер итә.
– Наил абыең белән 45 ел бергә яшибез. Безне авыл хуҗалыгы институты кавыштырды. Мин бик тә җырларга ярата идем. Ә Наил өздереп гармунда уйный. Хыялымда йөргән егет иде ул. Ике дә уйламыйча, кияүгә чыктым. Бәхетемне югалтасым килмәде. Күңелем ялгышмаган. Шушы вакыт эчендә бик бәхетле хатын булып яшәдем. Моның өчен иремә чиксез рәхмәтлемен. Хатын-кызның бәхете ирдән бит аның, – ди Илсөяр апа. – Мин төп йортка килен булып төштем.
45 елның 43ен каенанам Ләлә белән бергә тату яшәдек. Бик яраттым мин аны. Наил укып бетермичә өйләнде. Авылда әни белән бергә торып, ике ел укыттык әле аны. Шөкер, биш балабыз бар – Гөлнара, Нияз, Ильяс, Раяз, Расыйм. Биш баланы үстерү кыен булыр иде. Әле дә ярый әнием булды. Арабыздан китсә дә, сагынмаган көнебез юк. Хәзер өйдә Наил абыең белән икәү генә. Әни җитми. Каенанам белән ике арадагы җылылык гаиләне саклады да инде. Мин аны хөрмәт иткәнгә, Наилем яратып торды. Сабыр, акыллы булуы да тормышта ярдәм итте. Балаларымның да матур тормышта яшәүләрен телим. Кунакка кайтканда, без барганда, андый-мондый нәрсәләр сизелми. Әгәр кытыршылык булса, беленер иде. Димәк, без үз мисалыбызда гаилә корып, аларга өлге була алганбыз. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә пар канатлы булырга насыйп итсен.
Гаиләләргә дәүләт ярдәме
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары:
*йөклелек һәм бала табу буенча пособие;
*йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына исәпкә баскан өчен бер тапкыр бирелүче пособие;
*бала тапканнан соң, бер тапкыр бирелүче пособие;
*балага айлык пособие;
*баланы тәрбиягә алган гаиләгә бер тапкыр бирелүче пособие;
*чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының йөкле хатынына бер тапкыр бирелүче пособие;
*чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының баласына айлык пособие.
Моннан тыш, айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә балага 16 яше тулганчы (гомуми белем бирү учреждениесендә укучыга – укуын тәмамлаганчы, ләкин 18 яшенә кадәр), айлык пособие түләнә.
Мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары булган ишле гаиләләргә түбәндәге ташламалар каралган:
*күп балалы гаиләләргә мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары өчен түләүләрнең бер өлеше компенсацияләнә;
*гаиләнең җан башына айлык кереме 20 меңнән артмаган очракта да балалар бакчасына түләү өчен өстәмә компенсация каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев