Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Рабига Мотыйгуллина: "Мин фашистның үзен күрдем".

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Әлеге олы датаны лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы сугыш ветераннарын һәм тыл батырларын кайгырту, аларга илтифат һәм хөрмәт күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы.

Шул максаттан чыгып без Әтнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укучылары белән күп төрле чаралар үткәрәбез. Шуларның иң истәлеклеләреннән берсе -авылдашыбыз Мотыйгуллина Рабига Якуп кызы белән очрашу булды. Рабига апаның һәр сүзе балалар өчен гыйбрәт иде. Менә нәрсәләр сөйләде ул үзе турында: "Мин 1935 елның 5 нче мартында Мәскәү өлкәсе Балаховка шәһәрчегендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием, Мәрдәнов Якуп, Чепья районы Кечкенә Сәрдек авылында яшәгән. 1930 нчы елда ул Мәскәү якларына шахтада эшләргә киткән.
Матур гына яшәгән вакытта, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Бу вакытта миңа 6 яшь була. Шулай урамда балалар белән уйнап йөргәндә баганадагы радиодан "Началась война" - дигән сүзләрне ишетеп, өйләргә йөгереп кайттык. Бу куркыныч хәбәр бик тиз арада таралып өлгерде. Шушы хәбәрдән соң күп тә үтми әтиемне сугышка озаттык. Гаиләдә әнием, 8 яшьлек абыем - Илсур, 3 яшьлек сеңлем Рәйсә калдык.
Без яшәгән шәһәрчек Мәскәүдән 120 -130 чакрым гына урнашкан иде. Шулай итеп,1941 елның кышында сугыш дигән афәтне ишетеп кенә түгел, ә үз күзләребез белән күрергә туры килде.Тирә-якта атыш тавышлары, бомба шартлаулары, күктә кара карчыгалар сыман тезелеп очкан фашист самолётлары бүгенгедәй күз алдымда. Кечкенә булсак та, үзебезнең самолётлар тавышын дошманныкыннан аера идек.
Бервакыт безнең посёлокка немецлар, зур түбәле машина белән килеп, җирле халыкның мал-туарын җыя башладылар. Беренче көнне сыерларны җыйдылар. Артларыннан елап чыккан хуҗаларга пистолет төбәп куркыталар. Икенче көнне - кош-кортларны. Безнең өйгә ике немец керде, "кур-кур" - дип сорыйлар. Әнием аларга бездә тавыклар булмавын аңлатты. Бүлмәдә капчык белән торган он бар иде, чыгып китешли шуны идәнгә бушатып, капчыгын алып чыгып киттеләр. Шул ук төндә абыем укыган мәктәпне яндырдылар, безнең тирәдә урнашкан шахталарны шартлаттылар. Бу бик куркыныч төн иде. "Йортыбызга да ут төртә калсалар", - дип әни безне тиз генә чыгып китәрлек итеп хәзерләп куйды. Абыйның аркасына кипкән сохари капчыгы асты, бик кирәк булган әйберләр белән сумка хәзерләде. Сеңлемне күтәреп, мине җитәкләп, төнне исән - сау чыктык. Төне буе шартлау тавышлары тынмады, самолётларның бик түбәннән куркыныч тавыш белән очулары тынычлык бирмәде.
Икенче төнне тәрәзә шакыйлар. "Немецлар тагын килделәр" - дип без елый башладык. Тәрәзәдән: "Хозяйка, не бойся, мы свои", - дигән тавыш ишетелгәч кенә елаудан туктадык. Ишегалды тулык солдатлар,алар өйгә кереп тулдылар.Тышта да бик күбесе калды. Тышта калган солдатлар ботка пешерделәр, безне дә сыйладылар. Күптәннән тамак туйганчы ашау күрмәгәнгәме, бу бик тәмле ботка иде. Берәр шакмак шикәр дә бирделәр. "Балаларыңны ачтан үтермә", - дип, әнигә бер кисәк ит тә калдырганнар иде. Солдатлар төне буе йокламадылар, мылтык чистарттылар. Иртән яктыра башлауга, алар кузгалып киттеләр. "Өч чакрым китә алганнардырмы, немецлар, аларны куып җитеп, барысын да үтереп бетергәннәр" - дип, яшьле күзләрен сөртте Рабига апа.
Байтак вакыт сүзсез торганнан соң, Рабига апа ачлыктан ничек котылып калулары турында сөйләп китте: "Солдатлар атлар белән иделәр. Сугыш ул җирдән киткәннән соң әни, абый, дядя Коля (абый шулай хәтерләп калган) белән шунда барып яраланып, үлеп калган атлардан тунап ит алып кайтканнар. Әни шул итне киптерде. Шуны ашап яшәдек".
Сугыш чигенгәч, аларны эвакуацияләп, әтисенең туган авылына озаталар. Бомбадан калган вагоннарда, тукталыш саен туктап үлгән кешеләрне бушата-бушата кайта торгач, 1 ай вакыт үтә. "Без, күрәсең, ат итен суыра-суыра кайтканга исән калганбыздыр", - ди Рабига апа көлемсерәп. Алар Сәрдеккә, әтисенең энесе йортына кайтып тора башлыйлар. Сугыш бетеп беркавым вакыттан соң, бер күзсез килеш, әтиләре кайта. Шул авылда йорт алып, матур гына яши башлыйлар.
Рабига апа Югары Сәрдеккә йөреп башлангыч классны тәмамлый. Урта белемне Пыжмара мәктәбендә ала. Аннан соң, Арча медицина училищесына укырга кереп, 1957 нче елда шәфкать туташы булып Әтнә авылына эшкә кайта. Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дәрәҗәсенә ирешә. Хәзерге вакытта Рабига апа тормыш иптәше Сәгыйть абый белән Әтнә авылында тигез тормыш кичерәләр.
Күпме кеше гомерен өзүче, кеше каны, күз яшьләре агызучы сугыш исемле куркыныч афәт бүтән беркайчан да булмасын, без, бездән соң килүче буыннар да бу кайгылы вакыйганы китап-кинолардан гына белсен, һәм кем сәбәпле җиһанда яшәүләрен онытмасыннар иде, - дип тели Рабига апа.
Алсу ҖӘЛӘЕВА,
Әтнә башлангыч мәктәп-
балалар бакчасы укытучысы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250