Радионың беренче көннәре
Казан халкын таң калдырган тарихи сүзләр эфирда беренче тапкыр 1927нче елның 7 ноябрендә яңгырый. ХХ йөз башында радио кеше тормышының аерылгысыз өлеше, киңәшчесе, дусты, тәрбиячесенә әйләнгән бөек могҗиза була.
Быел Татарстан радиосына нигез салынуга 85 ел тулды. Татар халкы өчен радио аңлатып булмаслык сихри көч була. Бу турыда радионың башлангыч елларында диктор, артистка, режиссер, әдәби-музыкаль тапшырулар җитәкчесе булган Кәшифә Тумашева истәлекләрендә әйтелә: «Ул чакта авылларда һәр йортта радиоалгычлар булмыйча, клубларда, уку йортларында гына булып, Казаннан булган тапшыруларны шунда җыелып тыңлыйлар иде. Ләкин тыңлаучылар радиотехниканы белмәгәч: «Казаннан тапшыру монда ничек килә?», дип бик гаҗәпләнәләр. Картлар: «Бу хәл җен эше, башкача була да алмый, безгә килеп күрен, шунда ышанырбыз җен түгеллегеңә», дип хатлар язалар иде.
Беркадәр вакыт узгач, безнең радиостудиягә татар бишмәтләре кигән, чабаталардан ике карт кеше килеп керә: «Кая теге сөйли торган кызыгыз белән Гөлсем Сөләйманова? Безгә аларны күреп, чын кешеме алар, белеп кайтырга куштылар», дип бездән шикләнебрәк күрешергә кулларын суздылар. - Әгәр алар чын булсалар, күчтәнәчебез бар, - дип, безгә бал, май тапшыра башладылар. - Халыкның ихтирамы бу, алыгыз, ал», диләр.
Шуннан соң без халыкны ышандыру өчен радиода шундый тәртип керттек: авыллардан, аннан колхозлардан, үзләренең атаклы кешеләрен Казанга студиягә китертеп, үз авызларыннан микрофон алдында сөйләтә торган булдык.
Укытучы, артист, режиссер, диктор, бик күпләргә остаз булган Нөнәгәр авылы кызы Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның тууына 110 ел була. Аның юбилеена багышлап «Микрофон алдында яшь диктор» конкурсы, регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Инде искә алу кичәсенә хәзерлек эшләре бара.
Рәсемдә: Кәшифә ханым ире Рәхим Тумашев белән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 11:07АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры – Клин через реку Волга в Республике Татарстан.2300
-
23 май 2022 - 10:46Татар теленнән сынау бирүче укучы: «Ничек инде үзем генә?» Республикада быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән сынауны нибары бер генә укучы сайлаган. Бу хакта без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.7901
-
23 май 2022 - 09:21Руслан Рәфыйков - беренче. Котлыйбыз! 18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.9901
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29600
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.62401
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.43001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика