Хезмәт

Рамазан ФӘРЗИЕВ: "Әтигә сугышчан даны кайтты"

Әтием фаҗигале үлем белән вакытсыз гүргә кергәндә миңа 1яшь тулган булган. Авылда әтиемнең әнисе - әбием, тәтәсе Хәдичә апам, аның уллары Габдулла һәм Габделхак абыйларым безгә гомер буе маяк булып яшәделәр.

Аларның үзләренең әтиләре дә сугышның беренче көненнән утка кереп, яу кырында ятып калган. Аякларына басканнан эшкә берегеп, Габдулла абый тирә-якта данлыклы төзүче, балта остасы, Габделхак абый алдынгы механизатор булып танылды. Алар авылдан 7 чакрым ераклыктагы кыр станында яшәгәнгә, малай-егет чорларыннан безгә еш төшәләр иде. Мәзәк хәлләр сөйләп, безне көлдерәләр, күңелне күтәрәләр. "Абый" дип еш кына әтиебезне искә алалар, аның белән горурланулары сизелеп тора.
Бер елны абыйларымның берсе урманда урманчының терлекләрен көткәндә, мылтык белән бүрегә атам дип, аның бозавын җәрәхәтләгән икән. «Түләтәм», дип абыемның якасына ябышкан урманчыны очраклы рәвештә килеп чыккан әтием тиз тынычландырган: «Синең белән без исән-саулар. Ә аларның әтиләре - Бари җизни сугыш кырында калды. Рәнҗетмә энекәшне", дигән. Әтиебезне шулай хөрмәтләп искә алуларына без - өч бала, бер-беребезгә карашып, горурлык хисләре кичерәбез, ә әниебезнең йөзен сагыш баса...
Авылдашларымның әтиемне җылы хисләр белән искә алулары җанга рәхәтлек иңдерә. Мәсәлән, әтием кайткан 1943 елның көзендә авылыбызның югары очында бик көчле янгын чыгып, 20ләп йорт янып бетүен, шул янгынны сүндерешкәндә әтиемнең сыңар аягы белән янган түбәләр өстенә менеп, сулар сибеп, янгынны сүндерешүен сокланып сөйләгәннәре хәтердә.
Ә монысын әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган Сәлиха апа сөйләде: «Ир-ат сугышта, мәетне кабер казып күмәргә безгә кушалар иде. 1943 елның көзендә кушуч ашлык чүбе өчен төрмәдә утырып кайткан бер кыз үпкә чире белән үлеп китте. Заффермы Фатих абзый Габдрахманова Фатыйма белән икебезне кабер казырга җибәрде. Зиратка керсәк, инде хәйран казылган чокыр янында безгә арты белән бер ир җырлап утыра: «Су буенда бөдрә тал. Тал төбендә ятып калды көдрә чәчле комиссар»... «Кызлар, нишләп йөрисез?»,- дип сорый бу. «Колхоз кабер казырга җибәрде»,- дибез. «Үзем казып бетерермен. Моннан соң кабер казып йөрмәссез, үзем хәл итәрмен»,- дип безне кайтарып җибәреп, үзе тагын шул җырын җырлый-җырлый эшләп калды. Менә шул атаң кайткач, кабер казу газабыннан котылдык».

2005 елның башында районнан чылтыраталар. «Әтиегезнең участник булуына язу кирәк». Военкоматка бардым. Анда исә, «Киткәне «күренә» әтиегезнең, кайтуы юк»,- диләр. Менә йөр син әти сугыштан аяксыз кайткан, дип. Үзәк архивка сорау юлладылар. Алардан килгән җавапта да шул ук сүз: күренми дигәннәр. Тагын военкоматка бардым. Алар тагын Подольскийга запрос җибәрделәр. 2010 елның август айларында андый кеше исемлектә «күренми» дигән җавап килде.Рәхмәт төшкере, РВК архивында эшләүче Асия ханым (теге чакта башка кеше эшли иде әле): «Рамазан абый, әтиегезне протез аяк белән кайткан дисез, госпитальләрдән эзләтеп карыйк әле»,- ди.
Һәм декабрь азакларында Асия ханым чылтырата: «Әтиегез табылды бит»,- ди. Ничек шатлануларымны белсәгез! Санкт-Петербургның «Военно-медицинский музей минобороны РФ» дигән җирдән килгән архив язуына нигезләнеп, әтием исеменә «участник» язуы бирделәр! Әни дә сугыш ветеранының тол хатыны дигән документ алды. «Җеп»нең очын тапкач, кызыксынуларым арта төште. Килгән «Архивная справка» дигән кәгазьне «авыру тарихларына» нигезләнеп язылды диелгәнгә, район халык суды белән берлектә авыру тарихларының копияләрен алдырдык.
Алар белән танышкач (ә алар кулдан тутырылган бүгенге А-4 форматы белән 25 бит!), архивларга, сугыш чоры врачларына соклануларым, хөрмәтем артты. Сугышның иң кызган чоры булуга карамастан, кайгырткан хөкүмәт яралылар хакында, һәрберсе турында җентекләп, көне-сәгате күрсәтелеп барылган. Әнә, 1942нче елның сентябрендә сәгать 10.00дә сугыш кырында шартлаган мина ярчыгы саперлар взводыннан Низамиев Фәрзинең сул аяк табанын өздереп атуын, шунда ук санинструкторның беренче ярдәм күрсәтүен язып куйганнар. Бинт һәм шин ярдәмендә ныгытып (сәг. 13.00-13.30) үзләренең 936 укчы полкның 271нче медсанбатына озатканнар. Носилка белән йөртергә кирәклеге дә күрсәтелгән!
Шул ук көнне 19.40 сәгатьтә медсанбатта гомуми эфир наркозы белән аякны тигезләп кискәннәр. Гангрена китмәсен өчен махсус сыворотка биргәннәр. Икенче көнне күчмә кыр госпитале (ППГ) белән тылга озатылган. Барысы 7 госпитальдә булып, һәркайсы үзенең «авыру тарихы»н төзегән. Аларга яралының кайчан, кайсы җирдән китерелүе күрсәтелгән. Һәркайсында көнләп, физик халәте, тән температурасы, нинди чаралар кулланулары хакында язылган. Соңгы 9 айга якын яткан Уфа шәһәрендәге 1738нче госпитальдә аны Хафизова фамилияле хирург дәвалаган. (Шунысын да ачыкладым - бу бинада бүген шәһәрнең 8нче урта мәктәбе урнашкан).
Биредә апрель айларыннан башлап (1943), төзәлүнең тоткарлануы, «культның экземасы катлаулану» дигән әйбер күзәтелгән. Нәтиҗәдә 14 май көнне балтырының өчтән бер өлешен кискәннәр. Әтиемнең архивларда «югалып» торуының сәбәпләрен дә ачыкладым шикелле. Мәсәлән, врач документларында исемнәре төрлечә - Ферди, Фаридей, Фаризей, Фарзей, Фарзи дип тә, фамилияләре Низамов, Нейзамеев, Низамеев дип тә язылган. Ни генә дисәң дә, документларның саклануы - могҗиза!
Эвакогоспитальләр, исеменнән күренгәнчә, дошман басып алачак территорияләрдән күчерелгәннәр. Менә шундый шартларда да бөтен документлар тәртиптә тотылган, барысы да язып, исәпкә алып барылган. Бөек Ватан сугышы елъязмачылары билгеләп үткәнчә, әтием сугышкан Төньяк-Көнбатыш фронты сугышчылары гаять кыен шартларда Гитлерның «яшен тизлегендә» Рәсәйне басып алуга ыргылган иң гайрәтле гаскәрләренә каршы торганнар, дошманның Мәскәү-Ленинградка ыргылу юнәлешендә ныклы, ышанычлы калкан ролен үтәгәннәр.

Рамазан ФӘРЗИЕВ,
Салавыч авылы.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: