Хезмәт

Рамил Шакиров: "Балтачта "соры хезмәт базары"на чик куелачак".

Шабашникларга көн бетә икән. Эшмәкәрләрне дә нык тикшерә башлаганнар. Районга чакырып кыздыралар икән үзләрен. Тормыш итү өчен тырышып йөргән кешене кысу түгелме соң бу? Соңгы вакытта авылларда шундыйрак сүзләр киң таралды. Моңа ачыклык кертү нияте белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдусович Шакировка мөрәҗәгать иттек.

- Эшләгән кешегә һәрвакыт юл ачык бездә. Шәхси бизнесын башлап җибәрергә теләүчеләргә дә һәртөрле ярдәмне күрсәтәбез. Әмма ул законлы булсын.
Бюджет исәбенә яшәүче медицина, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәдәге льготалардан файдаланасың бит. Шуңа күрә бизнеска алынгансың икән, аны закон кушканча рәсмиләштерергә кирәк. Бюджет ул меңнәрчә кешенең уртак хезмәт җимеше. Син дә, мин дә качып эшләп йөрсәк, аны кем тулыландырыр. Медицина, мәгариф һәм башканы кем яшәтер.
Менә шуңа күрә дә Россия хөкүмәте соңгы елларда аеруча киң таралган соры хезмәт базарына чик куярга булды. Бу хакта регионнарга махсус фәрман җибәрде. Һәм Татарстан хөкүмәте дә моның буенча үз карарын районнарга җиткерде. Район башлыгы боерыгы белән «Халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча тармакара комиссиясе»нең яңа составы расланды. Аның рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе, ягъни мин булам. Урынбасарларым да райондагы хәлләр белән яхшы таныш кешеләр - финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, район башлыгының урынбасары Наил Сабирҗанов, комиссиянең секретаре - башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы Алмаз Зәкиев. Быелга чыккач кына да дүрт утырыш уздырдык инде.
- Әйе, икесендә журналист буларак миңа катнашырга туры килде. Карадуган җирлеген яхшы хәзерләнгәннәре өчен мактап та киттегез.
- Карадуган җирле үзидарәсе җитәкчесе шул территориядә үз эшен ачып шөгыльләнүчеләрнең барысын да диярлек китерткән иде. Әле эшен теркәргә өлгермәгәннәрен дә кузгаткан. Шубан, Норма, Сосна, Салавыч үзидарәләре авылларындагы беренче тикшерү буенча үткәрелгән совет утырышы да үзенең уңай нәтиҗәсен бирер дибез. Ә ул нәтиҗә эшкә яраклы һәркемнең рәсми рәвештә теркәлеп, салымын түләп, курыкмыйча, иркенләп эшли, яши башлавында күренәчәк.
- «Качып» эшләүчеләр бик күпме?
- Аз түгел. Статистика буенча районда 15400 эшкә сәләтле кеше бар. Шуларның 9600е генә район предприятиеләре һәм оешмаларында эштә исәпләнә. Алардан авыл хуҗалыгында - 2600, сәнәгать предприятиеләрендә - 650, төзелештә - 400, эшмәкәрлектә - 643, сәүдәдә - 825, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә - 555, бюджета - 2325, төрле урында 1800 кеше эшли. Ә калганнары?
Барысы да кайда булса да эшләп тормышын алып бара бит. 3000нән артык кеше районнан читкә чыгып эшли. Берише дәүләт оешмаларында рәсми теркәлгән булса да, күбесе шабашниклар. Үзләре мәшгульлек үзәгендә исәптә торып эшләп йөрүчеләрне дә хәбәр итәләр безгә. Салым органнарына теркәлмичә, өендә төрле түләүле хезмәт күрсәтүчеләр, машина ремонтлаучылар, ишек-тәрәзә ясаучылар, тегүчеләр, техникалары белән кешегә хезмәт күрсәтүчеләр... Менә шулар барысы да соры хезмәт базарын тәшкил итә инде.
- Шундый зур колачлы өлкәдә шушы бер комиссия генә тәртип сала алыр дип уйлыйсызмы?
- Әлбәттә. Комиссия составында шушы мәсьәләгә кызыксынуы булган һәр җаваплы органнан - прокуратура, полиция, пристав, салым, мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды, социаль яклау. кешеләр бар. Закон бозучыларны җавапка тарту мөмкинлегебез бар. Күптән түгел такси хезмәте күрсәтүчеләрне тикшердек. Салым органнарына теркәлмичә эшләүче 11 таксистка чара күрелде, админи
стратив җаваплылыкка тартылдылар. Мисаллар күп инде ул.
- Болары аңлашыла, ә эш бирүче оешмаларны, эшмәкәрләрне күмәк тикшерү хаҗәте нидән туды.
- «Минималь хезмәт хакы турында»гы Законга үзгәрешләр кертелеп, быел 1 гыйнвардан ул Татарстанда бюджеттагылар өчен айга кимендә 5965 сум билгеләнде. Бюджеттан тыш икътисад өлкәсендәгеләр өчен инде узган елның августыннан бирле 6420 сумнан (өстәмә түләүләрне кертеп) ким булырга тиеш түгел. Оешма, предприятиеләр, эшмәкәрләр, гомумән, барлык эш бирүчеләр ике арадагы хезмәт килешүләрен кабат карап чыгып, тулы режим белән эшләүчегә менә шушы саннардан ким түләү язарга тиеш түгел.
Эш бирүчеләрнең беренче чиратта, әнә шул хезмәт килешүләре тикшерелә. Акчаны конверт белән бирүчеләргә карата да катгый чаралар күреләчәк. Эшкә алынган кеше үзе дә киләчәген, пенсиягә чыгасын уйлап эшләгәне өчен рәсми рәвештә түләүләрен таләп итсен иде. Монда мәсьәлә ике яклы бит, рәсми төстә бирелгән хезмәт хакын күрсәтеп кенә белешмә алып, дәүләттән тиешсез льготалар алып ятучылар күп. Социаль яклау бүлегенә ялган белешмә бирүчеләргә шулай ук катгый чара күреләчәк.
Районда уртача хезмәт хакы 17715 сум тәшкил итә, ә шулай була торып, узган ел 2385 кеше балага айлык пособие алып яткан. Аларга гына да 8 миллион 862 мең 300 сум акча түләнгән. Ә бөтен төр пособиеләр, субсидияләргә 102 миллион сум тотылган. Болар бар да бюджет акчасы ич. Һәм безнең комиссиянең дә төп максаты булып район бюджетын тагын да тулыландыру, аның тиешсез чыгымнарын киметү, район халкының яшәү дәрәҗәсен тагын да яхшырту тора. Һәр кеше эшле булсын, эшләгәненә тиешлесен алсын һәм янәшәсендәгеләр кебек закон буенча салымын түләп, тынычлап яшәсен дип тырышабыз. Хезмәт кодексына бәйле закон бозуларга тап булсагыз, район башкарма комитетында кайнар линия телефоны эшен дәвам итә, 2-51-34 номерына шалтыратыгыз.
Әңгәмәдәш - Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: