Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

“Район гәзите дәрәҗәсе” яки Без дә Хакның бәндәсе

Казан газеталарының берсендә эшләүче сәләтле яшь каләм иясе әйтә: "мәкаләңне бераз кыскартып чыгарабыз инде, бездә тәртип шундый, аптырамассың, тулы килеш чыгарсак, район газеталары дәрәҗәсенә төшәбез аннары" - ди.

Тәртипләре шундый булгач, язманы кыскарталар да кыскарталар инде, чит кеше бер матбугат басмасына да үз шартларын куя алмыйдыр. Шулай да, утыз дүрт ел рәттән район газетасында эшләп пенсиягә чыккан матбугат ветераны булганга, аларны шулай түбәнсетеп телгә алулары күңелгә тимичә калмады, билгеле. Җитмәсә, бер генә кешенең фикере түгел бу, бүтәннәрдән дә ишеткәләгән бар. Минемчә, газетаның сыйфаты, әйдә, дәрәҗәсе диик инде, аның районныкы, шәһәр яки өлкәнеке булуына әллә ни бәйле түгел, бу, нигездә, анда кемнәр эшләвеннән тора. Безнең райондагы "Хезмәт" ул яктан кимсенмәү генә түгел, хәтта мактана да ала. Газетабызның 1962нче елга кадәрге исеме "Югары уңышка" иде. Анда беренче язмам 1957нче елда дөнья күрде. Шуннан бирле редакциядә эшләүчеләрне әйбәт беләм. Ул чорларда мин колхозда маллар көтә, кышларын да фермада эшли идем. Беренче язмамнан соң газета мине "ычкындырмады" инде. Ике елдан, колхозда атлар караганда, Казанга, эшче-авыл хәбәрчеләре съездына делегат итеп сайладылар. Редакторыбызның әтиләрчә киңәше һәм үгетләве сәбәпле, эштән соң кичләрен җиде чакрым ерактагы Балтач мәктәбенә өч ел йөреп, урта белем алдым. Аннары - укытучыбыз Сәгъдәт абый Ибраһимов шаярып әйткәнчә, "укудан читтә торып университет тәмамлау". Андагы сабакташларым һәм гомерлек дусларым Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов - бүгенге әдәби тормышта мәгълүм затлар. Радик Фәизов белән дә берара бергә укыдык һәм аның гомер азагына кадәр хәбәрләшеп яшәдек.
Болары - минем язмадан бүтәннәр хакында укыганда, "ә үзең кем соң?" дип сораучыларга бер җавап кына. Инде безнең газетаны Казандагы "өлкәннәреннән" калышмаслык итеп чыгара алган, байтагы миңа остаз булган каләм ияләре хакында сөйлим. "Югары уңышка"ны мин якыннан белә башлаганда, аның редакторы (ул чакларда "баш" һәм "мөхәррир" сүзләре кулланылмый иде) Сөнгать абый Гыйбадуллин иде. Гади, әйбәт кеше булып хәтердә калды. Газетада эшләргә әзерләнмәгән, кеше кирәк булгач, укытучылыктан күчереп куйганнар. 1958 елда районнар эреләндерелеп, редакцияләр берләшкәч, Чепьядан килгән "чын журналист" Вәгыйз Вәлиевкә редакторлыкны бик теләп, ягъни, ике куллап биргәндер ул.
Кешеләргә искиткеч игътибарлы җитәкче, редакция эшен оста оештыручы редактор, авыр сугыш юлы узган фронтовик ... төшенчәләре белән очрашканда мин әлегәчә боларның иң якты чагылышы булган Вәгыйз абыйны искә төшерәм. Фронтовик булуын беренче итеп телгә алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки холкындагы бүтән сыйфатлар аның сугыш кырында күргән-кичергәннәренә нык бәйле кебек. Ул үзе дә фронттан гаиләсенә җибәргән хатларының берсендә: "Сугыш кешеләрне аңларга өйрәтә. Кан, үлем, җимереклек, мәрхәмәтсезлек күргән кешеләр акыл зирәклеге туплыйлар. Мин дә хәзер элекке Вәгыйз түгел. Ун ай эчендә ике яралану, контузия алу, иң якын иптәшләрне сугыш кырында югалту мине күпкә өйрәтте" - дип яза бит.
Урта белемем дә булмау сәбәпле, ул мине бик теләсә дә редакциягә эшкә чакырып ала алмый иде, ә менә кышларын, колхозда эшләр азрак чакта, берәр атналык "семинар"га дәшеп эшкә өйрәтүе берничә кабатланды. Мине генә түгел, "Татарстан яшьләре"нең киләчәктәге редакторын, ун еллап Татарстан китап нәшриятына җитәкчелек итәчәк, фән кандидаты булачак Харис Әшрәфҗановны да игьтибар белән үстереште ул. Бездәй хәбәрчеләрне газета эшенә өйрәтү белән генә чикләнмәде, кирәк чакта яклый да белә, моңа кыюлыгы да, дәрәҗәсе дә җитә иде. Бервакыт шулай газетада бер авыл хәбәрчесенең тәнкыйть мәкаләсе басылгач, партия райкомының "үтә тырыш" инструкторы, тәнкыйтьләнгән колхоз рәисенең өстерүе буенча, автордан аңлатма яздырып алган. Вәгыйз абый шул хәлне хәбәрчеләрнең район киңәшмәсендә, партия райкомының беренче секретаре алдында күтәреп чыкты. "Хәбәрчеләр безгә бик кадерле алар, ялгышсалар, үзебез төзәтербез, аңа сезнең катышу кирәкмәс"- диде ул инструкторга. Бу урында Вәгыйз Вәлиевның авторлар белән эшләүдәге тагын бер егетлеген, үз сүзен сүз итә белүен искә төшерәсе килә. Хәбәрчеләрнең чираттагы корылтаена үзе лаек санаган берәүне партия райкомы иләгеннән уздыра алмагач, Казанга бер-ике көн иртәрәк барып, өстәмә бер делегатка мандат юллады ул.
Кызганыч, Вәгыйз абыйга озакламый безнең районнан китәргә туры килде. 1962 елда Балтач районы да, аның газетасы да юкка чыкты, ә редакторыбыз гаиләсе белән үз якларына - Алабугага кайтып китте. Татар газеталарының, мөстәкыйльлекләрен җуеп, рус телендә чыга торган төп газетаның тәрҗемәсенә әйләнгән еллары иде бу. Көньяк-Көнбатыш фронтның "Совет сугышчысы" газетасында берничә ел шагыйрь Мостай Кәрим, Мәхмүт Максудлар белән бергә хезмәт иткән, гомер азагына кадәр мәшһүр Мостай Кәрим белән якын дус булып калган Вәгыйз Вәлиевны Алабуга редакторының тәрҗемә буенча урынбасары итеп куйдылар. "Редакциягә бик тә матур, яшь башкорт шагыйре Мостай Кәрим килде. Аның да хатыны, улы бар. Без аның белән бик тиз дуслаштык,- дип язган Вәгыйз абый аның белән тәүге танышуы хакында. - Сиңа (ягъни, хатыны Банатка. Р.Ш.), Асияга, әнигә, әбиләргә миннән һәм якын дустым, иптәшем, юлдашым Мостайдан күп сәлам. Минем үз тормышымда аның кебек кешене очратканым һәм шулай хөрмәт иткәнем юк иде әле"- дип дәвам иттерә алдагы хатында.
Мостай Кәрим дә сугышчан каләмдәшен нык хөрмәт иткән, аңа беркайчан да абруйсыз газета хезмәткәре дип карамаган. Менә мәшһүр шагыйрьнең, Вәгыйз абый үлеменнән соң, аның гаиләсенә язган хатыннан кайбер юллар: "Хөрмәтле Банат, балалар! Авыр хәсрәтле көннәрегездә сезнең янда була алмадым...Бүген дә сезне юатырлык сүзләр табу читен. Сабырлык бирсен инде сезгә, кадерлеләрем.
Вәгыйзнең үлемен мин дә бик авыр кичердем. Үзе белән минем тормышымның бер кисәген дә алып китте ул. Егет кеше иде Вәгыйз. Яхшы солдат булды, яхшы дус булды. Вәгыйзне искә алганда мине дә үзегезнең янда дип хис итегез".
Йә, шушындый кеше редакторлык иткән газетаның түбән дәрәҗәсе хакында нинди сүз була ала? Ә Вәгыйз Вәлиев кебекләр район газетасы редакцияләрендә аз түгел иде. Республика газета-журналларындагы танылган каләм ияләренең дә байтагын "районка"лар үстереште. Балтачны күздә тотсак, әйтик, матбугат аша тәкәббер түрәләр белән "әчелешле булырга" язучы Камил Кәримов бездә күнегү үтте. Биредә иҗади практика узган Габделхак Шәмсетдинов Балтачта калган өлкән каләмдәшләрен әле дә остазларым дип йөртә. Студент чагында колхоз эшенә килеп, газетада өметле, матур язмаларын бастырган Хәлим Гайнуллин, үзе оештырган "Шәһри Казан" мөхәррире булгач, Балтач авторларының язмаларын аерым бер игътибар белән кабул итә, зурлап дөньяга чыгара иде.
Ленинград блокадасын, Сталинград яны сугышларын үткән, һәлак булуы хакында гаиләсенә ике тапкыр кайгылы хәбәр килгән, авыр яраланып һәм контузия алып госпитальдә озак кына дәваланганнан соң фронт газетасы редакциясе составында күп илләр аша Венага барып җиткән, Җиңүдән соң Румыниядә хезмәт итеп, гаиләсенә 1946 ел уртасында, икенче төркем инвалид булып кайткан Вәгыйз Вәлиев нибары 52 яшендә, кинәт йөрәге туктап, якты дөнья белән хушлашты. Редакциянең партоешма секретаре буларак, ике көннән узачак хисап җыелышына әзерләнеп йөргән чагы була аның. "Зиһенем таралып торган чаклар еш була. Контузия миңа кыйммәткә төште" дип язган ул фронт хатларының берсендә. Гомер азагын шулар да тизләткәндер. Әмма "район гәҗитендә генә" эшләвенә кимсенеп китмәде ул.
"Югары уңышка"ның Казандагы теләсә-кайсы газетада әйбәт кенә эшли алырлык берничә хезмәткәре бар иде. Фронттан яраланып кайткан Мөбарәк Галиевның шул елларда язылган "Умартачы сөйгәнем" исемле җыры (Балтач кияве Ифрат Хисамов көйгә салды) радиодан әле дә яңгырый. Хатлар бүлеге мөдире Рәкыя Шакированың эш тәртибе үзе бер могҗиза иде. Редакциягә килгән һәр хатка, аның кайчанрак газетада чыгасын яки тикшерү өчен кая җибәреләсен күрсәтеп, шулай ук яңа темалар тәкъдим итеп, җавап яза иде ул. Авторлар белән безнең Рәкыя апа кебек күңел биреп эшләгән кеше ул чорларда тагын булса да шул "Татарстан яшьләре"нең хатлар-хәбәрчеләр бүлеге мөдире Суфия апа Әхмәтова булгандыр. Газета-журналлардан "редакциягә килгән кулъязмалар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый" дигән сүзләрне укыган саен мин хөрмәт белән Рәкыя һәм Суфия апаларны искә төшерәм. "Югары уңышка"ның хәбәрчеләр белән эшләү тәҗрибәсен, бүтәннәргә үрнәк итеп, өлкә газетасына язып чыктылар.
1965 елда Балтач районы һәм аның газетасы яңадан торгызылды. Шуннан соң безнең "Хезмәт"тә эшләгән журналистлар - һәркайсы аерым-аерым үзләре бер тарих. Редакторлары да кемнәр иде бит! Газетаны юктан бар итеп оештырып җибәргәне - танылган язучы Мәгъсүм Хуҗин. Аннары - билгеле шагыйрь Дифгат Сираев. Шуннан соң - журналист һәм хикәяче Әхәт Фазылҗанов. Балтачтан киткәч Мәгъсүм абый - "Чаян"да җаваплы секретарь булып (элегрәк ул "Татарстан яшьләре"ндә дә шул вазифаны башкарган иде), Дифгат абый "Социалистик Татарстан"да уңышлы эшләделәр. Безнең ул еллардагы каләмдәшләрдән Нәҗип Мәдияров дистәләгән шигырь китабы авторы. Риф Якупов бәләкәй Габдулла Тукай биографиясеннән аңа кадәр галимнәр буталып беткән төгәлсезлекләрне ачып берничә мәкалә бастыргач, берара Шагыйрьнең Кырлайдагы музеена җитәкчелек итте, Фәридә Шакирова шигырь һәм проза китабы чыгарды, Ләйсән Кариева (шагыйрь Әнәс Кари кызы) фән кандидаты булды һәм Казан музейларының берсенә җитәкчелек итте. Бәп-бәләкәй газетабызның (ә аның тиражы Казандагы кайбер зур басмаларныкыннан күбрәк) һәм андагы каләм ияләренең матбугат мәйданындагы күркәм урынын күрсәтү өчен шушылар гына да җитәр иде, бәлки, ләкин менә элекке "Хезмәт"тәшләрдән Виктор Шадринның озак еллар Түбән Камадагы татар газетасында уңышлы редакторлык итүен, Гөлсинә Хәбибуллина белән Лилия Нурмөхәммәтованың "Ватаным Татарстан"да бик матур эшләп килүен, Нәҗип Әминовның драмалар һәм повестьлар язарлык булып үсүен ничек әйтми калдырасың? "Сөембикә" журналында баш мөхәррир булып бик уңышлы эшләп алган Фирая Бәдретдинова, берара "Идел" журналында эшләгән Эльвира Һадиева, "Шәһри Казан"дагы Зөлфия Хәлиуллина, "Ватаным Татарстан"дагы Зөлфәт Хәйруллин һәм Сәрия Садрисламова, "Яңа гасыр" телеканалындагы Финзия Газизова да Балтач районы егет-кызлары. Болары беркайчан "Хезмәт"тә эшләмәсә дә, һөнәр сайлауларында район газетасының тәэсире булмый калмагандыр. Кайберләре университет тәмамлаганда Балтач журналистларының мәкаләләрен өйрәнеп диплом эше язды. Шундый диплом эшләренең иң беренчесен язып бик уңышлы яклаган Зөлфия Галимҗанова-Шакирова хәзер "Хезмәт"нең баш мөхәррир урынбасары.
Районнардагы каләм ияләрен, бигрәк тә редактор булмаганнарын түбәнрәк баскычта дип карау Журналистлар берлегеннән үк киләдер, бәлки. Үземнең анда ничек "эшләвемнән" чыгып әйтәм моны. Мине берлеккә 1969 елда кабул иттеләр. Шуннан бирле алар белән бөтен "элемтәм" почта аша Казанга әгъзалык взносы җибәрүгә кайтып калды. Съезд-мазарларга катнаштыру кая ул, аларга һәрвакыт, берлек әгъзасы булмаса да, редакторыбызны гына чакыралар иде. Тора-бара берлегебез таркалу чигенә җитеп, минем почта аша җибәргән взнослар өчен билетыма кул куяр кеше дә табылмый башлады. Шуннан соң мине исемлектән төшереп калдырдылар шикелле, чөнки байтактан бирле минем взнос түлисем барын искәртеп Балтач редакторына чылтыратканнары юк (әйе, взнос түлисемне искә төшереп тә беркайчан үземә чылтыратмадылар).

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250