Район җитәкчелеге гозеребезне ишетсен иде, ди Югары Сәрдек авылы халкы
Авылга килә торган юлдан басуларга “КамАЗ” машиналары йөрү сәбәпле, бүгенге көндә юллар бик начарланган.
2015 елда федераль юлларны төзекләндерү программасы буенча Югары Сәрдек авыл урамына һәм авылдан Әтнә чатына кадәрге юлга вак таш түшәлгән иде. Юлсызлыктан тилмергән сәрдеклеләр өчен бу вакыйга чын мәгънәсендә зур куаныч булды.
“Авылыбызга килә торган әлеге юлдан басуларга “КамАЗ” машиналары йөрү сәбәпле, бүгенге көндә юллар бик начарланды. Инде тиешле оешма җитәкчелегенә дә шалтыраттык, әмма әлегә җавап юк. Без нәкъ башкалар кебек салымнарны вакытында түләп барабыз. Безнең дә башкалар кебек үк яхшы юллардан йөрисебез килә. Район җитәкчелеге безнең гозеребезне ишетсен иде”, дип шалтыраталар редакциябезгә Югары Сәрдек авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев