Хезмәт

Районда беренче ГЭС

Балтач районында су энергиясе белән эшләүче гидроэлектр станциясе (ГЭС) төзелүгә дә 62 ел тулды.

Реклама

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, илдә электр станцияләре төзү башлана. Шул чорда Таузар авылындагы «Көрәш» колхозы да электр станциясе төзүгә проект эшләтә. Бу вакытта колхоз рәисе сугышта бер аягын калдырып кайткан сугыш инвалиды - минем әтием Шәймулла Зыятдинов була. Шул проект нигезендә колхозга төзү материаллары бүленгән һәм банктан кредит бирелгән. Бу станциянең бинасын үзебезнең авыл осталары Хөсәен Хәсәнов, Габделхәй Йосыпов, Зиннәт Гыйззәтуллин, Хәбибелхак Гыйззәтуллин, Хәбибрахман Хөсәенов, Миңнеәхмәт Нуриевлар төзегән (алар мәрхүм инде). 25 киловаттлы ГЭС 1950нче елның 1нче октябрендә файдалануга тапшырылды һәм таузарлыларның өйләрендә Ильич утлары кабынды, бу чын могҗиза булды. Һәр йортка 60 киловаттлы берәр, ә багана башларына берничә лампочка куелды. Биредә Раузит Әүхәдиев, Габделфәрт Нуриев (Апаз авылыннан), монтер Мәсхүт Билалов, алар-дан соң Юныс Әүхәдиев, Әдарәт Габдрахманов (рәсемдә) эшләде. Һәр кеше үз йорты янында багана чокыры казыды, электр кертүне түземсезлек белән көтте. Электр станциясе иртәнге якта берничә сәгать эшли, ә кич, кояш баегач, төнге 11 сәгатьтә сүндерелә. Сүндерер алдыннан кешеләрне кисәтеп, өч тапкыр сигнал бирелә иде. Станция сафка баскач, Таузарда Балтачтан соң икенче булып, радиочелтәр төзелде, аны урнаштыручы Балтач радиочелтәре җитәкчесе мәрхүм Салих абый Булатов булды. Радиочелтәрне башлангыч чорында эшләтүче исә үз авылыбыз кешесе - Мазһар Хәсбиев. Чыбыклары Таузар авылыннан тыш, Арбаш, Карадуган, Югары Шубан, Түбән Шубан, Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларына сузылды. Һәр йортка радио кертелде. Шул вакыйгаларның шаһиты - радио кертүче Әдарәт Габдрахманов кешеләрнең ничек куанганнарын сөйләп бетерә алмый. Моны бүгенге яшьләр күз алдына да китерә алмый. Беркайчан да радио тыңламаган кеше Казан тапшыруларын, күренекле артистлар җырлавын тыңлый алды.
Мин район архивында авыллар тарихын барлап, район Советы башкарма комитеты утырышлары беркетмәләрен өйрәнеп утырганда, Карадуган, Хәсәншәех авылларында да ГЭС төзелергә тиеш булуын, аларга да төзелеш материаллары бүленүен, кредит алырга рөхсәт булуын белдем. Ләкин ул колхозлар ГЭС төзи алмаганнар. Мондый ГЭСлар авырлык белән булса да, 1952нче елда Зур Лызи һәм Салавыч авылларында, 1953нче елда Яңгул авылында төзелеп эшли башлаган. Бүгенге көндә боларның берсе дә эшләми. 1937нче елда Балтач районында 32 су тегермәне эшләгән, бүген берәү дә юк. Ул гына да түгел, бөтен Татарстаныбызга берәү дә калмаган. 2007нче елда Яңгул тегермәнен реконструкцияләп бетерергә хыялланып (бинасы һәм бөясе бар) үрнәк өчен эшли торган тегермән эзли башладык һәм Удмуртия Республикасында бердәнбер су тегермәненә юлыктык. Ни кызганыч, Яңгул тегермәне (шунда ук ГЭС та булыр иде) реконструкцияләнеп бетмәгән килеш тора, юкса, бөтен республикага күрсәтергә бер тегермән булыр иде. Су тегермәннәрен трактор двигателе белән эшләүче тегермәннәр алыштырды, ансат бит, су бөяп, аны карап, хасиятләп торасы юк (ә бу җиңел түгел), двигательне кабызасың да, эш бетте, ә ягулык бәясе арзан. Соңрак тегермәннәр электр көче белән эшләтелде, аның да бәясе «шалкан» бәясе иде. Хәзерге техника көче белән бу эшләрне башкару күпкә җиңелрәк, ләкин беткән тегермәннәрне, ГЭСларны торгызу турында уйлаучы гына юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: