Районда 1сеннән 30 сентябрьга кадәр «Экстремизмга - юк!» айлыгы үтә.
Муниципаль район башлыгы боерыгы белән айлык кысаларында күптөрле чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә махсус дәресләр бара. Һәр сыйныфта дин әһелләре белән очрашулар оештырыла. Айлык кысаларында «Без халыклар дуслыгы өчен! Без көч куллануга каршы!» иҗади эшләр конкурсы үткәрү планлаштырыла.
Экстремизмны кисәтү һәм булдырмау буенча күп төрле чаралар, шул исәптән халык җыеннары, видеоконференцияләр кебек чаралар да оештырыла.
* * *
Балтач үзәк мәчетендә үткән җомга намазында авыл имамнары Беслан вакыйгаларын искә алдылар. Биредәге террор вакытында бер гаепсезгә вафат булган балалар рухына дога кылдылар.
Фото: http://dmsh10.ru/informacia_dla_roditeley/profilaktika_ekstremizma/