Райондашлар өмете
РФ Дәүләт Думасының физкультура-спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, якташыбыз Марат Мансур улы Бариев безнең районда булып китте. Киң җәмәгатьчелек белән очрашып, райондашларыбызны борчыган мәсьәләләрне өйрәнде.
Ни кызганыч, депутатның халык белән очрашуы ябык ишекләр артында үтте. Тик шулай да якташыбыз янына зур өметләр баглап килгән райондашларыбыз нинди мәсьәлә буенча килгәннәрен яшермәде. Куныр авылыннан Гафиуллиннар гаиләсе, мәсәлән, торак мәсьәләсен хәл итүдә депутатның ярдәменә өметләнә. Гаиләдә дүрт инвалид, шуларның берсе коляскалы. Бу мәсьәлә берничә ел элек күтәрелсә дә, моңарчы хәл ителмәгән килеш.
- Район үзәгендә балалар мәйданчыгы булмау балаларның үзара аралашуына киртә. Сабыйларның төрле урыннарда уйнавы зур куркыныч тудыра, - ди әти-әниләрнең мөрәҗәгате буенча очрашуга килгән күп бала анасы Роза Зарипова.
Районда бердәнбер булган «Романтик» сәламәтләндерү лагерен төзекләндерү, чаңгы трассасы төзү буенча да ярдәм сорап мөрәҗәгать ителде. «Балтач районы тарихы» сериясеннән булган күп милләтле «Сорнай» җәмгыяте турында тарихи-истәлек китап бастырып чыгару нияте белән янып йөргән Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов та депутат белән үзенең хыяллары турында сөйләште. Райондашларыбыз күп фатирлы йортларга шәхси җылыту системасы урнаштыру, җир кишәрлекләре һәм яңа урамнарга газ, су, ут кертү, Смәел авылында спорт мәйданчыгын алыштыру һәм Чутай авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, спорт залын берләштерүче комплекс төзү мәсьәләләре буенча да якташыбызның ярдәменә өметләнәләр.
- Барлык сораулар буенча да тиз генә ярдәм итеп тә булмас, әмма һәрбер мөрәҗәгать киләчәктә уңай нәтиҗә белән сөендерер, - диде якташыбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.2400
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.7800
-
23 май 2022 - 17:21"Җан авазын ишегез", ди авыл халкы (+фото) Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый!9401
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31300
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.68801
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47601
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.39401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика