Районыбызның беренче гаилә фермасы – Дәүләтшиннарда кунакта (фото)
391
0
0

14-16 март көннәрендә Казанда татар эшкуарларының өченче Бөтенрәсәй җыены булып узды. Сайтта хәбәр итүебезчә, бу җыенда райондашыбыз, Шода егете, районда иң беренче оешкан гаилә фермасы җитәкчесе Азат Дәүләтшин да катнашты.
- Җыенда алган тәэсирләрне сөйләп бетерә торган түгел, - ди ул. - Бик күп кешеләр белән таныштык, аралаштык. Рәсәйнең 39 төбәгеннән 480 делегат килгән иде. Хәтта Кытайдан да бер егет бар. Ул егетнең шундый саф итеп, бернинди акцентсыз татарча сөйләшүен күреп бер соклансам, Оренбург өлкәсендә чәкчәк ясатып, Кытайга алып чыгып сатуын ишетеп, тагын бер сокландым. Делегатлар арасында нинди генә юнәлешләр белән шөгыльләнүчеләр юк!
Азат Дәүләтшин үзе дә соклангыч, уникаль кеше. Ул гел эзләнә, аралаша, яңалыклар уйлап таба. Республика фермерлар ассоциациясенә кергән бердәнбер район фермеры. Атлар, нәселле сарыклар үрчетү, үстерү белән шөгыльләнә. Киров өлкәсендә арендага алган 100 гектар җире бар. 70ендә арпа, солы чәчә, утызын көтүлек итеп тота. Шуннан ук ел саен 500 гектар печән җире сатып ала, үзләреннән арткан уңышны башкаларга да сата. Печән хәзерли торган бөтен техникасы, тракторы, КамАЗы бар.
Улы Марат исә мөгезле эре терлек үстерүгә махсуслашкан. Тормыш иптәше Зөлфия исәп-хисап эшләре белән мәшгуль. Казандагы "Агропромпарк"та ике "нокта"лары бар, кызлары Резидә шунда сата. Үткән ел әлеге гаилә фермасы республика күләмендәге ярышта җиңеп, беренче дәрәҗә диплом һәм 50 мең сум акчалата бүләккә лаек булган.










Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.29101
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.9501
-
16 гыйнвар 2021 - 18:41«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм» Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.13901
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар86400
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.69001
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.44901
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+