Хезмәт

Разил Вәлиев: «Мәгарифне үзгәртү белән артык мавыга башладык...»

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасына кертелгән «бердәм дәреслекләр» турындагы закон проектына каршы чыкты. Алар әлеге закон мәктәпләрдә милли тел һәм әдәбиятны укытуны чикләргә мөмкин дип борчыла.

Республика депутатларын бу документ белән Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев таныштырды.
Милли мәгарифне үстерүдә мөстәкыйльлек кирәк.
Билгеле булганча, яңа закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары Ирина Яровая һәм Вячеслав Никонов тарафыннан әзерләнгән. Алар Россиядә "төп дәреслекләр" һәм белем бирү предметларына "төп эчтәлек" булдырырга тәкъдим итә. Дүрт предмет буенча исә мәҗбүри сәгатьләр кертү күздә тотыла. Шул рәвешле, федераль дәрәҗәдә гомумбелем бирүнең махсус бердәм эчтәлеге барлыкка килә. Иң мөһиме, ул төбәкләр һәм аерым мәктәпләр фикереннән тыш кына формалаштырыла.
"Хәзерге вакытта белем бирү учреждениеләре мәгариф программасын дәреслеккә карап төзи. Нәтиҗәдә, Россиянең 52 меңнән артык мәктәбендә 52 меңнән артык программа буенча укыйлар", - дип белдерә закон проектын әзерләүчеләр.

Разил Вәлиев фикеренчә, әлеге закон проекты мәгариф системасына зур зыян китерергә мөмкин, чөнки ул гамәлдә булган системаны тулысынча үзгәртеп коруны күздә тота.
- Документ мәгариф оешмасының иреген кыса, анда эшләүче мөгаллимнәрнең һәм укучыларның хокукларын боза. Шул рәвешле, закон проекты белем бирү ирегенә зыян китерә. Россия Федерациясе субъектларының милли мәгарифне үстерүдәге мөстәкыйльлеген киметүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр аеруча борчу уята, - дип ассызыклады Разил Вәлиев үзенең чыгышында.
Төбәкләрнең милли мәгарифне үстерүдәге мөстәкыйльлеге дигәндә, регионнарның милли тел һәм мәдәният үзенчәлекләреннән чыгып, дәреслекләргә үзгәрешләр кертә алуы күздә тотыла. Мәгариф программасы башта федераль дәрәҗәдә карала, аннары ул төбәкләрдә махсус экспертиза уза. Нәтиҗәдә, һәр мәктәп үз вариантын кабул итә.

Балалар белән эшләргә вакыт юк.
- Хәзерге вакытта Россиядә 59дан артык туган тел өйрәнелә. Аларны өйрәнүнең база принципларын кем эшләргә тиеш: федераль үзәкме әллә инде регионмы? Законда төбәкләрнең милли тел һәм әдәбият буенча төп эчтәлек билгеләү хокукы ачык чагылырга тиеш, - дип белдерә Разил Вәлиев.

Депутат фикеренчә, соңгы вакытта мәгариф системасына үзгәрешләр шактый еш кертелә башлады, ә бу ярамый торган хәл.

- Соңгы арада без мәгариф системасын үзгәртеп кору белән артык мавыга башладык. Әле күптән түгел генә "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы өр-яңа закон кабул ителде. Нәтиҗәдә, шуның нигезендә үз законыбызны өр-яңадан яздык. Инде бераз тынып, шушы кабул ителгән яңа кагыйдәләр, яңа таләпләр белән эшли генә башлаган идек, бу законны тагын сүтеп җыярга тәкъдим итәләр. Ел саен яңалык өстенә яңалык өстәп, төрле якка тарткалап, йолыккалап мәгарифне алга җибәреп булмас, мәктәпләргә, укытучыларга инде, ниһаять, тынычлап эшләргә ирек бирергә кирәк! Болай да соңгы елларда кәгазь эше бермә-бер артты, укытучылар балалар белән эшләргә вакыт та калмый, дип зарлана. Ел саен мәгариф системасының астын өскә әйләндереп торсак, укытучылар бөтен вакытларын шул үзгәрешләрне өйрәнеп, аларга яраклашуга гына сарыф итәчәк, - дип саный Разил Вәлиев.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://intertat.ru/media/k2/items/cache/062bf341cf410461fdf1172443330540_L.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: